Йөзьяшәр аксакал

Абдрахман Аляутдинов с.Петряксы юбиляр 100 лет

Юбилей 100 лет

Свой столетний юбилей отметил старейший житель села Петряксы участник ВОВ Абдрахман Хасянович Аляутдинов.

С 1939 года в рядах Красной Армии, отслужил 8 лет, воевал на фронтах Великой Отечественной войны. Домой вернулся 8 февраля 1947 года.

С 1947 -1986 гг. работал главным бухгалтером райпотребсоюза, затем до 1993 года ревизором.

Менә шушы билгеле халык такмагын җырлап каршы алды безне Петрякста яшәүче Абдрахман абый Аляутдинов. Табыпсыз язар нәрсә, хәзер җырламаган кеше юк диючеләр дә табылыр.
Әйе, җырлыйлар, әмма 100 (!) яшьлекләр алай ук күп түгелдер, ә Абдрахман абый 10 январь көнне нәкъ бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Әйтергә генә җиңел, ә бит 100 ел эчендә ни генә булмаган, үзе әйтмешли, начары да, яхшысы да.
Ул 15 яшендә әтисез кала, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгән чакта Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны шуннан ук фронтка озаталар.
Әмма өч ай чамасы гына ут эчендә була, аннары авыр яраланып, госпитальдә дәвалангач, аны хәрәкәттәге армиягә алмыйлар, әмма, үзе әйтмешли, “рабочий фронтта” Донбасста хезмәт итә һәм туган авылына 1947 елда гына кайта.
Озакламый авылдашы Рәшидә белән гаилә корып җибәрәләр. Абдрахман абый ул еллар өчен белемле санала – җиде класс тәмамлаган була һәм лаек-лы ялга чыкканчы райпотребсоюзда өлкән хисапчы булып эшли, җирле колхозда ревизион комиссия рәисе булып тора.
Җәмәгать эше белән дә актив шөгыльләнә, бик ярдәмчел була, шуңадыр да авыл халкы аны берничә чакыру депутат итеп сайлый. 20 ел участок сайлау комиссиясен дә җитәкли ул.



Әмма тормыш булгач бар да була, бала кайгысы да кичерергә туры килә, берне түгел, өчне – 1956 елда туган өч игезәк уллары нәни чакта ук бер-бер артлы вафат булалар.
Ә калган алты балалары, Ходайга шөкер, исән-сау, Рәйсә, Хайдәр, Әлфия, Кәримә башкалада, Ахләм Коломнада, Рөстәм Казанда яшиләр.
Абдрахман абыйның 12 оныгы, сигез оныкчыгы бар. Җәйләрен, әлбәттә, оныклары әби-бабай янында үскән.
“Кайчак берчә 15-16 кеше була идек”, — ди хәзер әтисе янында булган кызы Әлфия.

Абдрахман абый белән Рәшидә апа 65 ел дус-тату гомер иткәннәр, кызганычка, әнкәйләренең вафатына 5 ел инде.
Әмма әтиләрен ялгыз тотмыйлар, балалары чиратлашып яши аның янында.

“Әле әни бар чакта ук, 2007 елдан башлап үзләрен генә тотмадык, килә-китә йөрдек, чөнки әниебез соңгы елларда бөтенләй сукырайган иде”, — ди Әлфия.

Абдрахман абый шушындый олы яшьтә булуына карамастан, аңа 85-87ләрдән артыкны бирмәссең – көр күңелле, колагы ишетә, күзе күрә, Аллага шөкер, хәтере искиткеч.

Ул күп еллар инде хәтем-догада тора, уразасын да бер калдырмый тота булган, әле бер ел гына мәчеткә һәм мәҗлесләргә йөрми, ә өй эчендә таякка таянып йөри.

Монысы да сугыш кайтавазы – аякка яралаган булганнар үзен. Абдрахман абыйның тагы бер яраткан шөгыле – ул һәвәскәр артист булган, авыл клубы сәхнәсендә бик күп пьесаларда уйнаган, әле дә булса барлык рольләре исендә, “Беренче театр”да үзе уйнаган мулланың гына түгел, бүтән персонажларның да репликала-рын әйтеп бирде, аны бүген дә сәхнәгә чыгарырга була.

Матур гына җырлый дип язма башында ук әйтеп үттем, шуңа кушып җор телле, мәзәкчән дә булганга ул бик күп туйларда, мәҗлесләрдә тама-да ролен үтәгән.

Кияү белән кызга, кода-кодагыйларга карата, стакан салгандагы барлык тиешле такмак-ларны шулай ук җырлап күрсәтте, бер сүзен дә онытмаган.

Бүгенге тормыш белән дә кызыксына Абдрахман абый – телевизор карый, “Туган як”ның тугры укучысы, шуңа да бар нәрсәдән, дөнья хәлләреннән хәбәрдар.
Спорт белән кызыксына, бигрәк тә хоккейны яратып карый. Менә шундый йөзьяшәр бабай яши Петрякста һәм без аны гасырлык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Шушы саулыгыңда, бала-оныкларың хөрмәтендә тагы да озак кына яшә, хөрмәтле Абдрахман абый!

12.01.2018
Наилә ЖИҺАНШИНА,
Румия Хамзина фотосы

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.