Хәйдәр Бигичев

Бигичев Хайдар АббасовичБигичев Хайдар Аббасович(биография)(Р.Ф.Ибрагимов,Нижегородские татары.Биографический словарь,2008г)

родился в 1949 с. Чембилей(Чүмбәли авылы) Краснооктябрьского района,Нижегородской области в семье механизатора.

По окончании средней школы три года служил в армии.
В 1971 г., после встречи с известным татарским певцом Фахри Насретдиновым, гастролировавшим в те дни в районе,
был решен вопрос о зачислении талантливого самородка в Казанскую консерваторию.

После учебы в 1977 г. Бигичев был приглашен солистом Татарского театра оперы и балета им. М. Джалиля.

Здесь расцвел талант певца, одаренного голосом широкого диапазона (драматический тенор).
Он поднялся до уровня блестящего исполнения партий классических татарских, русских и европейских опер.

После Рашида Вагапова и Ильхама Шакирова он поднял на новую высоту исполнение татарских народных и авторских песен,
блестяще исполнял песни Сайдашева, Жиганова, Музафарова, Яхина.

Хайдар Бигичев татарский концерт

Бесподобно в его исполнении звучали «Керим әле урманнарга», «Китмә, сандугач», «Ялгыз агач» и многие другие.
Народный артист ТАССР (1980), заслуженный артист РСФСР (1986),
лауреат Государственной премии ТАССР им. Г. Тукая (1984).
Похоронен в Казани 1998 г.
В селе Уразовка Нижегородской области Краснооктябрьского района 15.07.2016г открылся мемориальный комплекс выдающимся татарским исполнителям Хайдару Бигичеву и Рашиду Вагапову Мемориальный комплекс выдающимся татарским исполнителям Хайдару Бигичеву и Рашиду Вагапову.



Хәйдәр Бигичев(биографиясе).Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара.

Хәйдәр Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.

Хәйдәр Бигичев мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә.

1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә.

Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Горурланырлык шәхесебез ул безнең

Хәйдәр Бигичев белән хушлашырга дип Казанның М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрына агылган халыкның саны ул көнне иксез-чиксез кебек күренде. Шунда кайберләре бу күренешне тагын бер Нижгар татарларының бөек улы, татар халкының шулай ук яраткан җырчысы Рәшит Ваһаповны соңгы юлга озату белән тиңләделәр. Димәк, безнең бу якташ-җырчыларыбыз, мәңге горурланырлык шәхесләребез, үзләренең кыска гомер кичерүләренә карамастан, эчкерсез иҗади хезмәтләре белән татар халкының абруен казанып өлгергәннәр. Шуңа күрә, милләттәш мөселман кардәшләребезнең кечесеннән алып олысына кадәр, иң гадисеннән алып, иң олы түрәләренә кадәр Рәшит һәм Хәйдәрне соңгы юлга озатырга баруларын үзләренең изге бурычлары дип санаганнар булса кирәк…

Хайдар Бигичев.Опера Джалиль

Менә безнең халык турында, шул исәптә, Татарстанда яшәп, профессиональ эшчәнлекләрендә шактый үрләргә ирешкән кайбер шәхесләребез хакында күренекле язучы, драматург, Г. Тугкай премисяе лауреаты, Татарстанның халык депутаты Туфан Миңнуллин фикере: “Татарстаннан читтәрәк яшәгән Нижгар татарларының ни җитте генә кешеләр түгеллеген ул якларга баргач белдем. Ураз, Рбишча авылларында, Рәшит Ваһапов туган авылда – Актукта булдым. Сөйләштем, тыңладым, күзәттем һәм бу якта үзенә бер төрле кешеләр яшәгәнен аңладым. Телләрендәге үзенчәлек гаҗәпләндермәде мине – анысы инде цыкылдап торган татар теле. Әмма кешеләрнең холкы бүтәнчәрәк.

Горурлар, әз-мәз тәкәбберлек тә бар. Бүтәннәр белән сөйләшкәндә бик ук чишелеп китмиләр. Әйтәсе сүзләренең яртысы күңелләрендә кала. Синең белән сөйләшә башлап, бер-ике сүз әйтешүгә кем икәнлегеңне белеп алалар. Ахмак икәнеңне сизсәләр, сине мыскыл итебрәк сөйләшәләр. Акыллы икәнеңне белсәләр, хөрмәт белән карыйлар. Ләкин бер очракта да дәрәҗәләрен төшермиләр. Бу сыйфатны мин Казанда Нижгар ягыннан килүче татарлар белән очрашканда да нык сиздем. Заманында Балтач һәм Буа районнарында райкомның беренче секретаре булып эшләгән Рфыйкъ Фәесханов үзе генә дә ни тора иде! Бары тик бер-ике тапкыр очратып та, яратып өлгердем мин аны. Шундый шәп кешенең үлемен ишеткәч, бик авыр булды. Рәшит Ваһаповның да үлемен бик авыр кичердем. Хәер, мин генә микән, бөтен татар халкы өчен зур югалту иде ул.

Хайдар Бигичев и Рамиль Курамшин

Татар халкының бөек җырчысы Хәйдәр Бигичев турында язганда, аның туган ягы, шул якның кешеләрен искә алуым очраклы түгел. Шул якның баласы иде ул, шул як кешеләренең холкы иде аңарда. Горур. Әз-мәз генә тәкәббер дә. Кемгә булса да ярарга тырышып, дәрәҗәсен төшерергә теләмәгән җан. Үз кадерен үзе белгән шәхес. Бәлки, аның да йомшап киткән чаклары булгандыр, Хәйдәр белән еш аралашкан кеше түгел мин.

Әмма очрашып фикер алышканда аның кистереп сөйләшүе миңа ошый иде. Җырлаганда да ул, сәхнәдә башын югары тотып, сабан туйларында беренче булып килгән нәселле чабышкы сыман басып тора иде. Җырларның саллыларын гына сайлап җырлый иде.

Җыен шырдый-бырдыйлар аның тавышына гына түгел, холкына да, хәтта гәүдәсенә дә ят иделәр. Әйе, тамак хакына җырлау заманына эләкте шул Хәйдәр. Минемчә, аның горур җаны моңа ризалашмады. Талант иясе бәргәләнде, өзгәләнде һәм…




Бөек җырчы иде Хәйдәр Бигичев. Иде дип язу авыр. Ләкин бер юаныч бар – ул туган як җырлы, моңлы як, бәлки, татар халкына тагын да талантлы кешеләрне үстереп бирер, Аллаһ боерса».

Әйе, Хәйдәрнең үлеме аяз көндә күк күкрәгәндәй бөтен татар халкын тетрәндерде, зур кайгыга салды. Аеруча бу зур югалтуны аның якташлары авыр кичерде. Чөнки ул безнең, Сергач-Нижгар мишәрләренең, горурланырлык шәхесебез иде. Һәм без аны һич кенә дә онытырга тиеш түгел.

Олег Хөсәинов



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.