Музыкальная семья из села Актуково-Яруллины Ринат,Гульнара и Марат
Ринат и Гульнара Яруллины – брат с сестрой. Тамада ведущие татарских свадеб в Нижегородской области и Москве.
Помогает им их младший брат Марат.
Большинство татарских свадеб в столице проходит в семьях выходцев из Нижегородской области. Корни Рината,Гульнары и Марата Яруллиных тоже оттуда – из деревни Актуково Краснооктябрьского района.
Әйе, нәкъ шулай атыйлар Актукта туып-үскән, хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итүче өч туган Яруллиннарны.
Бу искиткеч талантлы якташ-милләттәшләребез туа-туганнан бирле җыр-моңга гашыйк дисәк тә, дөрес булыр, ә бу төр иҗатка мәхәббәтне аларда әти-әниләре тәрбияләгән.
Әтиләре Максут Мансур улы көчле, матур тавышы белән әллә нинди зур залларны да яңгырата, гомер буе диярлек мәдәният өлкәсендә хезмәт итә, оста итеп гармунда уйный.
Әниләре Рафия Җәфәр кызы да иҗат җанлы ханым – шигырьләр яза һәм матур итеп бии дә. Әлбәттә, мондый күпкырлы талант ияләре булган әти-әнинең балалары да талантлы булып туган.
Татар мәдәният дөньясына бөек җырчы Рәшит Ваһаповны бүләк иткән Актук авылының һавасы дә моңа ярдәм иткәндер.
Хәзер инде әти-әниләренең, якыннарының гына түгел, барлык безнең як татарларының горурлыгы булган өч туган Яруллиннарга аерым тукталып үтик. Ринат сәхнәгә беренче тапкыр 4 яшендә чыга, шундый нәни булуы-на карамастан, үзе уйнап җырлый.
Ул җырының сүзләрен әле дә күңел түрендә саклый:
Җиделе лампа, бишле куык,
Ватылды, җиргә төште.
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.
Һәм шуннан башлап җыр-моң гашыйклык аны ташламый, аның өчен сәхнә — зур иҗади йорт. Музыкаль карьерасында авылдашы Рәшит Ваһапов иҗаты зур роль уйный, бөек җырчы исемендәге фестивальләрнең көйләрендә үсә ул, ә 2008 елда Актукта узган юбилейлы фестивальдә гран-при иясе була.
Хәзер инде Ринат бик күп Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты, шул исәптән “Уйна, гармун!” фестивальләренеке дә. Ә бүгенгә иң зур казанышы – 2016 елда Ка-занда “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар кон-курсында беренче дәрәҗә лауреат исемен яулап кайткан иде.
Үзенең музыкаль киңәшчесе, укытучысы, остазы итеп, әлбәттә, әтисе Максутны саный, нәкъ ул һәм әнисе Рафия балаларында туган телгә, мәдәнияткә, традацияләргә, татар җырына мәхәббәт тәрбияләгәннәр.
Хәзер Ринат гаиләсе белән Мәскәүдә яши, хатыны Гүзәл белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, тугыз яшьлек Динар белән алты яшьлек Сабина да иҗатка тартылалар инде – Динар театр түгәрәгендә шөгыльләнә, ә Сабина җырларга ярата икән. Ринатның җырларының да беренче тыңлаучылары һәм бәя бирүчеләре – гаиләсе.
Зур мегаполиста яшәүгә карамастан Ринат үз халкының мәдәни мирасын саклап үстерергә тырыша,
башкалада узган бер генә татар бәйрәме дә диярлек аның
җырларыннан һәм искиткеч итеп баянда уйнавыннан башка узмый. Гөлнара– уртанчы бала, ике ир туган арасында нәфис чәчәк кебек. Ул да сәхнәгә бала чакта ук чыга, каратут йөзле, үтә дә сөйкемле бу кызчык тамашачы күңелен тиз яулый. Мәктәпне тәмамлагач башкалага юл тота, югары белем ала, әмма иҗатны ташламый – моннан ун еллар элек бик тә популяр булган Роза Хабибуллина җитәкчелегендәге “Айкай” төркеме солисткасы була ул.
Төркем составында алар төрле төбәкләрдә концертлар куеп йөриләр, лауреат һәм дипломант исемнәре яулыйлар, Уразавыл сабан туендагы чыгышлары оригиналь, үзенчәлекле һәм искиткеч матур булулары белән әле дә булса истә.
Шулай ук ул Останкинода тележурналистика бүлеген тәмамлый һәм практикасын да шунда уза. Хәзер дә Гөлнара күп кенә мәдәни чараларда чыгыш ясый, матур итеп җырлавыннан гайре үз-үзен үтә дә нәзакәтле итеп тотуы белән дә тамашачы күңелен яулый, шул ук вакытта ул бик гади һәм аралашучан.
Гөлнара әле искиткеч яхшы әни дә — нәни улы Закир аның бөтен тормыш мәгънәсе.
Ниһаять, төпчек бала булган Маратка да килеп җиттек. Төпчекләр, кагыйдә буларак, игътибар үзәгендә була — әти-әниләре, өлкән апа-абыйлары аңа ярату, назны кызганмый, гаиләдә иң кече булганга гына да ул бераз иркә булып үсә һәм Маратны да болар читләтеп үтми.
