Татарча анекдотлар

Татарские анекдоты

Татарча анекдотлар

Самые смешные анекдоты про татар,татарский юмор,шутки,приколы фото и видео онлайн
Татарский анекдот — фольклорный жанр, короткая смешная история, обычно передаваемая из уст в уста.

Чаще всего татарскому анекдоту свойственно неожиданное смысловое разрешение в самом конце,

которое и рождает смех.

Это может быть игра слов или ассоциации, требующие дополнительных знаний:

социальных, литературных, исторических, географических и т. д.

Тематика анекдотов на татарском языке охватывает практически все сферы человеческой деятельности.

В большинстве случаев авторы анекдотов неизвестны.

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ АНЕКДОТЫ

***

Бай кеше Минзәлә ярминкәсенә кызыл мал белән килгән.
Ул халык җыелып җиткәнче кибетен ачарга ашыга икән.
Әмма ялчы кызыл малны берәр генә бүктәр күтәреп та-
шыганлыктан, йөк бик акрын бушатыла, ди. Байга бу бер дә
ошамаган:

— Кибетне тизрәк ачасы бар бит, нигә ашыкмыйсың, нигә
берәр генә бүктәр күтәрәсең! — дип кычкырган.

Ялчысы моңар каршы әйткән:

— Мин бүген иртән бер генә йомырка ашадым бит,
ертыгына күрә ямавы, сәдакасына күрә савабы,— дигән.

Кичке аштан соң…

Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Көнгә бер генә
ашатсам, арзангарак төшәрләр, дип уйлый да тегеләргә әйтә:

— Егетләр, гел ашап кына торып булмый бит. Сез лутче
иртәнге, төшке һәм кичке ашны берьюлы ашап куегыз.

***

Генерал хәрби бүлекне карап йөргәндә, бер старшинаның
кимчелекләрен күреп, тегене бик каты орыша башлаган.
Старшина, бер җаен китереп, генералга акрын гына әйткән:

Хезмәтчеләр алларына куйганны бик җитез ялтыраталар.
Шуннан өлкәннәре:

— Менә нәрсә, бай, кичке аштан соң ятып йоклыйлар бит.
Булмаса без дә шулай итик инде,— ди.

— Иптәш генерал, беләсезме нәрсә? Әгәр сезнең мине
орышуыгызны солдатлар икенче тапкыр да ишетсәләр, «ко-
мандирлар үзара тату яшәмиләр икән» дип, икебезнең дә
авторитетны төшерүләре бар бит,— дигән.

Генерал бик каты көлгән дә старшинаны гафу иткән.

***

Бер бик ялкау кеше була. Бу шулкадәр ялкау була,
караваттан торып өстәл янына килергә дә иренә. «Ашарга
торганчы, мине тереләй күмүегез артык»,— ди бу.

Ярар, туганнары шулай эшләргә булалар. Моны юалар,
кәфенлиләр дә зиратка алып китәләр. Юлда җеназаны бер
кеше туктата.

— Бер дә үлек-мазар булганы ишетелмәгән иде. Кемне
җеназалыйсыз болай? — ди. Моңа хәлне сөйләп бирәләр.

— Туктагыз әле,— ди теге кеше. — Бәлки, сезнең ризы-
гыгыз начардыр,— ди. — Миндә бер капчык ак сохари бар,
шуны биреп карыйк,— ди.

Теге ялкау яткан җиреннән генә сорап куя:

— Сохариең җебеткәнме соң?

Кызы анасына шыпырт кына әйтә икән.

— Әни, сора әле, арпалары көйзәгәнме икән, миңа эше
булмас иде,— ди икән.

Бабай моны ишеткән дә:

— Эһе? Шулаймыни әле? Алайса, көйзәгәнне эзләгез инде,—
дип, өенә кергән дә киткән.

***

Әшти белән Мәшти, мәшһүр ике ялкау, бер байга уракка
ялланганнар. Ике ат җигеп, бер тай ияртеп басуга киткәннәр.
Барып җиткәч, атларны тугарып, болынга арканлап куйганнар,
үзләре аз-маз җир ургач та арба астына кереп, бик тәмләп
йокыга киткәннәр. Бервакыт күзләрен ачып җибәрсәләр, кояш
инде батарга якынлашкан. Атларны арканнан алып җигәләр
дә өйгә кайтып китәләр. Тугарып япкач, ашарга керәләр. Бай
шунда болардан сорый:

— Күпме урдыгыз? — ди.
Мәшти әйтә:

— Ике зур ат, бер тай,— ди.
Бай аңлашмыйча:

— Зураты зурат, тае нәрсә тагын? — дип сорый.
Мәшти әйтә:

— Тае баласы, урырга иртәгә барасы,— ди.

***

Бер хатын:

— Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! —
дип, ирен йөдәтеп бетерде, ди. Ире, хатыны өйдә юк чагында,
чынаякларны бик әйбәтләп көл белән ышкып юганнан соң,
матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны
күреп исе китте, ди.

— Ай, рәхмәт төшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди
матур чынаяклар алгансың! — дип әйтте, ди.

***

Бик ялкау бер малай бар икән.

Бервакыт ул әтисе белән базарга барырга чыккан. Юлда
бер ат дагасы күргәннәр. Әтисе әйткән:

— Бар, улым, ал әле шул даганы. Базарда сатып үзеңә чия
алырмын,— дигән. Малае төшмәгәч, әтисе үзе төшеп алган.

Базарга баргач, даганы сатканнар да шуңарга бер стакан
чия алганнар. Бер стаканга йөз чия кергән. Кайткан чагында
әтисе юри генә бер чияне җиргә төшергән. Малае җирдә чия
күргәч, түзә алмаган, төшкән дә чияне алып менеп ашаган.
Улы арбага менүгә, атасы тагын бер чия төшереп җибәргән.
Малае бу чияне дә төшеп алган. Шул рәвешчә ялкау малай
бер тапкыр төшәсе урынга, кайтканда йөз кабат төшәргә
мәҗбүр булган.

***

Шәһәрдә укучы егет җәй көне туган авылына ялга кайткан.
Атасы моңарга әйткән:

— Улым, безнең бригада бүген печәнгә төшә, тырма ал да
минем белән болынга төшәрсең,— дигән.

Егетнең бер дә эшлисе килми икән.

— Өч елдан бирле шәһәрдә торып онытылып та беткән,
нәрсә соң ул тырма? — дигән.

Шулай дип узып барышлый, егет ялгыш тырманың те-
шенә баскан. Тырма «шап» иттереп егетнең маңгаена китереп
бәргән. Егет, маңгаен угалап:

— Кайсы юньсезе аяк астында калдырган бу тырманы! —
дип кычкырган.

***

Сөйләшмәвең алтын

Сүзгә ифрат саран ике кеше җәяүләп баралар икән. Көн
буе бергә барганнар болар, әмма берсе дә тел кыймылдатып
бер авыз сүз дә әйтмәгән.

Кичкә таба гына берсе:

— Ниһаять, фәлән авылга җитәбез — манаралары күренә
башлады,— дигән. Тегесенә бу бер дә ошамаган. Ул:

— Илла да тел бистәсе булырсың икән. Күзем чыкмаган
ич, үзем дә күрәм. Бер телеңә хуҗа була алмыйсың! — дигән.

***

Тәкъдим

Бер урта кул рәсемче иптәшенә:

— Бүлмәмне зәңгәрсу төскә буятам да аннан соң үзем
төрле-төрле чибәр рәсемнәр ясап чыгам. Искиткеч матур
булачак!— дип мактанган.

— Бүлмә стеналарыңа син башта чибәр рәсемнәреңне ясап
чык, аннары буятырсың. Шулай итсәң, тагын да матуррак
булыр,—дигән аңар иптәше.

***

Врач бик күп сөйләшүче бер авыруга телен чыгарырга
кугакай да үзе рецептлар яза башлаган. Теге кеше:

—Доктор, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез
борылып та карамыйсыз,— дигән. Врач:

— Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең
сөйләшми торуыгыз кирәк,— дигән.

Эч авыртканга күз даруы

Бер кеше врачка килеп:

— Эчем авырта, берәр дару бирсәнә,— диде.

— Нәрсә ашаган идең?

— Күгәргән икмәк ашаган идем.

Врач бу кешенең күзенә дару сала башлады. Теге кеше
әйтте:

— Минем күзем авыртмый бит,— диде.
Врач әйтте:

—Күзең сәламәт булып дөрес күрсә, күгәргән икмәк ашамас
идең,— диде.

***

Табиб, зират турысыннан үткәндә, башыннан ук бөркәнеп,
кача-кача уза икән.

— Ник алай итәсең? — диделәр.

— Мәетләрдән оялам,— диде.

— Ник ояласың?

— Бу мәетләрнең күбесе миндә дәваланганнар иде,— диде.

***

Бер хатын күрше карчык янына кергән дә:

— Төшемдә яшь бозау күргән идем, ни булыр икән? — дип
сораган.

— Үскәч, сыер булыр,— дигән карчык.

***

Көннәрдән беркөнне бер агай базарда сату өчен коры имән
казыгы төяп барган. Базарда моның янына бер рус кешесе
килә дә сайлый башлый. Шуннан, мин сайлаганны хуҗа
карап торды, ничә казык алганымны санагандыр инде, дип
уйлап:

— Сколько штук считал? — дип сорый.
Теге абзый, ачуланып:

— Нинди чи тал булсын ди, коры имән казыгы бит,— ди.

Ходай кундырсын

Татарның чуваш дусты бар икән, шул базарга барышлый,
монда кунып» сыйланып чыккан. Иртә белән ашап-эчеп

китәргә җыенганда моңа бик рәхмәт әйтәсе килә икән дә,
ничек дип әйтсә дә аз булыр шикелле тоелган. Уйлаган-
уйлаган да:

— Мине кундырып чыгарган өчен сезгә инде Ходай үзе

кундырсын,—дигән.

***

Бер ир белән хатын бер рус авылына барганнар да таныш-
ларына кергәннәр. Хуҗа хатын кунакларны бик яхшы каршы
алган. Өстәл өстенә төрле ашамлыклар куеп, бо ларны ашарга
чакырган. Бу ирнең хатыны русча белмәгән, тик утыра, ди,
ашамыйча. Шуннан хуҗа хатын әйтә:

— Ешьте, ешьте, зачем она не кушает?*— ди. Шуннан
татар хатыны иренә әйтә:

— Ешыныбрак утыр, әнә басып торган кызына урын кирәк
дип әйтә,— ди.

Шуннан рус хатыны кәбестә салган тәлинкә китергән дә:

— Кушай, кушай, не стесняйся,* — ди икән.
Бу хатын янә иренә әйтә икән:

-— Кувшин алып килмәгәнсез, кувшин алып килсәгез,
кәбестә бирер идем дип әйтә,— дигән.

***

Элегрәк магазиннан жикет* табуы кыен булган. Бер әби
җитеп килгән кызы белән генә тора икән. Аның иптәш
кызлары кайдандыр жикет сатып алганнар. Әбинең кызы да
жикет сорый башлаган, ди: «Әни, әни, жикет кирәк, жикет»,—
дип әйтә, ди.

