Сабиров Саяр Вафинович (Биография)

Сабиров Саяр Вафинович

Сабиров Саяр Вафинович(21.03.1924- 23.07.2014)(Р.Ф.Ибрагимов,Нижегородские татары.Биографический словарь,2008г)
родился в 1924 г. в селе Петряксы Пильнинского района в семье муллы и учительницы.

В 1938–41 гг. учился в Кочко-Пожарском педагогическом училище.
1941–42 гг. – учитель Медянской средней школы Краснооктябрьского района.
1942–44 гг. – участник Великой Отечественной войны, гвардии ст.лейтенант в составе 136 стрелкового полка, 3 гвардейской воздушно-десантной бригады Западного форонта, в 1944г возвращается на родину по ранению.
1944–45 гг. – зав. методкабинетом Петряксинского роно.
1945–54 гг. – зав.отделом культуры Петряксинского района.
В 1954–58 гг. учится в Горьковской высшей партийной школе.
1958–63 гг. – зам. зав. отделом пропаганды и агитации Краснооктябрьского райкома КПСС.
1963–65 гг. – инструктор Пильнинского райкома КПСС. 1965–69 гг. – завуч Красногорской средней школы Пильнинского района.
1969–84 гг. – директор этой же школы. В 1977 г. удостоен звания заслуженного учителя РСФСР.
В 1992 г. награжден премией им. Кави Наджми газеты «Туган як».

Автор книг»Записки краеведа»(2004),
«Вафа Сабиров»(2005),»Мулла Габдулгаллям Фаизханов»(2005)

Награды и звания:
Орден Отечественной войны I степени,
Медаль: «За отвагу»,
Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.»,
Медаль:«Тридцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.»,
Медаль:«Сорок лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.».

Заслуженный учитель РСФСР,
Почетный гражданин Пильнинского района.

Һәр эштә дә өлгер ул.

Газетабыз укучылары арасында С. Сабиров дип имзалаган язма укымаган кеше юктыр. Аны оештыру чараларында ук катнашуы һәм, чыга башлагач, беренче саннарыннан алып иң актив авторларының берсе булуы күпләргә билгеле.

«Туган як»та гына түгел, күп бүтән басмаларда дөнья күргән язмалары аны гаять оста журналист дип бәяләргә мөмкинлек бирә. «Член Союза журналистов» дигән билгесе генә юк! Әмма билгесез генә булса да, аның «Туган як»ның К. Нәҗми исемендәге журналистик премиясе лауреаты булуы турында таныклыгы бар.



Газета укучылары Сәяр абый иҗатына кагылган тагын бер үзенчәлекне истә тоталардыр: аның күпсанлы язмалары арасында үз кулы белән төшерелгән фотографиясез сыңары да юк. Ә язмалары тематикасы – үзе бер дәрья. Ул төшергән рәсемнәр газета битләрен генә түгел, байтак китап битләрен дә бизиләр. Р. Фаттаховның «Рәшит Ваһапов» китабын гына алыйк: анда Сәяр абыйның дистәләгән рәсеме. Кызганычка каршы, китап авторы фотографияләр авторы исемен яшереп калдырган һәм бу турыда китап кадәр китапта бер генә сүз дә юк. Бу сүзләрне язганда танылган фотограф М. Дмитриев искә төшә. Аны Түбән Новгород һәм Иделнең фотоелъязмачысы (фотолетописец) дип атыйлар. Миңа калса, Нижгар ягын татар тарихына кагылышы белән Сәяр абый фотограф буларак безнең өчен шул ук Дмитриев. Милләттәшләребез, якташларыбыз арасында тагын кем шул кадәр бай тарихи һәм этнографик фотоматериал калдырганы бар? Юк. Шуңа күрә бу байлыкны саклау һәм халыкка җиткерү өчен аны махсус фотоальбом итеп чыгарсак ярар иде. Башкаручы итеп бу өлкәдә берникадәр тәҗрибә туплаган «Мәдинә» нәшрият йортын билгеләргә була.

Узып барышлый гына газетабызның хөрмәтле дуслары каршына сорау куясым килә: бу эшләргә, йөзләрчә мәкалә язар өчен, меңнәрчә фотокарточка ясар өчен Сәяр абый күпме вакыт сарыф итте икән? Бу иҗади хезмәтләрнең күбесе төнлә эшләнгәнлеген исәпкә алсак, никадәр йокысыз төн үткәргән була ул? Мин шәхсән бу мәсьәләнең төбенә төшеп җитәлмим…

Йокысыз төн гомер кыскарта диләр, ә Сәяр абыйга бүген 85! Илаһи үзе изге эшләре өчен аның гомерен компенсацияли түгелме?

Әмма Сәяр абыйның көн яктысында куйган хезмәте дә аз түгел һәм алар халыкка билгеле булырга тиеш дип беләм. Шуңа күрә даһиебез әйтмешли «сүз башым бит шүрәле» дигәндәй белгәнем кадәр аның бүтән яклары турында әйтәсем бар. Алты бинада урнашып, өч сменада (өченчесе – кичке яшьләр мәктәбе) 30 класс-комплектка бүленгән мең укучыны укыткан авыл мәктәбен бүген күз алдына китерү шактый кыен. Узган гасырның 60-70 еллары Сафаҗай мәктәбе иде бу. Аны бүгенге, танылган, макталган хәленә китерүдә директор С. Сабировның роле зур.

– Укытучылар коллективы күптән инде балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү юлында (дәреснең һәр минуты – дәрескә, техник чаралар куллану, авылның үз укытучыларын булдыру) эш алып барса да, мәктәпнең тыгыз, укыту-тәрбия процессының материаль базасы заманча булмавы безгә шактый комачау итә иде.Тиешле урыннарга мәктәпкә яңа бина сорап күп хатлар язылса да, җаваплар безгә шатлык китермәде. Безгә дип проектланган бина бер генә катлы, 320 бала сыешлы гына иде. Мин, ул заманда мәктәп директоры, ул проектны генераль подрядчик итеп билгеләнгән «Горькийоблмежколхозстрой»га илтеп бирсәм дә, өлкә бюджетында акча булмау сәбәпле мәктәп төзелми торды. Шул арада без Пилнә РОНОсы мөдире В.К. Конюхов белән бу бина мәктәп ихтыяҗын барыбер канәгатьләндерәлмәячәк дип тагын бер шундый бина төзүне күздә тотыгыз дип хатлар юнәлттек, – дип сөйли Сәяр абый.

Заман үзгәреп авыл җирендә 2-3 катлы мәктәпләр салына башлауны белгәч, хәзер инде яңа директор Сабиров С.В. өлкә Советына яңа мәктәп бинасы дауларга китә.

Өлкә Советы башкарма комитеты рәисе, СССР Югары Советы депутаты И.И. Чугуновның кабул итү бүлмәсе бусагасын атлап керү белән анда утырган нечкәбил Сәяр абыйга: «Сегодня приема нет», – дип, очрашу булмаячагын белдерә.

Югалып калырга яратмаган Сәяр абый шунда ук:

– Он – депутат, слуга народа, я – избиратель, его хозяин и он должен меня принять, –.ди. Ул заманда әле Сталиннан калган «депутат – слуга народа» дигән фраза авторитетлы иде. Бүлмәсе ишеге ачык булганнан бу сүзләрне ишеткән түрә чыгып:

– Ну-ка, я посмотрю, кто мой хозяин, – дип, Сәяр абый белән исәнләшеп кул бирә һәм кабинетына алып керә…

Шул көнне Сафаҗайда 640 укучы сыешлы 3 катлы мәктәп бинасы салу мәсьәлсе чишелә. Нәкъ шуннан директор өчен инфаркт белән тәмамланган төзү эшләре өстеннән контроль, яңа бинаны җиһазлар белән тәэмин итү һәм яңа шартларда укучыларның һәм укытучыларның хезмәтен оештыру чоры башлана.

Бу чорда укытучылар коллективының куйган фидакарь хезмәте турында аерым язарга кирәктер, нәтиҗәсе исә билгеле: ул мәктәпнең, урта белемнең абруе үсү, күп укучыларның мәктәптән соң югары уку йортлары тәмамлап, беренчедән, авыл тормышының бөтен тармагына югары белемле белгечләр буып кайтулары, икенчедән, тагын да күпләрнең шәһәрләрдә урнашып, төрле җитештерү өлкәләрендә, сәүдәдә, спортта, фәндә эшләп, тормышлары белән канәгать булулары.

Шушы сәбәпләрдән бүген Сафаҗай авылы тулыканлы тормыш белән яши түгелме…

Сафаҗай мәктәбе өчен күп файда китергән Сәяр абыйны (гаепләмәгез) мин таптым. Зур мәктәпнең олы технологы – уку-укыту бүлеге мөдире – завуч итеп аның төсле тормыш тәҗрибәле, киң эрудициясе булган, кеше белән аралаша белгән кеше кирәк иде. Ялгышмаганмын.

Унсигез яшь тулу белән С. Сабировны укытучы өстәле артыннан алып Бөек Ватан сугышына озаталар. Егерме яшьлек десантчы егет яраланып, инвалид булып кайта һәм сигез ел буе төзәлмәгән яраның көн дә, төн дә сызлавыннан сыкранып йөри. Шулай булса да, 1944- елда яңа гына оештырылган Петрякс район Советы башкарма комитетының мәгариф бүлеге методкабинеты, соңрак – мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң Сәяр абый Кызыл Октябрь һәм Пилнә партия райкомнарында хезмәт куя. Калганы сезгә билгеле.

Бүген аның күкрәген Бөек Ватан сугышы солдатының орден-медальләре генә түгел, тыныч заманда лаек булган бүләкләр, алар арасында «РСФСРның атказанган укытучысы» билгесе, бизи.

1969 елда мине Кызыл Октябрь партия райкомына эшкә чакыралар, киңәшең нинди булыр дип эндәшкәч, ул миңа «Дөньяның ничек барганын белгең келәсә», бар, диде. Мин киттем һәм озак та үтмичә дөньяның ничек барганын татыдым.

Сабиров Саяр Вафинович юбилей

Ярты гасыр буе диярлек арада безне Сәяр абый белән дуслык хисләре бәйли. Халык әйтмешли, аның белән сүз килә, әңгәмә темасы нинди генә булмасын – ул ачык сүздән, ачык фикердән гыйбәрәт була. Аның белән һәр очрашудан соң мин һәм рухи, һәм информацион яктан баеп кайтам. Һәм еш кына Сәяр абый белгәннәрне язып алсаң, бу үзе бер энциклопедия булыр иде дип уйлап куям.

Аның белем чыганагы – китап. Китапханәсе – хәйран! Белемен саклагычы – аның дәрьядан тирән һәм киң хәтере.

Ә кулларга? Аның бал кугычы күптән механикалаштырылган, өенә су үзе ясаган система белән кертелә һәм чыгарыла, бәрәңге бакчасындагы буразналар идеаль туры, орлыклар арасы циркуль белән сызгандай тигез, күзләре бер тиенлектә. Бүтән кәсебе булмаса, ул фотография белән шөгыльләнеп тә тамак туйдырыр иде.

Музыкаль сәләте – сезне кызыксындырган җырның көен исенә төшереп, аны ноталар белән кәгазьгә салырлык. Район сәхнәсендә В.И. Ленин ролен уйнарлык артистлык таланты да булган аның.

Бер карашка «грузный» булуына кармастан, Сәяр абый бүген дә терекөмеш төсле хәрәкәтчән, җитез кеше. Бу сыйфатын саклап калырга аңа озак еллар буе көнгә ике мәртәбә Петрякс–Сафаҗай юлын узу ярдәм иткәндер.

Менә шундый ул замандашыбыз, минем якын дустым Сәяр Вафа улы Сабиров. Олы юбилеең белән, дускаем!


Рифат Ибраһимов,
Главный редактор газеты «Туган як»



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.