Үрнәккә лаек белгеч.
Аграр хезмәт һәрвакытта да хөрмәтле кәсеп, чөнки крестьян кешелек дөньясын иң кирәкле ризык – азык-төлек белән тәэмин итә.
Әйе, бүген бу авыр һәм катлаулы хезмәт белән яшь буын аз кызыксына. АПКда, күбесе очракта, совет колхозларында чыныккан тәҗрибәле белгечләр генә хезмәт итә. Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабер МАГҖАНОВ нәкъ шундыйлардан.
Сабер Садек улы 25 апрельдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Дүрт дистә елга якын хезмәт юлын ул Печә хуҗалыгына багышлый. Ерак 1974 елда ул анда гади колхозчы булып эшли башлый.
Яше тулгач, меңләгән яшүсмер кебек үк совет гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, Работки авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштерә һәм диплом алгач,
Печә колхозында эшли башлый, ә 1987 елда шул ук кәсеп буенча югары белем ала.
Үзгәртеп кору чорында колхозлар базар мөнәсәбәтләренә чыга башлый, шуның нәтиҗәсендә күп хуҗалыклар үз эшчәнлекләрен дә үзгәртеп коралар – башка милек формасы алалар.
Печә колхозы да яңача корыла һәм бу хуҗалыкта Сабер Садек улы башта рәис урынбасары, ә 2003 елдан алып СПКны үзе җитәкли.
Күп тапкыр өлкә, район хөрмәт билгеләренә лаек булган җитәкче эшчәнлеге бүген дә үрнәккә лаек.
Печәнең Нариманов исемендәге СПКсы Сергач районында алдынгыларның берсе.
— Сабер Садек улы тәҗрибәле аграрий, ә иң мөһиме — ышанычлы дус. Бүгенге кырыс экономик шартлар крестьян эшчәнлеген төрле яктан сыный, какшата.
Нәкъ менә Сабер кебек, һөнәрен тирән белүче профессионаллар гына заман таләпләрен эшкә җигеп, үз хуҗалыкларын дөрес курс белән алып барырга сәләтле.
Юбилеең белән, дустым! Саулык, эшеңдә уңышлар телим, — ди “Ачка” хуҗалыгы җитәкчесе Харис Хакимов.
— Сабер Магҗанов кебек белгечләр — Сергач төбәге авыл хуҗалыгы терәге.
Ул җитәкләгән хуҗалык озак еллар буе район үсешенә өлеш кертә. Димәк, Сергач районы яулаган Губернатор хөрмәт билгеләрендә дә аның өлеше бар.
Ә иң мөһиме – аның тәҗрибәле эшчәнлеге яшь буынга менә дигән үрнәк булып тора. Мин районның авыл хуҗалыгы идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Сабер Садек улын матур юбилее белән котлыйм!
— ди Сергач район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов.
Сабер Садек улы “Туган як” газетасы редакциясенең дә якын дусты. Милли басма тарафыннан оештырылган һәр чарага диярлек ярдәм итә. Бер төркем эшчеләренә бүләк итеп газетабызны да еш кына яздыра.
28.04.2017
“Туган як” редакциясе.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)