«По следам сказок Г.Тукая»
Конкурс детских рисунков по произведениям Габдуллы Тукая «По следам сказок Г.Тукая»-всем кто любит татарскую народную культуру,историю и национальные традиции.
«По следам сказок Г.Тукая» проводится в рамках мероприятий, посвященных 134-летию со Дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая.
Әле ел башында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь районының “Сельские вести” газеталары белән берлектә “Нигеземә кайтып барам” дип аталган зур проект игълан иткән иде. Проект кысаларында берничә номинация буенча конкурслар оештырылды.
Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре, “Минем туган авылым” темасына иншалар, шигырьләр һәм презентацияләр, “Минем яраткан әнием” темасына рәсемнәр, иншалар һәм кул эшләре, “Минем шәҗәрәм” конкурсларында 200дән артык кеше катнашты, шуларның күбесе балалар булды, әлбәттә, олылар да, коллективлар да бар иде. Кайберләре берничә номинациядә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте.
Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбеннән Карина Закирова, Татар Моклокасы мәктәбе укучысы, бозлаулы Эльвина Талипова, чыгышы белән Сафаҗайдан булган, Татарстанда гомер итүче якташыбыз Әлфия ханым Гыймадиева берничәшәр номинациядә катнаштылар.
Иң күп эшләрне Татар Моклокасы мәктәбе тәкъдим итте, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишча, Камка мәктәпләре зур активлык күрсәтте. Тулаем алганда, проектның географиясе киң булды – Түбән Новгородтан алып һәр татар авылына кадәр. Мәктәпләр, бакчалар, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары, аерым кешеләр – кем дә якта калмады, бик күп иҗади шәхесләрдә кызыксыну тудырды бу бәйге. Әлбәттә, мондый активлык шатландыра, димәк, телебез, мәдәниятебез югалмый, әби-бабайлар онытылмый.
18 май көнне Уразавыл мәдәният йортында шушы зур проектны йомгаклау буенча зур мәдәни чара булып үтте. Аны югарыда әйтеп үткән оештыручылар өлкә һәм районара “Ак калфак” оешмалары белән берлектә уздырдылар.
Залда барлык эшләрнең күргәзмәсе оештырылган иде. Тантанага проектта катнашучыларның күбесе, шулай ук кайбер мәктәпләрдән иҗади коллективлар килде.
Бәйрәмне автономиянең башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин алып барды. Иң башта ул “Туган тел”не белүче барлык укучыларны сәхнәгә чакырды һәм алар шушы татарларның гимнын башкарды. Зал да аягүрә басып кушылды, ә башлап Карина Закирова җырлады.
Пашат балалар бакчасы-башлангыч мәктәпнең “Шатыр-ботыр” фольклор төркеме Тукайга багышланган бик матур музыкаль композиция башкарды. Аннары халыкны бу иҗат бәйрәме белән Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, район администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова, “Сельские вести” газетасы редакторы Рауф Ваһапов, “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина сәламләделәр һәм һәрбересе бу бәйгенең мөһимлеген билгеләп, катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Кичә бүләкләүләр һәм иҗади чыгышлардан торды. Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны “Туган як”, “Сельские вести” редакцияләре һәм автономия вәкилләреннән торган жюри алдан билгеләгән иде.
Шулай ук барлык җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Минем туган авылым” номинациясендә катнашучылар арасыннан алты кеше “Туган як”, ике кеше “Сельские вести” газеталарына ярты еллык подписка белән бүләкләнде.
Һәр номинация буенча бүләкләүдән соң иҗади чыгышлар булды. Камка, Татар Моклокасы, Зур һәм Кече рбишча, Яндавишча һ.б. мәктәп укучылары җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аеруча Петрякс урта мәктәбен билгеләп үтәргә кирәк. Алар берничә номер әзерләгән иде, күптән түгел тектергән яңа милли костюмнары гына да күз явын алырлык, югары профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән һәрбер номерлары кайнар алкышларга күмелде.
Бу чара бик зур булганлыктан, бераз аңлашылмаучанлыклар, хаталар да килеп чыкты – кемнәргәдер Дипломнар, бүләкләр җитмәде, үпкәләүчеләр дә булгандыр. “Борчылмагыз, барысы да төзәтелер, соңарып булса да, бүләкләр ияләренә тапшырылыр”, — дип ышандырды Илдус Ханяфиевич.
Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, аеруча өлкә татарлары автономиясенә кабат зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алда да шулай милли мәнфәгатьләребезне кайгыртып, бергәләп эшләргә язсын.
26.05.2017
Наилә ТАҺИРОВА.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия