АРТИСТЛАР ТОРМЫШЫННАН (Динара Ряхимова и Марат Яруллин)

АРТИСТЛАР ТОРМЫШЫННАН. Из жизни артистов татарской эстрады

Из жизни звёзд татарской эстрады.

Динара Ряхимова — известная певица татарской эстрады.

Родилась 20 ноября 1990 года в Москве. Закончила Московский Государственный Университ, факультет менеджмента.

Её родители из Нижегородской области,выходцы из татарских сел Рыбушкино-Уразовка.
Детство прошло вместе с родителями в этом городе. Любовь к музыке звродилась благодаря родителям и дедушке с бабушкой. Она начала петь с 3 летнего возраста. Её отец известный татарский баянист-виртуоз ЗИННУР РЯХИМОВ,
руководитель татарского ансамбля «Амза» хорошо играл на баяне, а она с удовольствием слушала и подпевала.
Динара Рахимова более 5 лет увлекается хореографией, преподаеёт уроки по латино-американскому танцу.

Кадерле укучыларыбыз! Яңа елга санаулы көннәр кала бара. Һәркайсыбыз аны матур, үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тели. Эстрада йолдызлары да бу бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп ала.

Бүгенге сәхифәбезне һәркайсыгызга яхшы таныш булган, иҗатларын үз иткән якташ йолдызларыбызга багышларга булдык. Динара Рәхимова һәм Марат Яруллин “Сез узып баручы елдан канәгатьме? Яңа елны каршы алырга әзерме? Бәйрәмне кайда үткәрәсез? Табынга нинди ризыклар әзерлисез?” кебек һәм башка сорауларга җаваплар кайтаралар

Динара РӘХИМОВА(Динара Ряхимова): «Үземне халыкка таныттым»

Динара Рахимова

Агымдагы елда татар эстрадасында тагын бер йолдыз кабынды. Тамырлары белән Рбишча-Уразавылдан булган матур, сөйкемле җырчы Динара Рәхимова кыска вакыт эчендә татар җыр дөньясына үзен танытты һәм тамашачы күңелен яулады. Әле нәни чагыннан сәхнәгә тартылган бу кызчыкка җыр-моңга мәхәббәт әтисе — “Амза” татар ансамбле җитәкчесе, оста баянчы, виртуоз тамада Зиннур Рәхимовтан бирелгәндер.



— 2017 ел минем өчен шактый уңышлы булды, аеруча иҗат өлкәсендә. Сәхнәдә күптәннән булсам да, нәкъ менә агымдагы елда гына карьера баскычында зур старт алдым, үземне халыкка таныту өстендә нык эшләдем һәм теләгемә ирештем дип зур горурлык белән әйтә алам. Унике җырдан торган “Яшь гомер бер генә” исемле альбомым дөнья күрде, арада үзем язган “Туган як” җыры да бар, анысы инде, билгеле, әти-әнием туып-үскән, минем шаулы балачагым үткән җирләр турында. “Ташлама” җырыма клип төшердек. Бүген халык ул җырларны яратып тыңлый, социаль челтәрләрдә матур комментарийлар, җылы теләкләр, яңа җырларымны көтеп калулары турында язып калдыруларыннан чыгып әйтәм. Казан, Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясадым. Минем җырлар бүген “Музыкаль каймак” хит-парадының югары баскычында.

Киләсе ел узып баручыдан уңышлырак булсын иде. Алла боерса, туган якларымда концерт бирү хыялын тормышка ашырачакмын. Ә Яңа елны матур бер традиция буларак, иң якын кешеләрем, гаиләбез белән каршы алырга җыенабыз.

Табынны әнинең тәмле милли ашлары, камыр ризыклары тутырыр. Ихлас күңелдән тамашачыларымны, якташларымны, “Туган як” газетасы укучыларын һәм редакция хезмәткәрләрен Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәркемгә ак бәхетләр, корычтай сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын иде, — дип сүзен тәмамлады Динара.

