Конкурс-программа поддержки местных инициатив (ППМИ) в татарских селах Нижегородской области — механизм, позволяющий решать отдельные социальные вопросы местного уровня при непосредственном участии населения в подготовке инициатив, софинансировании их, контроле за ходом реализации проектов.
Хөрмәтле авылдашларым, киңәш-табыш һәм ярдәм сорап, сезгә “Туган як” аша Ачык хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Күмәк көч тау күчерергә сәләтле, ди халык әйтеме һәм без моны узган елны авылыбызга асфальт юл салдыру белән дәлилләдек, әлбәттә, “Җирле инициативаларга ярдәм” дигән өлкә программасы кысаларында.
Өлкә хөкүмәте бу программага быел да старт бирде. Шул хакта губернатор Валерий Шанцев болай диде: “Өлкә бюджетыннан бу эшләргә 200 млн сум каралган, әмма бөтен заявкаларны да канәгатьләндерер өчен күбрәк кирәк булса, өстәмә табышлар да җәлеп итәргә әзербез, чөнки җирле халыкның торак пунктларын төзекләндерүдә катнашы – иң перспектив юнәлешләрнең берсе”.
Билгеле, бу программа булмаса, безгә асфальт юл күрәсе юк иде. Авылдашларыма да, Мәскәүдән торып туган нигезләре өчен ярдәм итеп килгән “Оргкомитет” әгъзаларына да, инициатив төркемгә, аның җитәкчеләренә дә олы рәхмәтләремне белдерәм һәм киләчәккә дә аларга якты өметләр баглыйм. Чөнки, сизеп алганыгызча, бу программа быел да эшли һәм анда катнашыр өчен заявкаларны 20 февральгә кадәр тапшыру мәҗбүри. Шуңа күрә безгә авылыбыз өчен иң мөһим һәм кирәкле булган эш белән билгеләнәсе иде. Дөрес, авыл советы депутатлары белән киңәшләшеп алгач, клуб бинасын капиталь ремонтлау проектына өстенлек бирдек. Ә сезнеңчә ничек, хөрмәтле авылдашларым?
Вакыт бит, белгәнегезчә, туктап тормый, инде яңа елның да бер ае артта калды. Күз ачып йомганчы, тулы булмаган ай да узып китәчәк. Ә бит программага керер проект белән билгеләнгәч, бихисап документлар да әзерлисе һәм туплыйсы бар, аның өчен дә вакыт кирәк. Шуңа күрә уй-фикерләрегезне, киңәш-табышларыгызны, кадерле авылдашларым, тиз арада авыл советына, депутатларга яки шәхсән миңа җиткерсәгез, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.
Шул урында түбәндәгене дә искәртеп үтәсем килә: авыл халкының сайлап алган проектта акчалата катнашуы мәҗбүри шарт булса, спонсорларның ярдәме аеруча хуплана. Быел бу ярдәмнәр тулы проект хакының 12 һәм 10 процент нисбәтендә каралган.
“Ил төкерсә, күл була”, — дигән гыйбарәне дә онытмыйк, җәмәгать. Сүземнең төбе шунда ки, Алла биреп тагын бу программага уза алсак, авылдашларымның рухи һәм, аеруча, матди ярдәмнәренә нык ышанасым килә. Бергә һәм бердәм алынсак, без клубны чын мәгънәсендә мәдәни учак итә алабыз. Анда китапханә дә урнашыр иде, бәлкем, көрәш секциясе дә оештырыр идек. Тик моның өчен авыл уртасындагы клуб бинасын әйбәтләп ремонтларга һәм аны мәчетебез төсле күркәм объект итәргә кирәк. Һәрхәлдә, сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз.
Олы ихтирам белән
Илдар МӨХӘММӘДИЯРОВ.
Шөбиле авылы башлыгы.
Бүген берәүгә дә сер түгел, колхозлар юкка чыккач, авылларыбыз кулсыз-аяксыз калды, шул сәбәпле көндәлек тормышыбызда бермә-бер өелеп килә барган мәсьәләләрне авыл администрацияләренә чишү шактый катлауланды, кыш көнендә тыкрык-урамнарны кардан чистарту да, караңгы төштә аларны яктырту да, халыкны су белән тәэмин итү дә үзенә күрә бер проблемага әверелде. Әле ярый бу хәлләрне өлкә хөкүмәте күреп алды һәм ярдәм тәкъдим итте – авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, торак пунктларын төзекләндерү максатыннан “Җирле инициативаларга булышлык” дигән махсус программа булдырды.
Ике ел рәттән без дә бу программада катнаштык һәм күптәнге хыялларыбызны тормышка ашырдык. Шуларның иң мөһиме һәм иң хыялланганы – балалар мәйданчыгын зурайтып, анда бер дигән хоккей тартмасы төзедек, аны яктырткычлар һәм су ноктасы белән тәэмин иттек. Ә бу эшләр белән параллель рәвештә яңа урамыбызга вак таш белән каты катламлы юл да түшәдек.
