Гаяр хазрат Мустафин почетный имам РОМ с.Шубино

Главные новости в татарских сёлах(районах) Нижегородской области

Гаяр хазрат Мустафин почетный имам РОМ с.Шубино несмотря на свои 85 лет,пользуется большим авторитетом в селе.
Почетный имам РОМ с.Шубино Гаяр хазрат Мустафин и Афият Фейзрахманов

Меджлисы,ифтары,мусульманские обряды,в том числе и ритуальные, не обходятся без участия Гаяра хазрата Мустафина.

Мустафин Гаяр Мустафинович(Р.Ф.Ибрагимов,Нижегородские татары.Биографический словарь,2008г) родился 10 октября 1933г.в селе Шубино Сергачского района Нижегородской области в семье колхозника.

Закончив семилетнюю школу,работал в колхозе на мельнице и пилораме. Еще с раннего детства,у своей мамы получил первые религиозные знания. В даленьйшем самостоятельно изучил арабский язык,основы и историю ислама,в совершенстве знал Коран.

Шөбиле мәчетендә имам вазифасын вакытлыча мәскәүле Булат Аллямов башкара.

Яндавишчада яшәүче инвалид Илгизәр Котдусовка ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 4817 7600 2688 6238 номерлы Сбербанк картасына Котдусова Риханә Сафиновна исеменә күчерә ала.



Каргада яшәүче Идрис һәм Роза Млюковларны 60 ел бергә торулары белән Кызыл октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов һәм Яндавишча администрациясенең социаль хезмәткәре Гөлсинә Бәдретдинова котлаганнар.

Камка егете Айрат Мангушев Санкт-Петербургта узган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия язгы фестиваль ярышларында үз төркемендә беренче урынны яулап кайткан.

Кече Рбишчаның үзәк урамына авыл администрациясе кайгырткан яңа яктырткычларны җирле депутат Ансар Насибуллин урнаштырган.

Печәдән чыгышы белән булган якташыбыз, Казанның “Ак барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов Континенталь хоккей лигасы сезоны нәтиҗәләре буенча иң яхшы тренер дип табылган.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасовны 60 яшьлек юбилее белән Спас районы башлыклары Татьяна Бирюкова белән Федор Хашкин тәбрикләгәннәр һәм Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Семочки мәктәбенең 10 класс укучысы Йолдыз Фаттахетдинова һәм Кече Рбишча мәктәбенең 8 класс укучысы Линар Кафиятуллин Кызыл Октябрь районында “Ел укучысы-2018” исеменә лаек дип табылганнар.

Уразавыл мәктәбендә 11 классны быел 21, ә 9ны 30 укучы тәмамлый.

Сергачта — депутат

Сергачка узган атнада өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев килеп, администрациядә район активы белән очрашты.

Ул 129 номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булган Дмитрий Сватковский штабының кураторы итеп билгеләнгән. Александр Владимирович аның эшчәнлеге һәм планнары турында сөйләде, җирле депутатларның сорауларына җавап кайтарды.

Мәсәлән, Кочко-Пожар башлыгы Рөстәм Абдуллин авыл хастаханәсен ремонтларга ярдәм сорады.

Уразавылда – кандидат

Кызыл октябрь районыүзәге Уразавылга Дмитрий Сватковский үзе килеп, җирле җәмәгатьчелек белән очрашты.

Дмитрий Валерьевич сайлауларга өлкә башлыгы Глеб Никитин белән бәйләнештә барганын һәм төп бурычы итеп округта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны атады.

Аралашу вакытында Зур Рбишча главасы Наил Хөсәинов Кече Рбишча мәктәбен саклап калуда, үзәк район хастаханәсе баш табибы Михаил Галанов яңа рентген аппаратын кайгыртуда ярдәм үтенделәр, Мәдәнә депутаты Наилә Шиапова авыл проектының “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасына узмаганына һәм чүп-чар җыю мәсьәләсе тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганга зарланды, ә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Максут Яруллин Дмитрий Валерьевичны бирегә 23 июньдә үтәчәк сабантуена чакырды.

Сафаҗайда – ифтар Пильна районыСафаҗайның Хадҗи Шарафетдин исемен йөрткән беренче мәчетендә 10 июньдә үтәчәк ифтар мәҗлесе аның яңадан торгызылуының 30 еллыгына багышлап үткәрелә.

Мәҗлес башланганчы, оештыручылар халыкка мәчетнең тарихы турында сөйләрләр, изге Мәккәдән “Зәм-Зәм” чыганагыннан китерелгән су өләшерләр һәм Коръәннән сүрәләр укырлар. Кунакларны 18.3 сәгатьтә көтәләр.

06.06.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.