«Нет наркотикам. Я выбираю спорт!» Нижегородский областной спортивный фестиваль,школьная команда по волейболу
села Камкино заняла второе место.
Камка мәктәбе малайлар командасы “Нет наркотикам!” Бөтенроссия акциясе кысаларында Сергачның “Лидер” ФСКсында үткәрелгән волейбол буенча район чемпионатында икенче урынны яулап кайткан.
Каргада яшәүче Дәүләт бүләкләре иясе Хайдәр Сабировны 80 яше белән Яндавишча хакимияте башлыгы Рафаэль Ильясов һәм авылның социаль хезмәткәре Гөлсинә Бәдретдинова котлаганнар, Хөрмәт грамотасы һәм бүләкләр тапшырганнар.
Сафаҗай клубы хезмәткәрләре авылның күп балалы әниләренең фотосурәтләрен һәм исемлекләрен туплаганнар. Алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Сафаҗай движение!!!” төркемендә танышырга мөмкин.
Уразавылның район администрациясендә Муниципаль хезмәткәрләр көненә багышлап шашка буенча турнир үткәрелгән. Ә иртәгә Абдулвәдүт Махмутов истәлегенә багышланган ярышларга шахматистлар җыелачак.
Ишавылда җирле мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан 7 июльдә үтәчәк бәйрәм чараларының төп спонсорлары Әнвәр Баширов һәм Хайдәр Хәсәнов булырлар.
Кочко-Пожар хоккей кордын җәй айларында кулланырга җыеналар. Авылның спорт активы биредә мини-футбол һәм волейбол уйнар өчен уңайлыклар тудыра.
Уразавыл мәдәният йортында 26 апрельдә авыллардагы отчет концертларга йомгак ясап, зур гала-концерт үтәчәк. Бу хакта милли районның мәдәният бүлеге рәисе Максут Яруллин белдерде.
Рбишчадан Олимпия уеннары чемпионы Алия Мустафина “Спорт FM” радио эфирында чыгыш ясаган.
Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдинов ышандырганча, Җәмигъ мәчетенең түбәсен ябу эшләре бу атнада тәмамланырга тиеш.
21.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
Бу рубрикада чыга торган яңалыкларны ял көннәрендә “Татар радио”сы эфирында да тыңларга мөмкин.