Депутаты посетили Пильнинский район Нижегородской области.
Депутаты Законодательного Собрания Нижегородской области Валерий Антипов и Вячеслав Аксиньин посетили с рабочим визитом Пильнинский район Нижегородской области.
Визит начался с осмотра земельного участка в р.п.Пильна, предназначенного под строительство ФОКА. Депутаты оценили проект строительства.
Далее депутаты посетили село Красная Горка(Сафажай) осмотрели сельский дом культуры, хоккейную площадку, автодорогу, которая была отремонтирована в прошлом году, при содействии депутата Валерия Антипова.
Кроме того, парламентарии посетили местную школу. Они осмотрели спортивный зал, который нуждается в ремонте.
Депутатами было принято решение оказать необходимую помощь в его восстановлении.
Районнарда
Сафаҗайда депутатлар
Пильнага эшлекле визит вакытында өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов белән Вячеслав Аксиньин район түрәләре белән бергә булачак ФСК астына мәйдан караганнар һәм Сафаҗайга да юл тотканнар. Анда алар авыл башлыгы Фәрит Каюмов белән очрашып, хоккей кордын, мәдәният йортын, мәктәпне караганнар һәм депутатлар ярдәме белән ремонтланган юлның сыйфатын тикшергәннәр.
Ыргуда сабан туе
Кнәген районы Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов белдерүенчә, Ыргуда сабан туе көне 8 июльгә билгеләнгән. Милли бәйрәмнең оештыру комитеты рәисе итеп клуб мөдире Салех Ибраһимов сайланган. Шул ук көнне Ыргуның 400 еллыгына багышлап, “Авыл көне” чарасы үткәрүе дә күздә тотыла икән.
Бу чараларга ярдәм кулы сузучыларның хәйрия гамәлләре хупланачак.
Моклокада юбиляр
Спас районы Татар Моклокасында яшәүче Әминә Закерованы 90 яшьлек юбилее белән район администрациясе башлыгы ярдәмчесе Татьяна Балясникова, авыл башлыгы Салех Щегалев һәм социаль хезмәткәр Найлә Кинзябаева котлаганнар, Президентның тәбрик хатын һәм бүләкләр тапшырганнар.
Әминә апаның тормыш иптәше Хәсән абый сугыш ветераны, алар бергә 70 ел гомер итәләр инде һәм авылда үрнәк гаилә өлгесе булып торалар.
Уразавылда бәйрәм чарасы
Кызыл Октябрь районында Халыкара гаилә көне уңаеннан 50 ел бергә гомер итүче Әндәрҗановлар (Уразавыл), Пашаттан Садековлар белән Әндәрҗановлар, Зур Рбишчадан Хакимовлар гаиләләрен бәйрәм белән җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, социаль яклау үзәге директоры Нелли Садретдинова һәм башка бүлекләр җитәкчеләре котлаганнар һәм грамоталар тапшырганнар. Чара кысаларында яшь гаиләләр арасында конкурс та оештырылган булган.
Авылларда.
Атяравылның Кооперативная урамына җирле СПК һәм администрация бергәләшеп вак таш түшәү эшләрен башлаганнар.
Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Ишавыл тарихи мәчетенең 150 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 9 июльгә күчерелә, ә программасы әлегә шулай ук кала.
Грибанның “Бергәлек” мәче-тен ачу тантанасы 2 июльгә билгеләнгән.
Камка авылы үзәгендә халыкны гадәттән тыш хәлләр турында белгертүче һәм шул сәбәпле кирәкле инструкцияләр таратучы махсус система урнаштырылган.
Кочко-Пожар хастаханәсенең дәвалау бүлеге яңадан авыруларны кабул итә башлаган, ә теш кабинеты, табиб Оксана Лазарева укырга китү сәбәпле, вакытлыча эшләми.
Красный Остров мәдәният йортына яңа җиһазлар һәм аппаратура кайгырту өчен өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Валерий Антипов фондыннан ярдәм күрсәтеләчәк.
Мөтеравыл клубында узган шимбә көнне җирле үзешчәннәр сергачлы Кирилл Горбуновка ярдәм җыю максаты белән Хәйрия концерты биргәннәр.
Сафаҗай хоккей командасы өчен 7 майда Сеченның “Йолдызлы” боз сараенда узган турнирда КХЛның “Металлург” (Новокузнецк) яшьләр командасында уйнаучы Дамир Хайретдинов чыгыш ясаган.
Семочкиның сугыш ветераны Җәфәр Бәдретдиновның тол хатыны Азизә апага яшәү шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырылган.
Татар Моклокасы администрациясе башлыгы Салех Щегалев белдерүенчә, сабан туе биредә 15 июльгә билгеләнгән.
Уразавылның Советская урамында яктырту баганаларын алмаштыру эшләре бара.
Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаэль Айнуллин мәгълүматы буенча, авылның Колхозная урамына якынча 1 километр яңа асфальт салыначак. Эшләр июньдә башланыр дип көтелә.
26.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия