Шалкан мультфильм для детей

В начало раздела

Главная страница

"Репка" татарские мультики для детей





Сказка для детей про репку. "Шалкан" халык әкияте татар телендә,татарча әкият:


Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган.
Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән.
Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган.
Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган.
Әби булышырга Кызын чакырган.
Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр болар.
Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан чыкмаган. Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган.
Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган.
Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән.
Песи — Акбайга, Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр.
Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан һаман чыкмый икән. Песи Тычканны чакырып китергән.
Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышкан.
Әй тартканнар, әй тартканнар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып чыккан.
Развивающие мультфильмы для детей 5-6 лет. Малыши быстро запоминают последовательность изложения и простой сюжет.

Шалкан - сказка про репку(татар телендә әкият)онлайн карарга








Татарский мультфильм "Шуточный танец"