Бу әби аптырауга калган. Уйлаган-уйлаган да, күршесенә

кергән.

— И Шәмсекамал җаным, нихәл итим икән, кызым җегет

сорый,— дигән.

***

Татар кешесенең бик якын бер чуваш дусты булган, ди.
Ул аларга бик еш кунакка бара икән. Беркөнне дусты килгәч,
чуваш дусты үзенең хатынына бик тәмле итеп сөткә генә
ботка пешерергә кушкан.

Татар ботканы бик яратып ашаган.

— Бик рәхмәт инде, тансыкка бик тәмле булды,— дигән.
Чувашның Тансык исемле буйга җиткән кызы бар икән.
Аның бик ачуы килгән:

— Тансыкка гына түгел, татарга да бик ошап куйды әле

ботка,— дигән.

***

Бер карт белән карчык шәһәргә килгәннәр. Кайсы гына
ашханәгә керсәләр дә, карчык аш-судан гаеп таба икән. Йә
токмачлары куерган, йә чәйләре сыек, йә бәрәңгесе пешеп
җитмәгән. Беркөнне төшке аш вакытында карчык кашыгын
шулпага тыгуы булган, аннан лавр яфрагы килеп чыккан.
Карчык официант кызны чакырып китергән дә:

— Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән? —
дигән.

— Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист! — дигән

официант.

Карчык аның сүзләрен аңламый калган һәм картыннан:

— Нәрсә дип әйтте ул миңа? — дип сораган.
Карт, ачуланып:

— Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде,— дигән.

***

Элекке заманда русча такы-токы гына белгән бер егетне
армиягә алганнар. Ул казармада йоклап ятканда, дежурный
кереп кисәк кенә:

— Подъем!*— дип кычкырган.
Егет сыңар күзен генә ачып:

— Куда пойдем?*— дип сораган.
Дежурный, бик нык ачуы килеп:

— Вставай, вставай*,— дип җикеренергә тотынган.

— Ә, столовой, дисең икән!— дип, тиз генә торып киенә
башлаган.

***

Бервакыт бер егет армиядән кайта. Үзе гел русча гына
сөйләшкән итенә. Беркөнне күрше егете белән мунча керергә
бара. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга
куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала. Солдат:
«Довольно!» — ди. Егет, аңламаганга салынып, тагын эссене
тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: «Җитте дип әйтәм
бит!» — дип, ачуланып, ләүкәдән сикереп төшә.

Фельдфебельне лапас астына…

Солдат белән фельдфебель бер авылдан узып баралар икән.
Кунарга кирәк булган да бер өйнең ишеген какканнар.

— Кем ул? — дип сорагач, солдат:

— Әби, кунып чыгарга кертче! Без фельдфебель белән
икәү,— дигән. Әби эчке яктан әйткән:

— Ярар, фитфебелеңне лапас астына бәйләп куй да
керерсең, хәзер ишекне ачармын,— дигән.

***

Берәү рус авылында танышларына кергән, ди. Танышы
якты йөз белән каршы алган. Табын хәзерләгән. Табынга
утыргач, хуҗа:

— Ешь, ешь, Абдулла,— ди икән.

— Мин әле дә еш киләм инде, үзең бер дә бармыйсың,—
дип сөйләнә икән кунак.

***

Берәү бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә
вә сакалы зур булыр»,— димеш. Тизрәк көзгегә барып карады,
күрде: үзенең байлы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да:
«Тукта, бантны зурайтыр хәл юк, әмма сакалны кечерәйтергә
мөмкин»,— дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артка-
нына ут төртте. Сакалы яна башлады, кулы пеште. Абау, дип,
кулын тартып алды. Сакалы янып бетте. «Бу хәл ахмаклы-
гымнан икән»,— дип, китеп урынына утырды.

***

Ике ахмак юлга чыктылар, сөйләшеп баралар. Берсе әйтте:
—Мин Алладан сорыйм, миңа күп куйлар бирсә иде, ите,
йоны белән файдаланыр идем,— диде.
Икенчесе әйтте:

— Мин Алладан сорыйм, синең куй ларыңны бүре килеп
ашаса иде,— диде.

Болар бик кычкырышып киттеләр… Бара торгач, күрделәр:
бер карт бер ишәккә ике кисмәк бал төяп килә. Болар
бардылар, ул картка хәлләрен сөйләделәр. Ул карт: «Тукта,
мин сезнең сүзегезгә җавап бирим»,— дип, ишәген туктатты.
Тезгенен кулыннан ычкындырды, ишәге, җиргә иелеп, үлән
ашарга тотынды. Өстеннән бал кисмәкләре җиргә төште,
баллары түгелде. Карт әйтте:

— Мәгънәсез сүзегез өчен мине туктаттыгыз, ахмак икән-
сез. Сезгә ияргән мин дә ахмак булдым,— диде.

***

Гали белән Вәли күрше авылга тегермәнгә киткәннәр.
Барган көнне үк тартырга мөмкинлек булмау сәбәпле, атларын
сарайга ябып йокларга ятканнар. Йорт хуҗасы, Галине кызык

итим әле дип, аның сакалын да, мыегын да кырып ташлаган.
Кинәт кенә уяткан да:

— Гали абзый, атың чыгып качкан! — дигән.

Гали сикереп торган да, аны-моны абайламыйча, урамга
чыгып йөгергән. Йөгерә торгач, битендәге тирләрен сөртим
дисә, сакал-мыек юк! Йөгереп кайткан да йорт хуҗасына
кычкырган:

— Әй син, юньсез, мине уятам дип Вәлине уяткансың
бит! — дигән.

***

Бер кеше базардан яңа итек алып кайтып килгәндә, ял
итәргә туктап, юл буенда йоклап киткән, имеш. Соңра икенче
берәү килеп моның итекләрен салдырып алып киткән. Өченче
кеше ат белән килә икән.

— Әй, аякларыңны юлдан ал, арба баса,— дип кычкырган
ул.

Әлеге кеше:

— Юк, бу минем аякларым түгел, минекеләр итекле иде,—
дигән.

Сәүдәгәр

— Алып калыгыз, мондый сөтле хайванны таба алмассыз.
Сатмас идем, кәҗәләрне сөзә,— дип кычкырып, Галләм абзый
базарда сыерын сата икән.

Бер кеше шунда әйтеп салган:

— Алай булгач, абзый, син, сыерыңны калдырып, нигә
кәҗәләреңне сатмыйсың? — дигән.

— Әй ахмак,— дигән Галләм абзый,— кәҗәләрне саткач,
оныкларга сөтне кайдан алмак кирәк.

***

Элегрәк вакытта булган бу хәл. Бер агайның шәһәргә
беренче тапкыр килүе икән. Кибеттә колбаса күргән дә
сатучыдан: «Нәрсә бу?» — дип сораган ул.

— Колбаса,— дигән сатучы.

— Ни эшлиләр аның белән?

— Ашыйлар.

— Ни белән, ничек?

Сатучы җайлап кына сөйли башлый. Ләкин шунда ук:
«Хәтерем начар, язып кына бирсәгезче»,— дип бүлдерә аны
агай.

Сатучы ялкаулардан булмаган, күрәсең, язып биргән.

Агай, колбасага акча түләп, кибеттән чыккан. Шулчак
каяндыр бер эт килеп чыккан да тегенең колбасасын эләктереп
тә качкан.

— Кач әйдә, җүләр эт, ашап рәхәтләнермен ди торгансың-
дыр, барыбер ни эшләргә белми аптырап бетәрсең, сатучы язган
кәгазь минем кесәдә калды лабаса,— дип шатланган агай.

***

Бервакыт Мокыт агай асрарга ике кәҗә бәтие алган да
көтүгә бирмәкче булган.
Җәмилә түти әйткән:

— И, кәҗә бәтиләре ындыр-бакча тирәсендә йөреп тә үсәләр
алар. Башлары исән булса ярар,— ди икән.

Беркөнне бәтиләр кайтмый. Мокыт эзләп чыкса, бәтиләре
ерымга төшеп, бүре ашап киткән булган. Мокыт аларның
башлары белән аякларын күтәреп алып кайткан да:

— Менә, хатын, башлары калса ярар дигән идең, башлары
гына түгел, аяклары да исән: менә сиңа ике бәти, ике баш та
сигез тәпи,— дип башларын да, аякларын да Җәмилә түти
алдына китереп салган, ди.

***

Борын заманда бер кеше атын ашамыйча гына торырга
өйрәтә башлаган. Менә биш көн ач торган ат, җиде көн, сигез
көн, әмма ун көн дигәндә, түзмәгән, үлеп киткән. Шуннан
соң хуҗа бик кайгырды, ди:

— Атым ашамыйча торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп
китте ләбаса! — дип әйтте, ди.

Тегермәнче ни караган

Мәнди анасы* яңа оннан ипи пешергән. Кайнар килеш
табынга китереп уртага сындырып җибәрсә, ни күзе белән
күрсен, эченнән чабата килеп чыккан. Моңар хәтта улы Мәнди
дә гаҗәпкә калган. Аннан соң гына исенә килеп әйткән:

— Әһә, белдем, онны иләмичә салгансың икән,— дигән.

— Иләдем, иләдем, иләп салдым.

Мәнди чабатаны әйләндереп караган, ләкин иләнүенә
ышанмаган:

— Булмас, шушы хәтле чабата ничек итеп иләктән үтсен
ди?

Шунда Мәнди анасы Гөләп җиңги улына аңлатып әйткән
ди:

— Син, улым, чабатаның иләктән үтүенә исең китмәсен,
иләктән үтәр ул, менә син аны ничек тегермәннән үткән
диген, шунысын әйт, тегермәнче нәрсә караган?

Мәнди яңадан чабатаны кулына алып әйләндереп караган.
Аннан:

— Шулай шул, тегермәнче нәрсә караган, күзе чыккан,—
дип, икесе дә тегермәнчене гаепләгәннәр.

***

Бер агай улларына тегермәндәге онны алып кайтырга
куша. Егетләр кайтышлый бик ачыгалар. Атларының да
эчәселәре килеп, бәке янына туктыйлар. Егетләрнең моңарчы
бәке күргәннәре юк икән.

— Бу нәкъ казан шикелле икән, суы-ние салынган, әйдә
боламык болгатабыз,— диләр.

Онны нихәтле салсалар да һаман да сыек булгач, куертабыз
дип, өч капчык онның өчесен дә салып бетерәләр. Зурысы:

— Нишләп кайнамый соң бу? — дип, карар өчен бәкегә
төшеп китә. Икенчесе:

— Тукта, үзе генә ашамасын әле, мин дә төшәм,— ди.
Өченче егет:

— Нишләп мин генә калыйм? — ди. Ул да төшеп югала.

***

Бервакыт берничә кеше сәяхәткә чыгалар. Озатучылары
да була. Юлларында елга очрый. Болар киңәшләшә башлыйлар.
Озатучы:

— Сал ясап кичегез,— ди.

Болар күнәләр бу киңәшкә. Ләкин салның елга уртасына
җиткәч каплануы бар бит. Болар андый күңелсезлек булмасын
өчен аякларын бүрәнәгә бәйләп куялар. Елга уртасында сал
каплана, тегеләр аякларын өскә сузган килеш агып китәләр.
Озатучылары:

— Бәрәч, елга уртасына да җитмәделәр, чабаталарын
киптерә дә башладылар,— дип аптырый икән.

Белен ашаганда сакалы селкенә иде

Берничә кеше кырда бүре оясы табалар да, берәүне биленнән
бәйләп, ояга төшерәләр. Бүре кешенең башын өзеп алып кала.
Кешене тартып чыгаргач, төшерүчеләр аптырашка калалар:

—Моның әүвәле башы бар идеме соң? — диләр.

Кайсылары әйтә:

— Аның әүвәле үк башы юк иде.
Арадан берсе:

— Әүвәле башы булгандыр, белен ашаганда сакалы селкенә
иде,— дигән.

***

Бер карт клубта ут сүнгәч, караңгыда галошын югалта.
Кайтып китә бу шулай. Бераз баргач, урам баганасында ут
кабына, карт шул багана төбеннән галошын эзли башлый.
Узып баручы: «Нәрсә эзлисең?» — дигәч, «Галошым югалды,
шуны эзлим»,— ди. «Соң кайда җуйган идең?» — дигәнгә
каршы:

— Клубта,— дип җавап кайтара.

— Алай булгач, ник клубта эзләмәдең соң?

— Анда ут юк иде бит, монда ут бар, якты,— ди карт.

***

Агай улын сукага җибәргәндә әйткән:

— Улым, кич кайтканда сука тимереңне яшереп кайт,
урлап китмәсеннәр,— дигән.

Улы кайтканда әтисе берничә кеше белән урамда сөйләшеп
утыра икән. Улы:

— Әти, сука тимерен фәлән усак төбенә яшердем,— дип
кычкырган.

Әтисе моны яшергән урынны кешеләр арасында кычкырып
әйткәне өчен нык кына шелтәләгән.

Икенче көнне егет сукага барса, карый, сука тимерен
урлаганнар. Тиз генә атына атланып өйләренә чапкан. Атасы
печәнлектә йоклап ята икән. Улы атасының колагына иелеп

акрын гына:

— Әти, сука тимерен урлаганнар,— дип пышылдаган.

***

Яңгырның файдасы

Берәү, каты яңгырдан соң тайгак юлда егылып, киемен
пычраткан һәм гөрләвек суында юа башлаган. Үзе:

— Ярый әле яңгыр яуган көнне егылдым. Югыйсә бу
пычракны юар өчен кайдан су табар идем,— дип юана икән.

Атка менсәң, ат югала

Мокыт агайга елкы көтәргә биргәннәр. Барысы егерме ат
икән. Үзе бер ала атка атланган, имеш, атларын санап карый
— унтугыз гына чыга. Бик аптырый, эзли, арлы-бирле чаба,
юк. Атыннан төшә, яңадан санап карый — егерме чыга.
«Күрәсең, атларым төгәл»,— дип тынычлап яңадан атлана,
саный — тагы унтугыз. Яңадан төшә — егерме. Шуннан
Мокыт җәяү йөреп көтә башлаган. Берәү, моны күреп:

— Болай атлар артыннан җәяү сөйрәлеп йөргәнче, ник
берсенә атланып кына көтмисең? — дигәнгә Мокыт:

— Атка менеп атларымны югалтканчы, җәяү йөреп ат-
ларым төгәл булсын,— дип җавап биргән, имеш:.

***

Тугыз агай эш эзләп юлга чыгып киткәннәр. Җәйге җылы
көн, яңгыр явып киткәннән соң, томан төшкән икән. Уйсу
җиргә килеп җитсәләр, анда чәчәк аткан карабодай су кебек
дулкынланып утыра, ди.

— Агыйдел бит бу! — диешкәннәр. Киемнәрен чишенеп
аркаларына асканнар да әйдә теге якка таба йөзәргә. Көч-хәл
белән аргы якка чыгып җиткәннән соң киемнәрен киптерергә
элгәннәр дә:

— Агыйделдән барыбыз да исән-сау чыктымы икән? —
дип, иптәшләрен саный башлаганнар. Берсе саный — сигезгә
чыга, икенчесе саный — тагын шул ук сигез.

Инде нишләргә? Араларында бер башлыраклары бар икән,
шул әйткән:

— Без чабаталарны санап карыйк әле,— дигән.

—Чабаталарын салып тезеп куйганнар да санап караганнар
икән, нәкъ тугыз пар чабата чыккан.

— Барыбыз да исән-сау икәнбез ләбаса,— дип сөенешеп,
юлларын дәвам иттергәннәр, ди.

***

Ике кеше атлар җигеп каядыр сәфәр чыкканнар. Авылдан
чыгып күп тә бармаганнар, арбада яткан килеш йоклап
киткәннәр. Боларның атлары кире авылга борылган. Авылга
кергәч, юлчылар да уянып киткәннәр. Берсе, үз йорты
турысына җиткәч:

— Кара, бу авылда нәкъ минеке кебек йорт бар икән
ләбаса,— дигән.

Икенчесе суга барган хатынын күргән дә:

— Карале, нәкъ минем хатын төсле! — дип кычкырып
җибәргән, ди.

Каян белим

Бер юлчы, тәрәзә шакып, хуҗадан: «Бу кайсы авыл?» —
дип сораган.

— Син урамда торып та бу нинди авыл икәнен белмисең,
ә мин мич башында ятып каян белим,— дип җавап биргән
хуҗа.

***

Беркөнне берәүнең кечкенә малае тавык йомыркасы табып
китергән. Болар бик ярлы торалар икән. Атасы әйткән
малайга:

— Улым, бу йомырка безгә зур байлыклар китерә апа бит,—
дигән.

