Строительство (приобретение) жилья
О предоставлении социальных выплат в рамках мероприятий по улучшению жилищных условий граждан, проживающих в сельской местности, в том числе молодых семей и молодых специалистов.
Свидетельства на предоставление социальной выплаты на строительство (приобретение) жилья в сельской местности.
По данной программе в Пильненском районе было выдано 11 свидетельств, в числе обладателей которых 3 молодые семьи и 8 граждан.
Пильна районы администрациясендә җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Петр Лиганов Федераль максатчан программа кысаларында авыл җирендә эшләүче 3 яшь гаиләгә һәм 8 кешегә торак шартларын яхшыртуга ярдәм алу турында таныклыклар тапшырганнар. Милләттәшләребездән бу ярдәмгә Петрякс СПКсы хез-мәткәре Айдар Шарафетдинов һәм Сафаҗайдан Әхтәм Калимуллин гаиләсе ия булганнар.
Кызыл Октябрь районының мәшгульлек үзәге директоры Камил Салахетдинов эш эзләүче гражданнарны 27 мартта “Вакансияләр ярминкәсе”нә чакыра. Бу көнне алар эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакантлы урыннардан күңелләренә хуш килгәннәрен сайлый алырлар. Ә Перевоз төзү колледжы вәкилләре шушы уку йортында үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр турында мәгълүмат бирәчәк.
Сергач районы авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы елда яңа инвестицион проект эшли башлаячак. “АФГ Националь” аграр предприятиесе катнашы белән “Рассвет” ОООсы базасында җиләк-җимеш үстерелер. Җитештерү мәйданы берничә дистә гектар тәшкил итәр һәм шул максатларга яңа эш урыннары булдырылыр. Бу турыда 9 биттә укыгыз.
Сафаҗай шагыйрәсе Зөлфия Айнетдинова сүзләренә язылган “Ана кабере янында” дигән җыр Марат Эксанов башкаруында дөнья күргән.
Уразавыл мәктәбе каршында “Чемпион” дип аталган спорт клубы оештырылган. Аны өлкә департаментында теркәгәннәр инде һәм ул спортны популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк.
Семочки администрациясе башлыгы Равил Бәдретдинов белдерүенчә, авылның табигый газ булмаган йортларына быел зәңгәр ягулык кертелер. Эшләрне башкаручы оешма вәкилләре авылга килеп сметаларны, планнарны караган. Ә газ кертүчеләр проектлар әзерләүгә керешкән.
История села Семёновка,подробнее читайте: село Семёновка (Семоцки авылы) фото и видео
Рбишчадан тамырлары белән булган Олимпия чемпионы Алия Мустафина “Россия 1” федераль каналында “Сто к одному” телепередачасында катнашкан.
Сафаҗай волейбол командасы традицион район чемпионатын икенче урында тәмамлаган.
Кочко-Пожар хоккейчылары “Лидер” ФСКсында уза торган “Төнге хоккей лигасы” турнирында катнашалар.
Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов авылдашлары алдында 2016 елда башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясаган.
Мөтеравылда язгы ташкынга әзерләнеп, баткак урыннарны, күперләрнең сыйфатын тикшергәннәр. Якын арада Саберов урамы аша күпергә яңа асфальт салыныр.
Ә Бозлау администрациясендә авылларда башкарылачак төзек-ләндерү эшләре планын әзерли башлаганнар.
Яндавишчаның абруйлы кешесе, 19 тапкыр парашют белән сикергән кыю десантчы, авылның иң көчле көрәшчеләренең берсе булган Хәмзә Сәйфетдинов 60 яшен билгеләгән. Ә элекке администрация башлыгы, хезмәт ветераны Әхмәт Хайруллинны 70 яше уңаеннан район планеркасында җирле хакимият башлыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннәр.
24.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)