ИЛЬМИРА НӘГЫЙМОВА & РУСЛАН КИРАМЕТДИНОВ(Алтын Балык) /Секреты Татарской кухни



В начало раздела

Главная страница

ИЛЬМИРА НӘГЫЙМОВА.БИОГРАФИЯ





1.ИЛЬМИРА НӘГЫЙМОВА башкарган җырлары: «Ярат димим», «Ташлама», «Гомер үтеп бара» һәм башкалар.


Татар эстрадасында берсеннән-берсе үзенчәлекле җырчылар бихисап.
Бу үзенчәлек артистларның киенү рәвешендә дә, җырлау манерасында да, башкарган җырларында да чагыла.
Берәүләрнең күңеленә кыска киемнәрдән чыгып, сикереп-бии торган җырлар хуш килсә, икенчеләр тыйнаклыгы белән аерылып тора.
Татар сәхнәсендә бер еллап элек пәйда булган яшь җырчы Ильмира Нәгыймова да,
беренче чиратта, үзенең тыйнаклыгы белән җәлеп итә, дип әйтсәм, һич ялгышмамын.
Ә башкалардан аерылып торучан үзенчәлекле тавышы турында әйтеп торасы да юк.
Гадәттә, җырчылар белән беренче тапкыр аралашканда, мин аларга башка төрле күзлектән, сынап карыйм дияргә дә була.
Араларында төрлесе бар, кайберләре 1-2 җыр яздырганнан соң, үзләрен күктәге йолдызлардан да биегрәк хис итәләр.
Йолдызларга буй җитмәгән кебек, алар белән очрашу өчен дә кат-кат шалтыратырга кирәк.
Әле араларында очрашу билгеләнгәннән соң да: «Эш килеп чыкты, вакыт таба алмыйбыз әле», — дип йөрүчеләр дә очрый.
Билгеле, андыйлар белән икенче вакыт шалтыраткан очракта да сак буласың, үзең өчен билгеле бер нәтиҗәләр чыгарасың.
Ә менә тамашачы күңелен яулап, сәхнә күгендә озак еллар балкып та, гади булып калган артистлар үзләренә карата хөрмәт уята.
Яшермим, сәхнәгә тәүге адымнарын ясап килүче яшь җырчы Ильмира Нәгыймова белән очрашыр алдыннан,
ул да «Йолдыз чире» белән авыручыларның берседер, мөгаен»,
— дип уйлап куйган идем, ялгышканмын булып чыкты.

Беренче шалтыратуда ук, ягымлы гына сөйләшеп, шул көннең билгеләнгән сәгатендә редакциябезгә килеп керде ул. Бернинди борын чөерү дә сизмәдем үзендә.
Киләчәктә дә иҗат өлкәсендә үссен, тагы да камилләшсен, ләкин гадилеген югалтмасын иде ул.


2."Секреты Татарской Кухни". В гостях Ильмира Нагимова. Готовим:"Манты"
 






Булат и Диля Нигматуллины татарская кухня секреты