Узган елны шул ук программа кысаларында тагын бер мөһим проблемабызны – озак еллар халыкка тынгы бирмәгән, борчып торган су мәсьәләсен хәл иттек: моннан берничә ел элек башлаган суүткәргеч линияләрен яңартуны тәмамладык һәм аларны үзара тоташтырып, боҗралап – окольцевать итеп куйдык.
Әлбәттә, бу мөмкинлекне быел да кулдан ычкындырасы килми һәм шушы программа ярдәме белән урам яктырткычларын тәртипкә саласы иде. Без бу хакта авыл советының чираттагы утырышында депутатлар белән фикер алыштык, чөнки халкыбыз ихтыяҗларын якларга сайланган авылдашларыбызга һаман күбрәк я бу, я теге төштә урам яктырткычлары урнаштыру турында мөрәҗәгать итәләр. Ә аларның санын арттыру бары тик бар булганнарын энергия саклагыч электр лампаларына алыштырып чыккан очракта гына мөмкин булачак. Шуңа күрә күп санлы авылдашларыбызның үтенечен ис-тә тотып, быел бу программага урамдагы электр челтәре “хуҗалыгын” закон кушкан таләпләргә туры китереп, аны яңарту проектын тәкъдим итәргә карар кылдык. Билгеле, әле 20 февральгә кадәр аз гына вакыт бар, димәк, кадерле авылдашларым, бу өлкәдә сезнең фикерләрне дә көтеп калабыз.
Ә юл уңаеннан, алдагы проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткән мәрхәмәтле спонсорларга, хәләл акчаларыннан өлеш чыгарган авылдашларыма, мәскәүлеләргә чиксез рәхмәтләремне белдерәм һәм үз алдыбызга яңа билгеләгәнен дә шулай бергәләп хәл итәрбез дип ышанам, чөнки бу программа буенча, сайланган эштә халыкның кечкенә генә финанс ярдәме зур этәргеч һәм төп шартларның берсе булып тора.
Рөстәм АБДУЛЛИН,
Кочко-Пожар авылы башлыгы.
Камкада
Узган атна уртасында Камкада халык җыенын оештырдык һәм шунда «Җирле инициативаларга булышлык» дигән өлкә программасында катнашыр өчен халык тәкъдим иткән ике проектның берсен сайлап алдык.
Әйтергә кирәк, узган елны да без футбол кырын төзекләндерү проекты белән бу программага чыккан идек, кызганычка каршы, конкурс таләпләрен үтә алмадык. Бәлкем, быел безгә бәхет елмаер, һәрхәлдә, без моның өчен бүгеннән үк нык тырышабыз. Инде инициатив төркем белән билгеләндек, проект сметасын төзүгә керештек, халык арасында депутатлар белән берлектә шул өлкәдә агарту эшләре алып барабыз. Узган елгы кимчелекләребезне исәпкә алып һәм бу эштә булган тәҗрибәбезне кулланып, халык җыенында сайланган проектны тормышка ашырырбыз дип ышанам. Ни әйтсәң дә, моңа кадәр Камка балалары өчен ял итү һәм күңел ачу мәйданчыгы булдырдык. Ә җыенда көн тәртибенә чыгарылган икенче проектны – Рәшит Җаббарович Баязитов туган авылына бүләк иткән мәдәният йортына декоратив ремонт ясауны спонсорлар ярдәме белән башкара алмасак, Алла боерса, киләсе елга янәдән шушы программага кереп, өлкә хөкүмәте ярдәмендә бу мәсьәләне чишәрбез, дип уйлыйм.
Камкалыларның бүгенге проектта актив катнашуларына, хәлләреннән килгән кадәр финанс ярдәм күрсәтүләренә ихластан ышанасым килә, чөнки әлеге программа таләпләре буенча, халыкның акчалата ярдәме проект хакының 1/10 өлешен тәшкил итәргә тиеш.
Мөнир ШӘЙМӘРДӘНОВ,
Камка администрациясе башлыгы.
Зур Рбишчада
Россиядә ике бәла һәм аның берсе — юллар. Шуңа күрә дә, мөмкинлекләре чыккан саен авыл администрацияләре юл- тыкрыкларны тиешле сыйфатка китерергә тырыша. Халыкны да бу проблема борчый, күбесе авылларда “Җирле инициативаларга ярдәм” программасы кысаларында юлларны төзекләндерүне күздә тоткан проектларны сайлый халык. Без дә юл проблемасына зур игътибар бирәбез һәм берничә ел инде махсус программа ярдәмендә урам-тыкрыкларны төзекләндерәбез. Быел, мәсәлән, Коминтерн (710 метр) һәм Кооперативная (670 метр) урамнарына ремонт ясарга планлаштырабыз. Бу турыда без халык белән җыелышып сөйләштек. Әлбәттә, проектыбыз расланса, аны тормышка ашырырга күздә тотылган финансларның 30 процентын авыл администрациясе, 22 процентын халык, ә калган 48 процентын өлкә бюджеты түләргә тиеш.
Наил ХӨСӘИНОВ,
Зур Рбишча авыл
администрациясе башлыгы
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)