Нижгар татарлары снова в Казани.
Безнекеләр тагын Казанда.
Уважаемые работники органов местного самоуправления, ветераны муниципальной службы, депутаты, чья профессиональная деятельность связана с организацией управленческого процесса на местном уровне, поздравляем Вас с Днем местного самоуправления!
Беренче юллардан ук безнең белән тыгыз хез-мәттәшлектә торып, халык файдасына эшчәнлекләрен җәелдергән авыл һәм район башлыкларын вә депутатларын чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз!
Халык ихтыяҗын һәм милләтебез язмышын кайгыртуда аларның һәрбересенә уңышлар, гаиләләренә иминлек, ә үзләренә саулык телибез.
18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиада узды.
Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 регионыннан һәм Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләреннән 500ләп кеше катнашты.
Безнең төбәктән ана телебез бәйгесенә Татар Моклокасыннан Линара Измайлова (8 класс) һәм Алсу Мустафина (9 класс),
Сафаҗай мәктәбеннән Ләйлә Сәмиуллина (8 класс) һәм Айсылу Абдулбәрова (10 класс),
Семочкидан 10 класс укучысы Динара Хөснетдинова һәм Зур Рбишча мәктәбеннән Эльмира Закирова (11 класс) барып кайттылар.
Аларның чыгышлары турында “Туган як”ның киләсе “Яшьлек” кушымтасында укырсыз.
Игътибар! 23 апрель 13.00 сәгатьтә Спас мәдәният-күңел ачу үзәгендә Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Арт-Септима” вокаль студия-сенең отчет концерты узачак.
Ә 8 майда Уразавыл мәдәният йортында (19.00) Марат Яруллин сольный концерт бирәчәк. Аның чираттагы музыкаль җиңүе турында 2 биттә укый аласыз. Кысксы, җырлы тамашаларга рәхим итегез.
21.04.2017
Олег ӘндӘРҖанОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)