Время движется — от прошлого через настоящее к будущему. Время не стоит на месте, потому что таковы законы мироздания. Все находится в движении и развитии.
Әйе, вакыт бер дә инәлеп тормый шул, гел алга гына үрмәли, үрмәли генә түгел, ашкына ич. Ни кызганыч, бәяләр дә бездә шул төсле һаман үсә генә бара. Узган елны кичә генә исән-сау озатып җибәрдек кебек, ә бүген инде елның иң кыска һәм кышның соңгы аена керештек, әмма уртача кәефләр белән генә, чөнки һәрнәрсәгә бәяләр үсә, ә кайберләренең социаль ташламалары киселә. Шуларның барысын истә тотып, без Сергач почтамты белән агымдагы елның II яртысына вакытыннан элек “Туган як”ка подписканы 1 февральдән башлап җибәрергә килештек, чөнки почта 1 апрельдән газеталарга язылуны тагын 5%ка арттырып куячак. Шуңа күрә Сергач һәм К.Октябрь районнарында яшәүче милләттәшләребез төп подписка башланганчы “Туган як”ка язылып куйса, оттырмаячак. Күпме генә сүгенсәк тә, вакыт та туктамый, бәяләр дә бездә “туңдырылмый”, ә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне кешечә яшисе килә, “Туган як”сыз да дөнья сансыз…
Агымдагы айның спорт өлкәсендә булачак вакыйгаларын кабат санап китсәк, түбәндәгеләрен билгеләргә мөмкин:
5 февральдә— Суыксуда,
11ендә -Петрякста,
24ендә -Зур Рбишчада хоккей турнирлары узачак,
18ендә- Сергачта “Лыжня России-2017” ярышлары үтәр,
19ында -Камка традицион спартакиадага чакыра,
22 февральдә —Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә ра- йонара биатлон узачак.
“Губернаторы.Ру” интернет- порталы хәбәр иткәнчә, безнең өлкә башлыгы Валерий Шанцев “Губернаторларның халык рейтингы” исемлеген җитәкли. Икенче һәм өченче урыннарда Приморск крае җитәкчесе һәм Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы.
Агымдагы атнада яңа сайланган Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов Сергачта булып, район Земство җыены депутатлары һәм җәмәгатьчелек активы белән очрашты.
03.02.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)