Иҗтимагый тәҗрибә

село Антяровка

Президент Владимир Путинның иҗтимагый советлар булдыру турындагы карары нигезендә Кызыл Октябрь районы татар авылларында бу эш гамәлгә ашырылып килә. Беренче буларак Зур Рбишчада Абдулбәр Әндәрҗанов, үткән елда Чүмбәлидә Рәис Мөҗипов иҗтимагый совет оештырдылар, ә менә агымдагы елның мартыннан башлап Атяравылда Хөсәин Аймалетдинов шундый оешманы җитәкли.

Биредә бу совет официаль рәвештә ярты ел элек кенә теркәлсә дә, Уразавыл администрациясенә терәк буларак, Хөсәин әфәнде җитәкчелегендә авылны төзекләндерү эшләре үткән гасырның 90 нчы еллар ахырыннан бирле башкарыла килә. Без аның белән очрашып, советның эшчәнлеге һәм алга таба планнары турында сөйләштек.

— Хөсәин Мансурович, белгәнебезчә, сез туган авылыгызның язмышына битараф түгел, аның иҗтимагый тормышына карата фикерләрегез белән уртаклашмассызмы?

— Без бит инде бу эштә яңа гына түгел, 1998 елдан бирле кайныйбыз, хәлдән килгәнчә авыл администрациясенә ярдәм итәргә тырышабыз. Ватан сугышында башларын салган каһарманнарыбыз истәлегенә һәйкәл булдыру турында инициатива белән чыккач, администрация һәм авылдашлар минем бу теләгемне хупладылар һәм 2007 елда аны төзүгә керештек, ә 2010 елда инде милли район башлыгы Халит Сөләйманов катнашында һәйкәлне тантаналы ачтык. 2015 елда авыл читендә стела булдырдык, мәчет һәм авыл халкы белән берлектә каберлекләрне тәртипкә китердек. Иҗтимагый советны рәсмиләштерү нияте белән агымдагы елның 25 мартында авыл сходы үткәрдек. Шушы җыенны алып бару миңа йөкләнде, секретарь итеп Рөстәм Җамалетдинов, хисап комиссиясе әгъзалары буларак Рамил Мардалимов белән Султан Салахов билгеләнделәр. Без анда Атяравылны социаль-экономик яктан үстерү, үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалыкларны җәелдерү, терлекчелек тармагын торгызу мәсьәләләрен күтәрдек. 68 кешедән торган авыл сходында мине бертавыштан совет рәисе итеп сайладылар, шулай ук бертавыштан Илгиз һәм Илһам Җәләловларны, Рауф Хамзинны, Рәис Хайретдиновны һәм Рамил Сафинны шушы совет составына кертү турында карар кабул ителде.

— Авылның бүгенге социаль- экономик хәле турында ни әйтә аласыз?

— Иҗтимагый советны оештырганда, аның җитәкчелегенә Атяравылның социаль-экономик хәлен якындагы 5 елда үстерү һәм 2030 елгача перспектив программа булдыру йөкләнгән иде. Бу мәсьәлә буенча фикер алышканда, атяравыллыларның һәм авылдагы хуҗалыкларның җирле инициативаларга булышлык программасы кысаларында мәдәният йортына капиталь ремонт эшләтүне финанслауда катнашулары турында карар чыгарылды. Без бу турыда район башлыгы Халит Сөләймановка хат та юллаган идек, ул: “Хөрмәтле атяравыллылар, 2017 ел программасы формалаштырылган инде, шуңа күрә мәдәният йортына ремонт эшләүне 2018 ел программасына гына кертү мөмкин. Аны гамәлгә ашырыр алдыннан, объект Уразавыл администрациясе карамагына кертелер”, — дип җавап кайтарды.

— Иҗтимагый совет тарафыннан экология буенча эшләр алып барыламы?
— Авыл эчендә һәм аның тирә-ягында экологик хәлне яхшырту буенча карар чыгарган идек. Беренче урында көнкүреш калдыкларын җыеп алуны тәртипкә китерү, шәхси утарлардан тиресне кырга ташуны күздә тотабыз, эре габаритлы чүп-чарны вакытлыча саклау урыннарын билгеләдек, Кече Пар елгасы буенда һәм Атяравыл белән Кызыл Яр арасындагы чүплекләрне юк итәргә кирәклекне дә онытма- дык. Шулай ук каберлекләр янында һәм эшкәртелми торган бәрәңге кырларында чүп-чар өемнәрен кабат булдырмаска тырышабыз. Районның коммуналь хезмәтенә Уразавыл белән Атяравыл арасында суүткәргечнең яраксыз хәлгә килгән урыннарында торбаларны алмаштыру турында мөрәҗәгать иткән идек, бүгенгә 500 метр торба алмаштырылды. Эшмәкәр Наил Башаров авылның трассага чыга торган ягына колонка куйдыртты, аның янында эскәмияләр булдырып, юлчылар эчен ял итү урыны эшләргә нияте.

— Агымдагы елда юлларны төзекләндерүдә катнаштыгызмы?

— Әйе, быел авылның Кооперативная урамында бер чакрым юлга капиталь ремонт эшләнде. Безнең авыл да кергән Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов: “Авыл администрациясендә юлның яртысына гына җитәрлек акча бар, калганына кушылмассызмы?” — дип мөрәҗәгать иткәч, СПК җитәкчесе Илгиз Җәләлов вак таш ташытыр өчен техника белән тәэмин итте, ә оештыру эшләрендә Рауф Хамзин, Рәис Хайретдинов һәм Рәшит Хөсәинов финанс ярдәм күрсәттеләр. — Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручыларга ярдәм итәсезме? — Хәзергә Атяравылда җирле СПК белән беррәттән КФХ “Хамзин Р.А.” һәм “Хайретдинов И.Р.” крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлекләрен алып бара, аларның һәркайсы стабиль эшли, эшчеләргә хезмәт хакын, бюджетка салымны вакытында түли. Гомумән алганда, авыл халкы аларның эше белән канәгать. Без хуҗалыкларның эффектив эшләвен күтәрү һәм чыгымнарны азайту өчен бергә эш итәргә, җитәкчеләргә үзара өч яклап килешү төзергә һәм мөмкин кадәр бер-берләренә ярдәм итеп яшәргә кирәк дигән карарга килдек. СПК территориясендә фермер хуҗалыкларына җитештерү базасын булдыру һәм техника саклау өчен участоклар бүлеп бирүне дә күздә тоттык. Иген саклар өчен СПК кулланмаган корылмаларны үз исәпләренә сафка куеп, куллануга бирергә кирәк дигән карар чыгардык. Рауф Хамзин бер корылмага бер миллион ярым сумлык ремонт эшләтеп, 700 тонна чамасы игенен шунда ташытты инде. Илгиз Хайретдиновка да кирәкле документларны теркәү эшен тәмамлагач бер корылма бирелер. Шулай ук мөгезле эре терлекләрен вакытлыча тотарга 200әр башка исәпләнгән каралтылар бүлеп бирергә карар чыгардык.

— Авылның дини тормышына үз өлешегезне кертәсезме?

— Дини оешма тарафыннан авылның Җиңү паркы артындагы СПК карамагына кергән ике фатирлы йорт сатып алынды, шушы бинага реконструкция эшләп, аның бер ягында мәдрәсә, ә икенчесендә крайны өйрәнү музее оештырырга ниятләнәбез. Мәдрәсәдә гореф- гадәтләрне, туган телне өйрәнү дәресләре бирелер, җылы су үткәреп, ике аерым тәһарәтханә булдырачакбыз, территорияне койма белән уратып алырга планлаштырабыз. — Хөсәин Мансурович, алга таба планнарыгыз белән дә таныштырсагыз иде. — Әлбәттә, теләкләр юк түгел, без бит гомер буе авыл өчен хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан картларыбызның ихтыяҗлары ту- рында да онытырга тиеш түгел. Әмма бүгенгә мөмкинлекләр аз, тик шулай да, бераз аякка баскач, без аларның дәвалануын хәлдән килгәнчә финансларга тырышырбыз, Алла боерса.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, изге ни- ят белән башланган эшләрегездә зур уңышлар телибез.

21.09.2017
Ришат РАМАЗАНОВ сөйләште.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (7 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 373 просмотров