Позади школьные годы, впереди целая жизнь.
Ребята! Вот и пришел день прощания со школой! Пролетели эти годы
удивительно быстро. Они многому научили вас. Было всякое, но
хочется, чтобы в памяти о годах, проведенных в школе, остались только
приятные и светлые воспоминания. Не будем грустить. Пусть ваша
жизнь будет веселой и звонкой, как школьный звонок.
Агымдагы атнада чыгарылыш класс укучылары өчен тантаналы рәвештә соңгы кыңгырау яңгырады. Шул уңайдан мәктәп белән саубуллашучыларның дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, төкле аяклары белән олы тормышка атлауларын телибез. Ә атна азагыннан ният кылып уразага керешүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзе сабырлыгын һәм түземлеген биреп, кылган догаларын, башкарган изге гамәлләрен кабуллардан кылсын иде.
Шәхсән безнең өчен дә июнь борчулы һәм сынаулы айлардан санала, чөнки агымдагы елның II яртысына “Туган як”ка подписка төгәлләнәчәк. Ә безнең өчен мөһим булган бу кампания нинди нәтиҗәләр бирәчәген, халкыбызның ана телебезгә карашын зур дулкынланулар белән көтеп торабыз, хәтта бу өлкәдә шактый эшләр алып барсак та.
Сергач типографиясе газета-бызның иң күптәнге һәм тугры дусларыннан булган Вафа Абдулла улы Камалетдиновның редакция ярдәме белән 200 данә исәбендә беренче шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Әле генә “табадан төшкән” һәм балаларга багышланган бу күчтәнәчне автор иң беренчеләрдән туган авылы Сафаҗай мәктәбендәге “Соңгы кыңгырау” тантанасында кыскача презентацияләде һәм дистәләгән иҗади хезмәт җимешен бүләк итте. Белгәнебезчә, Вафа Абдулловичның тагын шундый 7-8 тематик җыентык чыгару нияте бар әле.
Редакциянең яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзина “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы инициативасы белән Башкортостанда оештырылачак “Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә” исемле бәйрәмгә чыгып китте. Бу чараның максаты – тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнү ысулларын пропагандалау.
Чыгарылыш класс укучыла-рының өмет-хыялларын, изге Рамазан аенда ураза тотучыларның хәтем-догаларын, безнең тиражыбызга багланган ышанычларыбызны, хөрмәтле Сафаҗай шагыйренең ният-планнарын, эшлекле иҗади сәфәргә чыккан хезмәткәребезнең юлын Аллаһы Тәгалә хәерлеләрдән юрасын иде.
Бу атнада Сергач район хакимияте вәкилләре Шөбилегә барып, җирле мәктәп язмышы тарафлый халык җыенында катнаштылар һәм анда укучылар саны аз булу сәбәпле, аны ябарга килештеләр, ә укытучыларны эш белән тәэмин итәргә ышандырдылар.
Һәм соңгысы. 6 июньдә редакция хезмәткәрләре Ыргуга чыгып, базар мәйданчыгы каршында җирле халык белән очрашачак, ә “Туган як”ка язылучыларны кечкенә генә күчтәнәчләр белән бүләкләячәкбез.
Священный месяц Рамадан,начало поста у мусульман
Мусульманские традиции,обычаи и праздники
26.05.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия