Изге йорт, изге Садек абзи йорты… Бу сүзләр Нижгарда гына түгел, аннан читтә яшәүче мөселманнарга да яхшы таныш. Садек абзый 1845-1886 елларда яшәгән Куйсуы (Овечий Овраг) авылындагы йорт турында безнең төбәгебездә генә түгел, чит илләргә дә билгеле, бу изге дин әһелләребез яшәгән урын-җир. Бу авыл безнең яклардагы беренче мәдрәсәсе белән дә билгеле, андагы уку йорты турындагы мәгълүматлар 1806- елларга карый.
Оренбург Диния нәзарәте указсыз муллаларның эшчәнлеген тыйгач, бу авылда Абдулҗәлил хәзрәт авылдагы мәктәп нигезендә тагын дүрт хәлфәне бу эшкә өндәп, төбәгебездә булган беренче мәдрәсәне оештыра, шул вакыйга белән беррәттән милли-рухани хәрәкәт тә көчәеп китә.
Бу ХIХ- гасырның сиксәненче елларына кадәр дәвам итә. Бу уку йорты, Кадими мәдрәсә атамасына таянып, русчалатып Академия исеме белән тарихка кереп калган. Бу Академияне тәмамлаган шәкертләр бик югары бәяләнгәннәр, чөнки монда ислам нигезләре, шаригать кануннары, төрек, гарәп, фарсы телләре буенча төпле белем бирелгән. Шушы мәдрәсә белән бәйле йорт-җир дә, хәлфә, мөгаллимнәрнең каберләре дә изге дип йөртелә.
Авыл атамасына килгәндә, безнең мишәр диалектында куй бик таныш һәм төп хайваннарыбыздан санала. Шуңа күрә бу исемне, терлекчелек белән шөгыльләнгән көтүче кабиләләр Пьяна үзәнлекләренә җәелгән көтүлекләрдә куйлар эчерергә кулай баткаксыз суларына карап кушканнар дигән риваятьләр бар. Бу үзәнлекләр Вязовкадан алып Мамешовога кадәр мишәрләрнең көтүлекләре булган. Соңыннан елганың бу ягына күченеп утырган авыллар көтүлекләрне ала бара һәм куй көтүләре утары булып торган авылга Куйсуы дип исем бирәләр.
Садек абзыйларның нәселе Бизәки бабайдан башланганы билгеле, бабалары Биккинә, аның улы Бикмөхәммәт, аның улы Абдулҗәлил, аның улы Юныс, ә Юныс бабайның улы Садек абзый. Югарыда язып үткәннәр барысы да дин әһелләре һәм үз гомерләрен укыту эшенә багышлаганнар. Юныс улы Садек абзый да бөтен гомерен шушы уку йортына багышлый. Ризаэддин Фәхреддин «Асар» китабында Хәбибулла бине Әлхөсәен бине Габделкәримгә кагылган бүлегендә:
«…Эшен дәвам итүчеләр: угылы Габделгалим, Габделҗәмил бине Бикмөхәммәд әл-Куйсуый һәм углы Мөхәммәдюныс әл-Куйсуый һ.б.» дип яза.
Садек хәзрәт ике тапкыр изге Мәккәгә хаҗга барып кайта. Ул заманда җәяү барганнар, барып килүенә ике ел ярым үткән. Икенче баруында әнисен алып барган, төрле хәлләргә очраганнар, күбесенчә карт кешене күтәреп йөртергә туры килгән.
Садек хаҗи шифалы, ягъни даруга яраклы үләннәр белән халыкны дәвалаган, моның өчен кемнән дә түләү алмаган.
Бу изге җан иясен үзе исән чакта үк инде, «ул Аллаһи адәм» – дип әйтә булганнар.
Бу вакыйгалардан соң төрле хәлләр булып үткән, шундый диндар авыл 1936- елда мәчетсез дә кала, тик 1990- елда гына яңа мәчет төзелә.
Ил буенча барлык җирләрдә мәчетләрне җимергән, дин әһелләрен кулга алган Совет хөкемдарларының бу Изге йортка тотынырга батырчылыклары җитмәгән.
Халык сөйләве буенча бу йортка салым алырга кергән адәмнең авызы кыйшайгач, салым сорауны да туктатканнар.
Бу йортта хәзер берничә бүлмә, тик бер бүлмәсе Садек хәзрәт яшәгән һәм кулланган җиһазлардан тора.
Ул яткан карават, өстәле, хаҗдан алып кайткан сандыгы, үз кулы белән язган Корьән сүзләре, дисбесе, кызыл төстәге фал китабы һәм башкалар.
Бу йорттан халык өзелеп тормый дип әйтергә була.
Әнвәр Камалетдинов