Шуңа да карамастан, ул бик йомшак күңелле, ярдәмчел, үлеп балалар ярата икән. Ә талантны аңа Ходай шулай ук жәлләмичә биргән. Беренче тапкыр ул 2,5 яшендә Уразавыл сабан туенда сәхнәгә чыга, ә 2 яшь 7 айлык булганда Түбән Новгородның Кремль концерт залында чыгыш ясый һәм беренче бүләген дә шунда ала (сер итеп кенә әйтәм, ул чакта әле Марат күкрәктән аерылмаган була һәм чыгышлары арасында сәхнә артында әнисенең кочагында рәхәтләнеп күкрәк сөте имә!).
Биш яшендә Мәскәүдә бөек авылдашы Рәшит Ваһаповның 90 яшьлеге уңаеннан уздырылган фестивальдә ул абыйсы Ринатның баянда уйнавы астына татарча җырлап, балалар арасында беренче дәрәҗә лауреат исемен яулый. Аннары да берничә тапкыр бу фестивальнең лауреаты була.
Маратны зур сәхнәгә чыгару өчен әти-әнисе, абыйсы, бигрәк тә апасы Гөлнара күп көч куялар. Ул катнашкан төрле дәрәҗәдәге – җирледән алып Халыкараларына кадәр конкурс-фестивальләр бихисап, яулаган бүләкләре, урыннары, дипломант, лауреат исемнәре санап, язып бетергесез, мәктәптә укыган чакта ук ул бик күп бүләкләр, исемнәр иясе була.
Мәктәпне уңышлы тәмамласын һәм беррәттән иҗат белән җитди шөгыльләнсен өчен Гөлнара аны Мәскәүгә ала һәм Марат урта белем алу белән бергә “Балалар йолдызлыклары фабрикасы” проектында катнаша, актерлык осталыгы, пластика, хореография, матур сөйләү буенча курсларда әзерлек ала.
Ә бу дәресләрне аңа күренекле сәнгать эшлеклесе, күптөрле дәрәҗәле исемнәр иясе Майрбек Матаев бирә. Үзе укыган белем үзәгенең яулаган бик күп исемнәре белән дәрәҗәсен шактый арттыра ул.
Урта белем алгач, Марат Мәскәүнең мәдәният һәм иҗат дәүләт университетына укырга керә һәм шул ук вакытта концерт эшчәнлеген дә ташламый. Шулай ук ул төрле зур проектларда уңышлы катнаша. Мәсәлән, “После школы”, “Зеркало” сериалларында уйный, мюзиклларда катнаша.
Алла Пугачеваның “Фактор А” проектында да көч сынап карый һәм финалга чак кына җитәлми. Бөтен дөньяга билгеле булган легендар Русалочка” мюзиклында ул төп рольне башкара, Бродвейда зур уңыш белән барган бу мюзиклның икенче сезоны башкаланың “Россия” театрында уза.
Төрле өлкәдә үзен сынап, байтак кына сәхнә тәҗрибәсе туплаган яшь талантыбыз татар җырын, татар моңын бер генә дә якка какмый, ул һәрчак аның иҗатының төп юнәлеше булып тора һәм бу өлкәдә шулай ук иң дәрәҗәле бүләге – “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен яулау. Бу 2014 елда була.
Хәзер Яруллиннар гаиләсенең иң яшь әгъзасы соло концертлары бирә инде һәм алар аншлаг белән уза. Мәсәлән, үткән елда 8 май көнне Уразавылда бер көндә ике концерт бирде.
Башта бер концерт кына планлаштырган булган, бик күп билет җитмәгәч, халык соравы буенча икенчене дә оештырганнар һәм улсы да шулай ук шыгрым тулы зал белән узган.
Үткән ел ахырында, 22 декабрь көнне, Мәскәүнең “Королевский” концерт залында дүрт сәгатькә якын барган концерты да зур уңыш белән узган.7 январь көнне Сафаҗайда узган концерт шулай ук тулы зал җыйган.
Әлбәттә, барлык концертларда да Маратның абыйсы Ринат белән апасы Гөлнара да катнаша, алар аның төп ярдәмчеләре һәм рухландыручылары.
Әтисе Максут та кайчак көчле тавышы белән залны яңгырата, Мәскәүдәге концертта хәтта Гөлнараның нәни улы Закир да катнашкан.
Хәзер Марат кинода уйный — “Под напряжением” исемлесе НТВ каналында февральдә күрсәтелер, ә ул төп рольне башкарган «Счастья и здоровья» фильмы зур экранга майда чыгар. Шулай ук Татарстанда, Казанда концертлар бирүне дә планлаштыра.
Өч туган Яруллиннарның тагы да бер яраткан шөгыльләре бар – алар төрле тантаналар, мәҗлес-туйлар, юбилей кичәләрен алып баралар һәм ул чараларда утыручы байтак кына кешедән ишетеп беләм – искиткеч оста, югары профессиональ дәрәҗәдә башкаралар икән бу эшне, алар булган җирдә бер генә кунак та күңелсезләнеп утырмый.
Менә шундый күпкырлы иҗади шәхесләр бу Актук сандугачлары һәм аларның уңышларында, талантларын ачыклап, бар эшләренә дә фатиха бирүче әти-әниләренең өлешләре зурдан, әлбәттә.
Шуңа да Нижгар ягының данын бар җирдә дә яңгыратучы талантлы балалар тәрбияләп үстергән Максут әфәнде һәм Рафия ханым иң олы ихтирамга, рәхмәт сүзләренә лаек.
Ә Ринатка, Гөлнарага һәм Маратка тагы да зуррак үрләрне яулап, яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүләрен телибез,
бар җиһанны яңгыратсын Актук сандугачлары!
07.02.2018
Наилә ЖИҺАНШИНА әзерләде,
Татарские сёла Нижегородской области(список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты