История.Нижегородские татары— часть единой татарской нации.Их число сегодня составляет 50 тысяч человек (в прежние времена до 100 тысяч). Половина проживает в 34 татарских сёлах ,остальные в городах области.
С этнической стороны нижегородские татары как один из компонентов татарской нации относятся к мишарской группе.
Уразавыл үзәк хастаханәсен-дә ремонт эшләре тәмамланган, ә Сергачның дүрт катлы бинасында әле дәвам итә.
Петрякс администрациясе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасына иске мәктәп урынында сквер төзү проектын тәкъдим итәргә җыена.
Андыда бу программа ниге-зендә Октябрьская урамындагы суүткәргеч линиясен өлешчә алмаштырырга җыеналар. Шәһәр-леләр дә бу эшкә ярдәм ышандырганнар.
Чүмбәли администрациясен-дә льготаларны рәсмиләштерү буенча һәм башка кирәкле документлар әзерләү эшләрен район социаль яклау бүлеге белгече Гөлфия Жамалетдинова башкара.
Камка мәктәбендә 19 февральдә Әфганда батырларча һәлак булган Марс Мангушев истәлегенә традицион авыл спартакиадасы үтәчәк. Ярышлар, гадәттәгечә, волейбол, чаңгыда шуу, гер күтәрү, армспорт, шахмат, шашка, ату, өстәл теннисы һәм милли көрәш буенча уздырылыр.
Татар Моклокасында рәсми рәвештә теркәлгәннәр саны 1078 кеше тәшкил итә. Үткән елда 42 кеше вафат булган, бер бала туган.
Кочко-Пожар балалар бакчасы район мәгариф бүлеге оештырган “Мини-музейлар” конкурсына 200гә якын теккән курчак экспонатлары күргәзмәсен тәкъдим итеп, авыл бакчалары арасында иң яхшы дип табылган.
Шөбиленең башлангыч класс укучыларына һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә “Оргкомитет-2017” әгъзалары канцелярия әйберләре бүләк иткәннәр һәм бина алдындагы ут баганасына яктырткыч кайгыртканнар.
Яндавишчаның фольклор коллективы әгъзасы, клубта оештырылган бәйрәмнәрдә мөнәҗәтләр белән чыгыш ясаучы Рафия Салахова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Мөтеравылда һәм Андыда бер сыер тотучы да юк.
Районнарда
Сергач юллары
Сергач районының муниципаль юлларына яңа елдан хезмәт күрсәтүгә килешү “Спецдорстрой НН” оешмасы белән төзелгән. Нибары аның карамагына 269 километр асфальт юллары керә. Ә шәһәр урамнары шулай ук “Дорожник Сергач” муниципаль предприятиесендә кала. Авыл администрацияләре кышкы сезонга килешүләрне күбесе очракта җирле хуҗалыклар белән рәсмиләштергәннәр.
Белемле укучылар
Пильна районы Сафаҗай мәктәбенең 9 класс укучысы Альбина Атауллина тарих һәм хокук фәннәре буенча өлкә олимпиадаларында җиңеп, Бөтенроссия бәйгеләрдә катнашырга хокук яулаган. Шушы мәктәпнең укучысы Ислам Османов Казанда рус теле буенча регионара олимпиадада белемен сынады. Укучыларының уңышлары турында редакциягә мәктәп директоры Рамил Мусин белгертте.
Яңа җитәкче
Кызыл Октябрь районы мәгариф бүлегенең яңа гына билгеләнгән җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова җиң сызганып эшкә керешкән инде. Район администрациясендәге чираттагы планеркада ул пат-риотик тәрбиягә игътибар итү, координацион киңәшмә булдыру кирәклеге турында сөйләде. Актуаль мәгариф проблемаларын хәл итү максаты белән Әлфия ханым социаль учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп коллективлары белән очрашулар да үткәрә башлаган.
Үзешчәннәр шөгыле
Спас районының алдынгы мәдәни коллективларының берсе дип исәпләнгән һәм милләттәшебез Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкләгән “Арт-Септима” вокал студиясе үзешчәннәре күптәннән милли баш киемнәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Алар заказларны хәтта башка регионнардан да кабул итәләр.
03.02.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)