Таравих намаз в селе Шубино

Имам мечети села Шубино Гаяр хазрат Мустафин

Таравих – намаз совершается в месяц Рамазан после обязательной ночной молитвы (иша) и длится до появления зари.
Намаз таравих желательно читать коллективно (джамаатом).Эта молитва совершается каждый день в течение всего священного месяца Рамадан.

В таравих-намазе обычно совершают 8 ракаатов (4 намаза по 2 ракаата),лучше выполнить 20 ракаатов (10 намазов).

Шөбиле мәчетендә тәравих намазы.

Көтеп алынган сөенечле ай

Ел буе көтеп алынган уразаларыбызны тотар, иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашар, мул табыннарда ифтар кылыр, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыр ай – Рамазан ае тәмамланып килә.

Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәт галәйһис-сәлам бу ай хакында болай дип әйткән: «Рамазан кергәч, җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла, шайтаннар хәрәкәттән мәхрүм була». Безнең якларда да, Аллаһыга шөкер, үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кеше чын күңел белән шатланып, шөкер итеп Рамазан аен тәравих намазларын укып каршы алдылар.

«Рамазан ае ничек узып бара?» – диеп Шөбиле авылына барып, вакытны «тәравих» намазына туры китереп, Шөбиле мәчете имам-хатыйбы Гаяр хәзрәт Мостафин белән сөйләштем.



– Бар җиһанны нурга коендырып, безгә тагын да Рамазан аен каршыларга Аллаһ Тәгалә насыйп иткән, – дип сүзен башлады Гаяр хәзрәт. – Чөнки бу айда без ураза тотабыз. Рамазанда тотылган уразаларның савабы шулкадәр күп, аны бернинди үлчәүгә дә сыйдырырлык түгел. Уразалы кеше кулына, теленә, күзенә дә хуҗа була белергә, кешеләр белән ызгышмаска тиеш.

Бүгенгесе, әлхәмдүлилләһи мең шөкер, мәчетебездә биш вакыт намаз укыла. Менә, үзегез күргәнегезчә, тәравих намазына унбиш кеше килгән, шундый ук хисапта хатын-кызларыбыз да йөри. Җомга көнне намазга йөрүчеләр саны арта, әлбәттә. Шулай ук җәй айларында шәһәрләрдән килгән авылдашларыбыз да мәчетебезгә күпләп йөриләр.

Мәчетебез газлаштырылган, бөтен уңайлыклары бар. Мәчеткә йөрергә теләгән кеше өчен һаман да ишекләр ачык. Ярдәм сорап килгән кешеләрне дә беркайчан буш кул кайтарып җибәрмибез, хәлебездән килгән тик булышабыз.

Мечеть в селе Шубино

Авылыбызда ураза тотучылар саны бихисап, һәр гаилә ифтар мәҗлесләре уздыра диярлек. Мәҗлесләр күркәм итеп, мул табын артында, хатемнар укып уздырыла.

Авылыбызда Рамазан аенда тәртипсез кылынып, аракы, сыра эчеп йөрүчеләр саны бөтенләй юк диярлек. Үзгә айларда да шулай буласы дип ышанасы килә. Уразалы вакытта начар сүз сөйләп, кычкырып-акырып йөрергә ярамый. Әгәр берәү сиңа начар сүз әйтергә яки синең белән ызгышырга теләсә, син аңа: «Мин уразалы» дип әйт тә, борылып кит.

Мужчины намаз в селе Шубино

Озак түгел Нижний Новгород шәһәре һәм Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов та мәчетебездә булып кайтты. Ерак араны якын итеп, хәлләребезне белеп торган өчен зур рәхмәтләр белдерәсем килә. Һәркемгә тынычлык һәм бәрәкәт телим: «Раббым ачлык һәм сугыш афәтләрен җибәрмәсен, бала хәсрәтләрен күрсәтмәсен», – дип сүзен тәмамлады Гаяр хәзрәт Мостафин.

Женщины намаз в селе Шубино

Утыз бер ел инде Шөбиле мәчетендә хезмәт итә Гаяр хәзрәт. Авылдашлары да аның турында тик җылы сүзләр генә әйтәләр. Шулай ук Гаяр хәзрәтнең булышчысы булып мәчет мәзине Хәсәнов Равил Әвзәл улына һәм «завхоз» эшләрен алып баручы Абдуллин Мигъдәт Абдулла улына да рәхмәтле авыл халкы. «Үз эшләрен бик тәртипле, чын күңелдән алып баралар», – ди алар турында авылдашлары.

Ә инде тавыш көчәйткеч аша мәчеттә намаз укуы бөтен Шөбилегә яңгыравын ишетеп, хәйран каласың. Мондый тәҗрибәне башка авылларда булган мәчетләргә дә аласы иде.

Наил Хәсәнов



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.