Новый автомобиль Главе администрации с. Шубино(глава местного самоуправления) выделен Администрацией Сергачского района- это огромное событие.
Спас районының сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм эчке эшләр органнары ветераннар киңәшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән пленумда администрация башлыгы Татьяна Бирюкова өлкә ветераннар киңәшмәсе тарафыннан юлланган грамоталар белән Татар Моклокасыннан Афия Салихованы һәм Бозлаудан Фагилә Исхакованы бүләкләгән. Ә концерт өлешендә Татар Моклокасының хоры татарча чыгыш ясаган.
Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада 7 майда “Аджа авыл” төркеме район һәм авыл администрацияләре, мәгариф һәм эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, спорт мәктәбе, “Туган як” һәм “Сельские вести” газеталары ярдәме белән Бөек Җиңү көненә багышланган велопробег оештыра. Катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башланыр, ә 11.30 сәгатьтә велопробег старт алыр. Маршрут ике Рбишча урамнары буйлап үтәр һәм озынлыгы якынча 10 километр тәшкил итәр. Бүләкләү тантанасыннан соң спорт чарасында катнашучыларны солдат боткасы белән сыйларлар.
Пильнада районның хор коллективлары арасында традицион фестиваль үтте. Унга якын катнашучы коллективлар арасыннан җиңүче булып Сафаҗайның “Нур” хоры табылган. Аларны уңышлы чыгышлары белән администрация башлыгы Фәрит Каюмов котлаган һәм авылның мәдәни тормышында зур роль уйнаган Венера Измайлованы туган көне белән тәбрикләгән. Шулай ук Петряксның “Гүзәл” хоры беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган.
Сергач районы Шөбиленең “Оргкомитет” әгъзалары һәр ел май бәйрәмнәре көннәрендә өмәләр оештыра. 7 майда иртән 10.00 сәгатькә шөбилелеләр каберлекләргә төзекләндерү эшләренә чакырыла. Кирәкле кораллар алып килү хуплана. Ә 8 май көннне авыл халкы мәчеткә яңа имам билгеләү турында фикер алышырга җыелырга тиеш.
Уразавыл мәктәбенең башлангыч классларында узган атнада Экология елына багышлап төрле конкурслар, акцияләр үткәрелгән.
Шөбиле администрациясенә район яңа автомобиль биргән.
Камкадан хөрмәтле милләт-тәшебез Равил Мангушевны “Лидер” ФСКсында катнаш көрәш төрләре буенча регионара ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүдә булышлыгы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Кече Рбишчада яшәүче Максут Хәсәновны 85 яшьлек юбилее белән район һәм авыл администрацияләре башлыклары Халит Сөләйманов һәм Наил Хөсәинов котлаганнар, Президентның тәбрик хатын тапшырганнар.
Кочко-Пожарга керә торган Молодежная урамы борылышында буранлы төндә автомобиль янган. Үлем-китем юк.
Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов белдерүенчә, май бәйрәмнәре көннәрендә Ыргуда төзекләндерү эшләре һәм сабан туен үткәрү мәсьәләсен хәл итү максаты белән халык җыены узачак.
Каргадан чыгышы белән булган яшь өметле спортчыбыз Файлә Аймалетдинованың фотосүрәте “Лидер” ФСКсы янындагы зур стендта урын алган.
Сафаҗай хоккей командасы Сеченның “Йолдызлы” боз сараенда үткән “Кубок Присурья” турнирында “көмешле” урынны яулаган.
Атяравыл клубында җирле үзешчәннәр авылдашлары хөр-мәтенә концерт биргән.
Кызьмавылның “Нур аль-Ильм” дини уку йортында имтиханнар сессиясе үтә.
Кече Рбишчада 4 майда зиратлар һәм тирә-яктагы территорияне төзекләндерү максаты белән өмә үткәреләчәк.
Уразавылда традицион өмә 8 майга билгеләнгән. Тирә-як мохитка һәм каберлекләрдәге тәртипкә битараф булмаучылар иртәнге 9 сәгатьтә җирле зиярәт алдында җыелачак.
Семочкида табигый газ кертү проекты дәвам итә. Эшләрне башкаручы оешма белгечләре йорт эчләрендә кирәкле җиһазларны урнаштыра.
28.04.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)