В селе Пошатово мероприятие «Бишек туе» на базе детского сада.
Очень важно с детского сада воспитывать у детей любовь к истории, национальным традициям и обрядам татарского народа.
В мероприятии участвовали работники дошкольных учреждений Краснооктябрьского, Сергачского районов, руководитель комитета по образованию, делам молодежи и спорта Краснооктябрьского района Алфия Мухаметжанова, представитель областной организации татарских женщин «Ак калфак» Найля Жиганшина, руководитель детского фольклорного проекта «Жаясу» Танзиля Паламарчук и другие.
Воспитанники и педагоги Пошатовского детского сада в своем выступлении раскрыли самобытность обрядов родного села.
Пашатта «Бишек туе».
Авылларда мәктәпләр, бакчалар ябылган чорда милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телне саклау мәсьәләсе бигрәк кискенләшә бара, чөнки бу бәяләрне кешедә бала чактан тәрбияләсәң, мәхәббәт уятсаң гына, ул аларны гомер буе онытмас дигән өмет бар. Менә шуларны истә тотып, Пашат башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә, барлык мәдәни чаралар милли төсмер белән ана телендә уздырыла.
Үткән атнада биредә татар халкының иң матур йолаларының берсе булган “Бишек туе”н күрсәттеләр. Мәктәп мөдире Сәрия ханым Аймалетдинова өлкә делегациясе составында апрельдә Казанда узган татар хатын-кызларының V Бөтендөнья форумында булып кайткан иде. Форум программасы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең бер балалар бакчасында “Бишек туе” йоласын күрсәттеләр. Сәрия Сайрулловна шунда ук: “Без дә, һичшиксез, бу чараны уздырачакбыз”, — диде һәм сүзендә торды – бакча коллективы белән бергәләп һәм районара “Ак калфак” оешмасы ярдәмендә искиткеч матур һәм эчтәлекле чара әзерләделәр.
Бу бәйрәмгә Кызыл Октябрь район администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә методистлар, бакча мөдирләре килде, Сергач, Пильна районнарының да кайбер татар авылларыннан бакча мөдирләре чакырылган иде.
Матур итеп бизәлгән бүлмәдә әти-әниләр эшләгән бишекләр, милли ашлардан төзелгән самоварлы өстәл урнаштырылган. Чараны Сәрия искиткеч матур, моңлы тавышы белән бишек җырын башкарудан башлады. Аннары яшь әни ролен башкаручы, тәрбияче ярдәмчесе Әминә Үмәрова баласын бишектә тирбәтеп йоклатты. Аны әни булуы белән котларга Әби (тәрбияче Гүзәл Алиәкбәрова) белән Бабай (Абдулла Алиәкбәров) килделәр, догалар кылып теләкләр теләделәр. Балага Сөләйман дигән чын мөселман исеме бирелүе дә аларны шатландырды. Чараның бу мизгеле шулай ук зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки бүген мода артыннан куып, балаларына бернинди мәгънәгә ия булмаган ни татар, ни урыс исемнәре бирүчеләр байтак.
Элек-электән бәби тугач, аны карарга күрше-күлән балалары йөри булган. Шуны искә төшереп, биредә дә бер төркем балалар килеп, нәнигә матур теләкләр теләделәр, бүләкләр бирделәр, бишек җыры җырладылар. Аннары инде алмайлар килеп котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар. Әлбәттә, болар барысы да матур итеп сәхнәләштерелгән формада күрсәтелде. Ахырда мәктәп, бакча һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләреннән торган “Пашатбикә” төркеме һәм мәктәп-бакча балалары составындагы “Шатыр-ботыр” төркеме башкаруындагы “Тал бишек” музыкаль композициясе искиткеч матур, дулкынландыргыч күренеш булды.
Биредә барлык чаралар зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә уздырыла, бу юлы да шулай булды – балаларның, “Пашатбикә” төркеменең уйнавы сокландыргыч иде, ә инде төп рольләрнең берсе булган Әби ролен Гүзәл Алиәкбәрова, һәрвакыттагыча, чын артистларча башкарды. Әлфия Хайдаровна, район мәгариф комитетының бакчалар буенча белгече Равилә Каюмова, район методберләшмә җитәкчесе, Салган балалар бакчасы мөдире Надежда Емелина, “Җәясу” районара фольклор фестивале җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук бу чарага югары бәя биреп, аның мөһим тәрбияви ролен билгеләп үттеләр.
“Бишек туе” коллектив әзерләгән милли ашлардан төзелгән чәй табыны артында җылы аралашу, фикер алышу белән тәмамланды.
Бу бакча-мәктәп коллективы бердәм булып эшләгәнгә, нәтиҗәләре дә югары, барлык уздырылган чаралары да матур, район чараларында да алар һәрчак беренче сафта. Алда да шулай бер сүздә, бер киңәштә булып, бергәләшеп эшләргә язсын, укыту-тәрбия йорты ябылмасын иде.
26.05.2017
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия