История села Большое и Малое Рыбушкино
Происхождение названия татарских сел Большое и Малое Рыбушкино.
“Ырбишча”, “Арбишча” (последнее произношение было записано В.К.Магницким в конце XIX в. со слов сабачайского татарина Хусяина Мухаммадиева. В привычку вошли и русские название – “Большой” и “Малый”, заменяющие полные русские названия “Большое и Малое Рыбушкино”.
Историческое прошлое селений раскрывается через раннее название Малого Рыбушкина – Азеево (Аджи авылы), как когда-то называли это селение. В исторических документах XVIII в. оно еще называлось Коншаевым заулком (заулок – небольшой глухой переулок). В Мещере так называли небольшие деревни. Название “Аджи авылы” свидетельствует о том, что селение образовалось за счет поселенцев из мещерских мест. На Севере Рязанской области, между Касимовым и Кадомом и поныне существует крупное татарское селение Азеево (Аджи авылы).
ГОМЕР-ГОМЕРДӘН Зур һәм Кече Рбишча халкы зур шәһәрләргә йөреп сәүдә кылган, ит, казы җитештерү белән шөгыльләнгән, татар-мишәр көрәше белән нык мавыккан. Аллага шөкер, бүген дә шулай, берәү дә кул кушырып утырмый, хәтта хатын-кызлар да төркем-төркем тупланып, казы тутырып, казы сатып йөриләр. Шуларның нәтиҗәсе буларак, безнең авылларда зур-зур йортлар тезелеп баскан, яңа урамнар сузылып киткән.
Милли көрәшебездәге казанышларыбыз да искитәрлек. Сабантуйлардан тыш, Россия, Европа, хәтта дөнья чемпионатларында җиңеп чыккан көрәшчеләребез бар. Бу, әлбәттә, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки абый Валемеевның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул күптән лаеклы ялда булса да, бүген дә ирекле рәвештә билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясенең вице-президенты вазифасын төгәл башкарып килә, яшь талантларга юл күрсәтә, остаз буларак тәҗрибәсе белән уртак-лаша. Иң өметле һәм сәләтле шәкерте – билбаулар белән көрәш буенча беренче дөнья чемпионы Ханнән Мусинның варислары итеп Зәки абый Эмиль Незаметдиновны һәм Ваиз Хакимовны күрә. Бу авылдашларым икесе дә үз яшьләренә карата, чынлап та, бик күп җиңүләр яулап киләләр. Ваиз милли көрәшебез белән Ханнән кул астында шөгыльләнүдән тыш, Пильнага йөреп әле ирекле көрәшне дә әйбәт үзләштерә, ул күрше район командасы составында бу спорт төрендә дә шактый уңышларга иреште инде. Моңа нәни авылдашын, әйткәнебезчә, Зәки абый юллый һәм аңа бик зур өметләр баглый.
Әмма ләкин безнең халык муеннан эшкә батып хезмәт кенә итә, аяк чалып көрәшә генә белә дип уйламагыз. Зур Рбишча мәктәбе командалары физкультура укытучылары Розалия Жаронова җитәкчелегендә, әлбәттә, башка спорт төрләре буенча да район, зональ ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Кече Рбишча мәктәбе укучыларының да спортта уңышлары юк түгел. Быелдан менә бертуган Измайловлар бүләк иткән хоккей тартмасында рбишчалылар бик теләп кәшәкә чалыштыра башладылар, чын ир-егетләр уены булган хоккей турниры уздырырга да әзерләнәләр.
Моның белән ни әйтмәкче булам, Рбишча авылларында масса-күләм спорт та колач җәя башлады һәм бүтән төрләргә дә игътибар артты. Мәсәлән, ике тапкыр Россия чемпионы, өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллинның улы Рушан тай боксын сайлаган.
Ике айдан артык шуның белән мавыгуына карамастан, күрсәткечләре яхшы инде. Максут әфәнде улын атнага берничә тапкыр Сергач балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенә кергән “Темп” клубына үзе йөртә. Аның сүзләре буенча, улы бик теләп шөгыльләнә, барысын да бик тиз отып ала. Өстәвенә, тренеры да безнең милләттәшебез Рамил Мөхәммәдризаев. Сергач шәһәрендә физкультура сәламәтләндерү комплексы (ФСК) барлыкка килү тирә-яктагы татар авыллары һәм шулар арасыннан рбишчалылар өчен дә спорт белән дуслашырга зур мөмкинлекләр бирде. Бүгенгә татар авылларыннан Сергачның “Лидер” ФСКсына барлыгы 56 бала җанына хуш килгән, күңеле яткан спорт секциясенә йөри. Баскетбол белән 11, хоккей һәм йөзү белән 10ар, гимнастика белән 7, шорт-трек белән 6, өстәл теннисы белән 5, мини-футбол белән 3, зурысы белән 2 һәм пауэрлифтинг белән 2 кеше шөгыльләнә.
Безнең авылдан бирегә иң беренче итеп хоккейга Хафиз Ибраһимов, Нуршат һәм Муса Хайретдиновлар йөри башлый. Алар үз командалары белән зональ ярышларда бер-бер артлы призлы урыннар да яулап өлгергәннәр инде. Бигрәк тә алар арасыннан иң кече хоккейчы Муса Хайретдинов бу өлкәдә бар көчен һәм күңелен куеп тырыша, аның исеменә тренеры Юрий Змеев та гел мактау сүзләре генә әйтте.
— Муса миндә дүртенче сезон инде тәрбияләнә. Аның белән, беренче чиратта, спорт залында күнегүләр үткәрдем, аннары боз остендә тимераякта шуа башладык, тора-бара кәшәкәле күнегүләргә күчтек, хоккей ядрәсе булган алканы буйсындырдык һәм чын команда әгъзасы буларак зур турнирларга чыктык. Муса үзен беренче көннәрдән үк чыдамлы һәм сәләтле егет итеп күрсәтте. Минем шушы командада ун хоккейчым, дүртесе бигрәк талантлы, ә Муса алар арасында бүгенгә лидер, — дип сөйләде Юрий Николаевич.
Рбишчадан нәфис гимнастикага Айназ Әхмәтҗанова белән Рания Хайретдинова да ФСКга инде бер ел йөриләр.
Әлегә икесе дә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабый булуларына карамастан, бу спорт төрен бигрәк яратып үзләштерәләр икән. Ул телевизор экраныннан караганда гына гимнастика җиңел, матур күренә, ә шундый дәрәҗәгә ирешер өчен тәпи генә атлап киткән чактан ук үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Тасма һәм башка гимнастик инвентарьләр белән куллану балага андый ук гади нәрсә түгел шул. Алар төркем белән дә, аерым-аерым да өйрәнәләр, яшьтән тир түгәләр. Моңа сокланмыйча карау мөмкин түгел.
Шулай ук берничә авылдашның балалары йөзү бассейнына йөри.
Зур Рбишчадан Рамазан Жамалетдинов белән Адил Шәрәфетдинов бай тәҗрибәле тренер, спорт мастеры, “Водное поло” буенча Россия чемпионы Маргарита Мөхәммәдиярова җитәкчелеге астында шөгыльләнәләр.
— Рбишчада спорт җанлы халык яшәвен күптән ишетеп беләм, ә шушы авыл балалары белән эш итәргә туры килгәч, бу сүзләрнең дөреслегенә шигем калмады. Үземнең канат астыма өйдән үк яхшы тәрбия алып һәм төрле кыенлыкларга әзер булган балаларны шатланып каршы алам. Әти-әниләре дә бигрәк әйбәт кешеләр, мин алар белән һаман уртак тел табам һәм балалары турында рәхәтләнеп фикер уртаклашам. Мәхәббәт җимешләренең шундый тырышлык белән яхшы нәтиҗәләргә ирешүендә әти-әниләренең дә өлеше зур, чөнки аларга даими рәвештә ерак араны якын итеп һәм чыгымнар тотып йөрергә туры килә, ә шулай да зарланмыйлар. Алар өчен иң мөһиме – чыгымнар һәм үткән вакытны санап тору түгел, ә газиз балаларының начар гадәтләрдән тыелып, спортта күрсәткән уңышлары. Чын-чынлап бу балалар мактауга лаек. Рамазанда акыл сәләте зур, ә Адилдә ихтыяр көче ачык чагыла. Сабый чактан ук шушы сыйфатлар күренә икән, димәк, киләчәктә алар үз алларына куйган максатларына, һичшиксез, ирешәчәкләр, — ди Маргарита Владимировна.
Шушы ук бассейнда Кече Рбишчадан Ләйсән Гөбәйдуллина, Камилә Хөсәинова, Рәсим һәм Миләүшә Фәткуллиннар да атнага өч тапкыр сәламәтләндерү программасы буенча күнекмәләр үтәләр. Алар белән инде башка тренер эш алып барса да, үз эшенең остасы булган Маргарита Мөхәммәдиярова да безнең нәни авылдашларга күз салгалый икән. Аның фикеренчә, гомумән алганда, Рбишчаның нәни спортчылары киләчәк тормышларында якты өметләрен аклый алачак. Бирегә йөргән күпчелек балаларның пар канат булган әти-әниләре бар, ә менә югарыда язып үткән сәламәтләндерү төркемендәге Рәсим белән Миләүшә бер ана тәрбиясендә генә үсәләр.
— Эштән арып кайтуга ук, Сергач юллары буйлап һәм чыгымнар тотып чабу җиңел генә булмаса да, сабыйларымның хыял канатларын каерасым килми, чөнки минем өчен алар иң якын һәм иң кадерлеләр, — ди әниләре Гүзәл Фәткуллина.
Әйе, начар гадәтләрдән тыелып яхшылыкка омтылган балаларның әти-әниләренә юл йөрү кыенлыклары кичерергә туры килсә дә, сабыйларының киләчәге өчен барысына да әзер алар. Ярый әле күрше районнарда яшь буынны чыныктырып үстерергә мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер. Татарлар күмәк яшәгән һәм милләтебез горурлыгы булырлык дөнья чемпионнары биргән Кызыл Октябрь районында да ФСК булган булса, безнең яшь буын тагын да күбрәк спортка тартылыр иде. Кызганычка, ФСК да, универсал спорт залы да безнең әле офык сызыгының аръягында да күренмидер.
03.02.2017
Ришат РАМАЗАНОВ,
К.Октябрь районы буенча “Туган як”ның махсус үз хәбәрчесе.
Кече Рбишча.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)