«Җәясу» в переводе с татарского языка «Разлив» это межрайонный фестиваль детских творческих фольклорных коллективов.
Инициаторами и организаторами данного фестиваля являются редактор Сергачского телевидения, исполнительница песен на татарском языке, человек любящий и болеющий за развитие татарского фольклора Танзиля Паламарчук.
Участники фестиваля коллективы из Сергачского, Спасского, Краснооктябрьского и Пильнинского районов,подробнее
детский фестиваль Разлив(Җәясү)
“Кадерле газета укучыларыбыз, аеруча Сергач белән К.Октябрь районнарында яшәүче милләт-тәшләребез, агымдагы елның икенче яртысына вакытыннан алда “Туган як”ка язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр генә калып бара.
Димәк, ашыгыгыз, чөнки газета-журналларга төп подписка кампаниясе башлангач, периодик басма матбугатка язылу бәяләренең артып куюы бик ихтимал.
Монысын да исегезгә төшерәбез, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе “Минем Ватаным” мәдәни-агарту чарасы кысаларында “Минем шәҗәрәм”, “Минем авылым”, “Минем әнием” һәм “Тукай әкиятләре” темалары буенча иҗади конкурслар игълан иткән иде.
Безнең татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган Тәнзилә Паламарчук җитәкчелегендәге “Җәясу” балалар фольклоры фестивале “Туган як” газетасы белән берлектә быел 21 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырылачак.
Алла боерса, бу фестивальгә Мөтеравылдан булган талантлы яшь җырчыбыз, мәскәүле Ринат Закеров та килеп чыгачак. Һәрхәлдә, ул безнең чакыруны кабул итте һәм җырлап китәргә дә ышандырды. Ә фестивальнең положениесе мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына юлланды инде, киләсе санда без дә бастырып чыгарбыз.
К.Октябрь районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова һәм Хөсәин Аймалетдинов, Пильна районыннан Мирзахләм Абдулганиев һәм Әлфия Аймалетдинова шул көннәрдә Казанда барган беренче Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр съездында катнашалар.
Ә Мәскәүдән бу съездга делегат булып милләттәш-якташыбыз Мансур ага Хакимов барды.
Камка һәм Уразавыл мәктәпләренең татар теле укытучылары Гөлнур Мангушева белән Мәрзия Харрасова да «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашу өчен кичә Казанга киттеләр.
Өлкә губернаторы Валерий Шанцев төзелеш министры вазифаларыннан Антон Аверинны, ЖКХ һәм энергетик министрлыгыннан Александр Байерны, социаль сәясәт министры вазифаларыннан Дмитрий Сватковскийны азат итте.
Әйтергә кирәк, социаль сәясәт министрлыгына яңа җитәкче итеп Андрей Гнеушев билгеләнде инде.
Губернаторның пресс-сәркатибе Роман Скудняков хәбәр иткәнчә, яңа министр Андрей Николаевич үз вазифаларына 22 марттан керешкән. Ул Горький шәһәрендә 1979 елның 24 январендә туган.
Юридик һәм финанс белгечлеге буенча югары белеме бар. Хезмәт юлын 2003 елда Россиянең Т.Новгород өлкәсе буенча федераль салым полициясе идарәсендә башлаган.
22 мартта өлкә хөкүмәте түрәләре һәм Законнар чыгару җыены вәкилләре Сергачта төбәгебезнең көньяк-көнчыгыш районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән очраштылар, урыннарда авыл хуҗалыгы тармагын үстерү турында сөйләштеләр. Бу турыда, Алла кушса, киләсе саныбызда тулырак язып чыгарбыз.
24.03.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)