Татарлар Сергачка җыелды

Меджлис нижегородских татар в Сергаче

Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) үзенең чираттагы киңәйтелгән күчмә совет утырышын 27 февральдә Сергачның мәдәният һәм ял итү үзәгендә уздырды.

Иң баштан татарлар компакт яшәгән районнардан җыелган актив позицияле гражданнарны һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегендә “кайнаган” милләттәшләрне автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов җылы сәламләде, кыскача гына иҗтимагый оешмабызның төп юнәлешләрен әйтеп узды, башкарган эшләренә тукталды һәм президиумга әлеге чараның хөрмәтле кунакларын чакырды.

Хуҗа буларак беренче сүз Сергач районының Земство җыены рәисе һәм җирле үзидарә башлыгы Николай Субботинга бирелде һәм татарларның иҗтимагый, мәдәни вә рухи тормышта булган эшләрен ул югары бәяләде, бердәмлекләрен ассызыклап үтте, РНКАТНО рәисе Надир Хафизовка һәм автономия каршында эшләп килгән крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиевка Сергач районы турында чыгарылган туган якны өйрәнү һәм әдәби альманахның икенче китабын бүләк итте.

Төп докладны, әлбәттә, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты һәм автономия рәисе Надир Мансурович ясады. Ул 20 еллык тарихы булган бу иҗтимагый оешманың яңа форматта оешуының һәм эшли башлавының өстенлекләрен билгеләп үтте, татарлар тормышында зур әһәмияткә ия булган чараларга тукталды, күп милләтле төбәгебездә халыкара дуслыкны ныгытудагы казанышлары һәм уңышлары турында сөйләде. Шул ук вакытта өлкәнең бүгенге социаль-экономик халәтен кыскача анализлады, регионга яңа карашлы һәм яшь җитәкче килү уңаеннан промышленность потенциалын ачыклауга һәм үстерүгә зур игътибар биреләчәген әйтте. “Промышленность җитештерүчәнлеге нижгарлыларның горурлыгы булып тора, бу өлкәдә без Россия күләмендә 8 урында торабыз, ә Идел буе федераль округында – икенчеләр. Дәүләт заказлары исәбенә төбәгебезгә федераль акчалар җәлеп итү аркасында көнкүреш шартларын җайларга зур мөмкинлекләр туа, уртача хезмәт хакы үсә. Регион башлыгы авыл хуҗалыгы үсешенә дә зур өметләр баглый һәм ярдәм ышандыра”, — дип сөйләде өлкә парламентының социаль мәсьәләләр бүлеге рәисе Надир Хафизов һәм барлык якташ-милләттәшләребезнең киләчәк сайлауларга барып, дөрес карар кылуларын үтенде.
Нижегородские татары меджлис в г.Сергач

Шулай ук РНКАТНОның киңәйтелгән күчмә утырышына җыелган өлкә татар активын өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Александр Ефремцев белән Николай Шкилев та, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Ольга Шумакова белән өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та, Спас, Пильна һәм К.Октябрь районы башлыклары Татьяна Бирюкова, Виктор Козлов һәм Рафаэль Ильясов та, Мирзәхләм Абдулганиев та кайнар сәламләделәр, киләчәк сайлаулар-да актив булырга өндәделәр һәм район җитәкчеләре автономиянең киләсе күчмә утырышын үзләрендә кабул итәргә әзер һәм шат булуларын белдерделәр.

— Мин бүгенге Президент һәм илебез белән чын күңелдән горурланам, чөнки акчасызлык һәм башбаштаклылык, чит ил президентларының көлемсерәп илбашыбызны кимсетүләре һәм Россиябезне санга сукмаулары әле дә хәтердә, — диде үз чыгышында Мирзәхләм Гаярович.

Гомерлек педагог, дүрт дистә ел диярлек Шөбиле мәктәбе директоры булып торган Арсланбек ага Аляутдинов президиумга утырган иптәшләргә төбәп, “Туган як” газе-тасын булдыручы һәм күренекле Нижгар татарларының биографик сүзлеге китабының I томын төзүче Рифат Фатех улы Ибраһимовның башлаган эзлекле хезмәтләрен (автобиографик сүзлекнең II томын һәм Нижгар мишәрләренең диалектик сүзлеген) бастырып чыгарырга ярдәм итүләрен үтенде һәм авыл җирендә яшәүче укытучыларга һәм медицина хезмәткәрләренә коммуналь ташламаларны кайтарырга кирәклеге турында әйтте. Соңгы тәкъдимне залда утыручы күпчелек хәтта алкышлап хуплады.

Гадәттәгечә, утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Аманулла кызы Жиһаншинага “Ел хатын-кызы-2017” исеме бирелүе милләттәшләр тарафыннан бу күңелле вакыйгага зур өндәү билгесе куелган кебек кабул ителде.

05.03.2018
Олег ХӨСӘИНОВ.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (7 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 605 просмотров