Татарские сёла Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.
Татары Нижегородской области или мишаре — тюркский народ, проживающий компактными группами в Припьянье.
В Нижегородском крае татары появились вместе с золотоордынским беком (князем) Секиз-Беем в 1376 году, отделившись от Золотой Орды и перешедшими на сторону московского князя.
В 16-17 веках сергачские или тогда — курмышские татары упоминаются в летописях в связи с привлечением их на военную службу.
Центр татар в Нижегородской области — село Уразовка, являющееся центром Кранооктябрьского района. Татарское население в нём составляет подавляющее большинство. Также татары проживают в Сергачском, Сеченовском, Спасском и Пильнинском районах Нижегородчины.
Кыска хәбәрләр
Сергач районы Земство җыены каршындагы Яшьләр палатасы районның актив позицияле егет-кызларын 21 февральдә агротехникум базасында үтәчәк конференциядә катнашырга чакыра.
Кызыл Октябрь районы мәктәпләренең 8 һәм 10 класс укучылары арасында читтән торып “Ел укучысы-2017” конкурсы игълан ителде.
Тукай клубында Студентлар көне ягъни халык телендә Татьяна көне дип йөртелгән бәйрәм уңаеннан җирле фермерлар авылның дистәгә якын хатын-кызларына чәй табыны оештырганнар.
Пильна районы Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов хәбәр итүенчә, биредә Җәмигъ мәчетенең түбәсен алмаштыра башлаганнар.
Кочко-Пожар клубы дирекциясе үзе эшләп туплаган һәм аз гына берничә авылдаш кушкан акчага зур телевизор сатып алган.
Кызьмавылдан “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасында катнашу өчен Колхозная урамына ремонт ясау проекты әзерләнгән.
Куйсуыннан изге Садек абзый йортына илтә торган юлга якынча 300 метр асфальт салу проектын әзерләгәннәр.
Куйсуы(село Овечий Овраг)
Священный дом Садек-абзи Абдулжалилова(село Овечий Овраг)
Красный Остров администрациясе өлкә комиссиясенә ике проект юллаган — җирле мәдәният йортына ремонт ясау һәм Ленин урамына якынча 900 метр асфальт салу. Өлкәнең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры Роман Любарский белдерүенчә, конкурс комиссиясенең проектларны сайлап алу утырышы 31 мартка билгеләнгән.
Зур Рбишча мәдәният йортында җылыту системасы туңган.
Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов хәбәр итүенчә, аның карамагына кергән җиде авылда даими яшәүчеләр саны 2599 кеше, ә район үзәгендә якынча 1708 кеше тора.
Суыксуда 10 аграр предприятие эшчәнлек алып бара.
Кече һәм Зур Рбишча мәк-тәпләрендә 273 бала укый.
Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрдәнов әйтүенчә, 1 мартта җирле клубта “Туган як моңнары” өлкә ансамбле бушлай концерт бирәчәк. Башлана 17.00 сәгатьтә.
Уразавылның Сечен борылышыннан алып Атяравылга кадәр сузылган әйләнеш юлында, ниһаять, утлар яна башлады.
Бозлау клубы базасында һәр ел үткәреләчәк “Сәламәтлек көне” 23 февральгә билгеләнгән. Чаңгыда шуучылар өчен чәй табыны да оештырылачак.
10.02.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)