Марат ЯРУЛЛИН: «Уңышларга бай ел булды»

Марат Яруллин

Талантны Ходай жәлләмичә биргән, беренче тапкыр 2,5 яшендә сәхнәгә чыккан, бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге – җирледән алып Халыкараларына кадәр конкурс-фестивальләр дипломанты һәм лауреаты исемнәре яулаган Актук сандугачы Марат Яруллин үз тамашачысын тапты. Ул биргән сольный концертлар һәрвакыт зур аншлаг белән уза.

Шактый яшь булуына карамастан, байтак кына сәхнә тәҗрибәсе туплаган талантыбыз татар җырын, татар моңын бер генә дә якка какмый, ул аның иҗатының төп юнәлеше булып тора һәрчак һәм бу өлкәдә иң дәрәҗәле бүләге – 2014 елда “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башка-ручылар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алу.

— Узып баручы ел уңышларга бай булды дип әйтер идем. “Кемнәр сине шулай яратыр” исемле альбомым дөнья күрде. “Кара күзләрең” һәм “Кемнәр сине шулай яратыр” дигән җырларыма клиплар төшердек. Аның беренчесенә клип матур Уфа шәһәрендә төшерелде, ә икенчесенең сүзләрен әнием язды.

Май аенда туган ягымда ике сольный концерт бирдем, шулай ук якыннар, дуслар тырышлыгы белән Актукта сабантуй оештырдык. “Под напряжением” дип исемләнгән сериалда төштем, Геленджикта төшерелгән шушы сериалны тамашачы Яңа елда күрәчәк. Сентябрь, октябрь айларында әрмән, рус һәм татар туйлары турында булган

“Счастья, здоровья” исемле тулы метражлы комедиядә төп рольләрнең берсе булган татар киявен уйнадым. Барлык кинотеатрларда аны Яңа елның 9 маеннан күрергә мөмкин булыр. Күп яңа җырлар өстендә эш алып барылды, Казан,

Мәскәү, Яр Чаллы һәм башка зур шәһәрләрдә концертларда катнаштым. Агымдагы елның соңгы ике ае зур сольный концертыма әзерләнүгә багышланган иде. Ходайның рәхмәте белән анысын да югары дәрәҗәдә үткәрдек. Аны оештыруда ярдәм иткән “Заманча” продюссер үзәгенә, якыннарыма, үз командама зур рәхмәт, — ди Марат.

Әйтергә кирәк, Маратның концерты Мәскәүнең “Королевский” концертлар залында зур аншлаг белән узды. 800 кешелек зал шыгрым тулы иде. Марат белән бергә бу көнне сәхнәгә туганнары Ринат һәм Гөлнара Яруллиннар, чакырылган кунак Зәйнәб Фәрхетдинова да чыгыш ясады, ә залда иң якын кешеләре — әтисе Максут Мансурович һәм әнисе Рафия Жафяровна иде.

Яңа елга да яшь талант иясенең планнары зурдан. Ел башы белән үк Сафаҗайда, аннары Казанда концерт бирү, шулай ук ел буе кечкенә генә гастроль тур белән башка шәһәрләрдә булып кайту, ә туган ягында концерт бирүне якташыбыз яхшы бер традициягә кертәргә планлаштыра.

— Чын күңелдән, ихлас йөрәктән барча халыкны Яңа ел белән котлыйм! Ул һәркемгә зурдан-зур уңышлар, бәхет-шатлыклар алып килсен, кайгы-хәсрәтләр читләп үтсен! Барыбыз да сау-сәламәт булыйк! Яраткан тамашачыларым белән концертларда күрешергә, аларны яңа җырлар, яңа клиплар белән сөендерергә язсын! Җырлап яшик, бергә булыйк! Сезне яратып, хөрмәт итеп, Марат Яруллин, — диде сүз ахырында якташ җырчыбыз.

28.12.2017
Румия ХАМЗИНА әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.