— Ничек ул алай? — дип сораган малай.

— Менә ничек: без бу йомырканы күрше әбинең тавыгы
астына салып чебеш чыгарырбыз. Чебеш үсеп җитәр дә киләсе
елга шундый ук матур-матур йомыркалар салыр. Ул йомыр-
каларны сатарбыз да сарык бәрәне алырбыз, бер-ике елдан
сарыкларыбыз да күбәер. Өч-дүртен сатып, кырыкмыш тай*
алырбыз. Ул ике елдан сабанга җигәрлек ат булыр, өченче
елында сиңа бик матур бер колынчык китерер.

Атасы, шулай дигәч, малае, шатланып:

— Ул матур колынчыкка атланып мин чабып китәрмен,
иеме?! — дигән.

Атасы ачуланып:

— Атланма, билен сындырырсың! — дип, өстәлгә суккан
икән, кулындагы йомыркасы ватылып әллә канларга чәчрәгән.

Малай, куркып:

— Колынчыкны харап иттең бит, әти,— дип кычкырып
елап җибәргән.

Үлсә, үзе хәбәр итәр иде

Берәүгә бер дустының үлгәнен хәбәр иткәч, ул:

— Юк, бу ялгандыр, чөнки мин аңардан һәр атнада хат
алып торам, андый бер эш булса, миңа язган булыр иде,—
дигән.

***

Әби белән бабай үзләре кунакка киткәндә кызларына:
—Кызым! Баздагы бал белән майларга тимә, аларны хәзер

ангарга ярамый! Менә тиздән озын-озын рамазаннар килеп

җитәр, без аны шуңа дип әзерләдек,— дигәннәр.

Чит авылдан күршеләренә кунак булып килгән бер егет

бу сүзләрне ишетеп калган. Шул егет кич, ут алгач, бер-ике

иптәш алып килгән дә ишек шакыган.

— Ач, сеңлем, бу без, озын-озын Рамазаннар! — дигән.
Кыз ачып керткән. Рамазаннарга тәпәне белән майны һәм

балны кертеп утырткан. Рамазаннар, кызны шаяртып, рәхмәт
әйтә-әйтә сыйланганнар.

Кызга Рамазаннар ошаган, ә Рамазаннарга кыз бик ошаган.
Шулай итеп, алар кисмәктәге бал белән май беткәнче кич
саен килеп йөргәннәр.

Әби белән бабай кайтып төшүгә:

— Йортта ул-бу юкмы?— дип сораганнар.

— Юк. Озын-озын Рамазаннар гына килеп кунак булып
киттеләр,—дигән кыз.

***

Врач авыруны карый да:

— Сезгә баш белән бәйләнешле хезмәтне ташларга туры
киләчәк,—ди.

— Мөмкин түгел, иптәш врач! — дип кычкырып җибәрә
авыру.

— Нәрсә, әллә сез галимме яисә язучымы? —дип сорый
врач.

— Юк, мин парикмахер! — дип җавап биргән, ди, авыру.

***

Беркөнне зур гына автохуҗалыкта шоферлар җыелышып
юл кагыйдәләрен бозу турында сөйләшеп утыралар икән. Шул
вакыт араларыннан Исмәгыйль исемле иң өлкән шофер:

— Менә мин 35 ел шофер булып эшлим, бер генә тавык та
таптатканым юк,—дигәч, шунда утыручы Салих исемле
шофер:

— Ә узган ел «Яңа юл» колхозында таптаткан бозау нәрсә
соң? — дип әйтеп куйган.

— Һе, бозау ич ул, тавык түгел,—дип җавап биргән тегесе.

***

Бер карчыкның улы читтә йөргән дә ак костюм киеп ялга
кайткан. Әнисе моңа бик борчылган:

— Әй, улым өстенә дә алып кия алмаган икән, ичмасам,
эчке киемнәрдән кайткан,— дип уйлаган.

Карчык иртә торган да костюмны манып та куйган. Улы
торгач:

— Әни, минем костюм кайда? — дип сораган.

— Улым, мин аларны манып куйдым, халык арасында эчке
күлмәк-ыштан белән йөрү яхшы түгел бит,— дип җавап биргән
карчык.

***

Ике белеш очрашалар.

— Саулык-сәламәтлекме? Ничек гомер итәсең?

— Әй, әле син белми дә торгансың — минем ике балам
бар бит инде. Олысы биштә, кечесе дүрттә.

Әшнәсе әйтә, имеш:

— Әй-йәй-йәй! Вакыт ничек тиз уза. Мин әле исәпләп
йөридер идем, син өйләнгәнгә бары алты ел гына булырга
тиеп: дип, ә чынлап карасаң тугыз ел, имеш.

***

Бер хатын ир бала тапкан. Күршесендәге бер карчык аның
хәлен белергә кергән һәм:

— Кызым, балаңа нинди исем куштырдыгыз? — дип
сораган.

Теге хатын:

— Сәйфулла дип куштык, Гайниҗамал абыстай,— дигән.
Бу карчыкның да карты Сәйфулла исемле икән. Карчык

ашыга-ашыга карты янына кайткан да, бик гаҗәпләнеп:

— Карт, безнең күршеләр яшь кенә’ балага да Сәйфулла
дип исем кушканнар,— дигән.

***

Авыл кешесе хатынына оек алу өчен магазинга кергән.
Бер офицер хатынына кара үкчәле оек алып тора икән. Бу
агай кибетчедән аңа да шундый оек бирүен үтенгән. Кибетче:

— Сезгә ярармы икән? Бу бит кара үкчәле капрон оек,—
дигән. Авыл кешесе:

— Әйдә, ярар әле, киез итек эченнән кияргә генә бит ул,—
дип җавап биргән.

***

Ике кеше сөйләшә-сөйләшә балык тотып утыралар икән.

— Малай, була бит шундый этләр, хәтта хуҗасыннан да
акыллырак була.

— Кит инде, җүләр сүз сөйләмә. Эт кешедән акыллырак
булмас.

— Соң, минем үземнең эт бар иде.

— Ә-ә, алай булса ышанам.

***

Хөрмәт дигән бер кеше бар икән. Карсак буйлы булып,
титаклап йөргән өчен, аны «үрдәк» дип йөртәләр икән. Хөрмәт
моңа бик гарьләнә, ничек тә бу кушаматны әйттермәскә, хәтта
бу хакта ишарә дә ясатмаска дип, эченнән генә бик кискен
карар биреп куйган.

Беркөнне ул дус-ишләре белән бер мәҗлестә утыра. Менә
бервакыт һава турында сүз чыга. Шунда яңа гына танышкан
бер кеше дә сүзгә катышкан:

— Бүген көн болытлы, явар, ахры,— дигән. Шулай диюе
булган, Хөрмәт урыныннан сикереп торган да каршысына
килеп баскан:

—Иң элек мине «үрдәк» дигән кешегә мин менә шулай
дип җавап бирәм,— дип, тегенең яңагына салып та җибәргән.
Иштәшләре, сикерешеп торып, аны тотып алганнар:

— Ник син аңа сәбәпсез сугасың? Ул бит сиңа «үрдәк»
дип әйтмәде, яңгыр явар дип кенә әйтте,— дигәннәр. Шунда
Хөрмәт әйткән:

— Шул яңгыр дип әйткәч булды инде, сезгә тагын нәрсә
кирәк? Яңгыр яуса, су ага, су аккач, күл була, күл булгач,
үрдәк була, шул миңа «үрдәк» дип әйтүе булмыймыни? —
дип, үзен хаклыга чыгарган, имеш.

***

Укый белми торган бер агай вокзалда газета сатып алып
шуны тотып утыра икән. Кире башы белән тотканлыктан,
газетага төшерелгән паровоз тәгәрмәчләре белән өске якка
карап тора икән, ди. Икенче бер агай килә дә:

— Нихәл, кордаш, гәзиттә ниләр язалар? Дөньяда ниләр
бар? — дигән була. Ә тегесе бик белдекле кыяфәт белән:

— Менә тагын крушение булган, күрәсең бит паровозның
асты өскә килгән,— дип җавап биргән.

Тышы ялтырый, эче калтырый

Бер ярлы егет бар икән. Ярлы булса да, көязләнергә, шуның
өстенә күпертеп җибәрергә бик ярата икән.

Беркөнне кибет алдына барып утырган да, мыекларын
сыпыра-сыпыра, мактанырга тотынган:

— Бүген кабартма пешереп җибәрдек әле. Сыксаң, бер-
берсеннән чирек май чыгар, мыеклар майланып бетте,— ди
икән.

Әйтеп кенә бетергән, капкаларыннан атылып-сугылып
энесе килеп чыккан да, тамагын ертып:

— Абый, мыек майлый торган канатыңны песи ашады,
кайт тизрәк! — дип кычкырган.

***

Шәһәрдән кайткан берәүнең үзенә бик игътибар иттерәсе
килә икән. Ләкин аны мактаучы, киеменә исе китүче булмаган.
Бу песигә карап сөйли бантлаган:

— Әгәр син, сикереп төшеп, минем ике йөз сумлык костю-
мымны ертсаң, тәпиләрең белән ефәк күлмәгемне пычратсаң,
мине иелдереп башымдагы 20 сумлык эшләпәмне төшертсәң,
хром итегем белән бер генә тибәрмен дә, биш минут эчендә
юк булырсың,— дип, сәгатенә карап куйган, ди.

***

Булган, ди, ике алдакчы. Болар алдашуда берсеннән-
берсе уздырырга тырышканнар. Берсе болай дип сөйләп
киткән:

— Бервакытны шулай, Кама Иделеннән төшеп килә идек,
пароходның ягарына бетте. Инде нишләргә? Пароходларыбыз
белән Чистайга мендек тә, олы юлдан Әлмәткә барып,
пароходка нефть төяп чыктык. Аннары яңадан Камага төшеп
әйбәт кенә Әстерханга барып җиттек шулай.

Тегесе моның ялганын бик рәхәтләнеп җүпләп торган.

— Булыр, дөнья булгач төрле хәлләр була ул,— дигән.—
Менә безнең дә бер үрдәгебез шулай, комсызланып, күрше
Галиәхмәтнең сыерын йотты да, эче авыртуга чыдый алмыйча,
ике метрга сикерде,—дигән.

Беренчесенең моңа ышанасы килмәгән:

— Ай-ай, сиптерәсең борчакны! — дигән.— Булмас, сыер
йоткан үрдәк бик авырайгандыр. Ничек ул ике метрга сикерә
алсын,— дигән.

Икенчесе моңа чын-чыннан үпкәли язган:

— Мин пароходның ягулыксыз-нисез Чистай белән Әлмәт
арасын коры җирдән баруына да ышандым, ә син ике метр
сикергәнгә дә ышанмыйсың,— дигән.

***

Берәү үзенең җен күрүен сөйли икән.

— Шулай урман буйлап ялгыз гына барам. Күзгә төртсәң
күренмәслек караңгы. Кинәт артка борылган идем, коточкыч
бер җен тора.

Тыңлаучылардан берсе:

— Тукта әле, Касыйм абый, күзгә төртсәң күренмәслек
караңгыда син аны ничек күрдең соң? — дигән.

Касыйм бер дә аптырап тормаган:

— Ь.и, ник күрмәскә, ай яктысы яп-якты бит,— дигән.

***

Ялган сөйләргә бик ярата торган берәүне хатыны ачуланган.
Ире:

— Чамасын белмәгәч, нишлим соң? — дигән.
Хатыны моңа әйткән:

— Син сөйләгәндә миңа карап ал, артып китә башласа,
мин ишарә ясармын,— дигән.

Бервакыт кунак мәҗлесендә ире тагын мактана башлаган:

— Безнең әтинең кунаклар килгәч куя торган өстәленең
буе йөз терсәк була торган иде,— дип.

Хатыны моңа күз кыскач, теге кеше:

— Киңлеге бер терсәк,— дип төзәткән.
Кунаклар:

— Андый тар өстәлдә бик җайсыз булгандыр,— дип көлеш-
кәннәр.

Теге кеше аптырап торган-торган да:

— Анысын инде әнә хатыннан сорагыз,— дигән.

***

Бер авылда яшәгән, ди, ике ялганчы. Боларның ялганына
бер дә чама юк, ди.

Бер дә беркөнне бу ике ялганчы кибет алдына чыгып
утырганнар да сөйләшәләр, ди.

Берсе әйтә:

— Карале, Әхмәтҗан, быел яз иртә килде, игеннәр ничек
булыр икән? — ди.

Икенчесе әйтә:

— Ә син каян беләсең язның иртә килгәнен, Гариф
дус? — ди.

Гарифы әйтә:

— Карлар эреп беткән, ә күрәсеңме мәчет манарасының
аена бер черки барып кунган,— ди.

Әхмәтҗаны мәчет аена озак кына карап торган да:

— Чыннан да шулай,— ди.— Җитмәсә, черкие дә карт
черки икән, ди,— бер күзе сукыр,— ди.— Игеннәр быел шәп

булыр,— ди.

***

Бер бай атка утырып юлда барганда кучерына: «Мин бер
куян аттым, бер пот мае булыр»,— дигән.

Моны ишеткәч кучер атларын куа икән: «Әйдәгез, хай-
ваннар, чабыгыз, хәзер алдакчыларны батыра торган күпергә
җитәбез»,— дип.

Алдакчы бай утырган-утырган да кучерның сүзеннән
шүрләп әйткән: «Бер пот булмаса да, ярты пот бар иде»,—
дигән. Ә кучер һаман үзенекен әйтә икән: «Әйдәгез, хайваннар,
чабыгыз, хәзер ул күпергә җитәбез»,— дип. Бай әйткән:
«Инде ярты пот булмаса да, ун кадагы бик бар иде»,— дигән.

— Әһә, күпергә килеп җитәбез инде,— дигән кучер.

— Ну мае булмаса да, ите әйбәт иде,— дигән бай.
Шуннан соң болар баралар-баралар, күпер һаман юк.

— Ул күпер кая соң әле? — дигән бай.
Кучер әйткән:

— Ул күпер, син аткан куян мае кебек, без килгәнче «эреп
беткән», ахры,— дигән.

***

Бик күп сәяхәт иткән берәүдән бер мәҗлестә сораганнар:

— Син бик күп илләр гиздең, шулар арасында иң гаҗәеп
булганы кайсы, безгә бераз сөйләсәнә, дигәннәр. Бу сәяхәтче:

— Йөргән вакытымда Япония мәмләкәтендә бер гаҗәеп
зур кәбестә башы күрдем. Бу кәбестәнең бер яфрагы астына
илле кеше сыярлык,— дигәч, мәҗлестәгеләрдән берәү акрын
гына әйтте:

— Мин дә бик күп йөрдем, күп гажәепләр күрдем. Япония
мәмләкәтендә өч-дүрт йөз кеше бер бик зур казан ясыйлар
ид€5. Аның эчендә генә йөзләп кеше эшли иде.

Әлеге сәяхәтче:

—- Ул казан ник кирәк булды икән? — дип сорагач, бу кеше:

— Щул сез сөйләгән кәбестәне пешерер өчен булса ки-
рәк,— дип җавап биргән.

Белмим тагы…

Кыш көне авылда кешеләр җыелып, сөйләшеп торалар
икән. Араларыннан берәү сөйли, ди:

— Кичә урманга барганда каршыма бозау кадәрле өч бүре
килеп чыкты. Мин ялт арыш арасына…

— Нәрсә сөйлисең, кыш көне кырда арыш буламыни?!

— Белмим тагы, бәлки солы булгандыр.

Татарские анекдоты смотреть онлайн

Татарские анекдоты смотреть онлайн



Анекдоты про татар

* * *
— Как по-татарски «пятьдесят»?
— Илле.
— А «пятидесятирублевка»?
— Иллюха.

* * *
Едет по казанским улицам троллейбус. Водитель объявляет:
— Следующая остановка Гарифьянова.
Проехали остановку. Водитель объявляет:
— Гарифьянова. Следующая остановка Сыртлановой.
Еще проехали:
— Сыртлановой. Следующая братьев Касимовых.
Тут к водителю подходит дедуля в тюбетейке и говорит:
— Слышь, сынок, моя фамилия Хабибуллин. Мне когда выходить?

* * *

На улице русская девушка подходит к деду-татарину и спрашивает, который час. Дед смотрит на часы: на часах без пятнадцати двенадцать, но не знает, как сказать это по-русски. Думал, думал, потом выдал следующее:
— Знаешь, доченька: вот, двенадцать хочет, но пятнадцать не пускает!

* * *

Анекдоты о татарах | Про татар

Татарча анекдотлар,кызыклар. рәхәтләнеп карагыз!


Обсуждение закрыто.