Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач.
С каждым годом это спортивное массовое мероприятие, проводимое по инициативе Молодежной палаты Сергачского района, собирает все больше участников, а маршрут охватывает все новые населенные пункты. Участники, проезжая через села района, знакомятся с культурой и традициями народов проживающих в районе, а также чтят память ветеранов войны.
Любители этого вида спорта уже побывали и в некоторых татарских селах – жители Кочко-Пожарок, Камкина и Андреевки радушно встречали участников пробега, угощали национальными татарскими блюдами, а самодеятельные артисты радовали своими выступлениями.
Велопробег по маршруту Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач.
Старт и финиш на центральной площади Сергача. Для участия допускаются лица с 14 лет. Участие детей с 12 лет, возможно только при обязательном сопровождении родителя или законного представителя.
Внесенные в список участники будет обеспечены соответствующей экипировкой и питьевой водой.
Районнарда һәм Авылларда
Авылларда.
Шөбиле аша җәй айларында традицион велопробег узуы күздә тотыла. Бу турыда Сергач районы яшьләр палатасы рәисе Александр Денцов белгертә. Шулай ук маршрутка рус Пожары һәм Лопатин авыллары керәчәк.
Ыргу егете надир Исхаков тай боксы буенча Дөнья чемпионы исемен яулады.
Камка ветераннары Җәфәр Мангушевны һәм Фарахша Салькинны бәйрәм белән районның Земство җыены депутаты Равил Мангушев һәм Яшьләр палатасы әгъзалары тәбрикләгәннәр.
Ишавыл халкы бу атнада җирле имам Хәмзә хәзрәт Үмәровны соңгы юлга озатты.
Сафаҗайның өченче мәчете янында урнашкан Медянка елгасы аша күпергә реконструкция ясыйлар.
Уразавыл мәктәбе базасында Җиңү көненә багышлап волейбол һәм баскетбол турнирлары үткәрелгән. Ярышларда Уразавыл, Семочки, Рбишча һәм Яндавишча командалары катнашкан. Баскетболда беренче урынны район үзәге студентлары алган, ә волейболда Уразавыл ветераннары җиңгән.
Татар Моклокасында 9 Май көнне районның Яшьләр автопробегы катнашучылары кунак булганнар.
Анды халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән Богородск администрациясе башлыгы Валерий Самохин килеп котлаган, балалар концерт әзерләгәннәр, ә өлкәннәрне мәскәүле спонсорлар ярдәме белән корылган чәй табыны артында сыйлаганнар.
Куйсуы имамы Гаяр хәзрәт Җәфәров, елдагыча, Җомга намазы вакытында берничә дистә авыл халкы белән бергә сугыш корбаннарын, тыл хезмәте ветераннарын һәм барча авылдаш мәрхүмнәрне хатем-дога белән искә алган.
Сафаҗайның бер төркем яшь хәйриячеләре Столбищи авылындагы “родник” балалар йортына көнкүреш кирәк-яраклары, канцелярия әйберләре кайгырткан һәм уенчыклар белән тәм-томнар бүләк иткән. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар оештырылган булган.
Районнарда
Кочко-Пожар депутатлары
Сергач районы депутатлары соңгы ике елда төрле дәрәҗәдәге парламент вәкилләре арасында барган өлкә спартакиадасында катнаша башладылар. Күптән түгел елена Овчинникова (Сергач), Олег Әндәрҗәнов, Илһам Жиһаншин һәм Илдар Әхмәтбаев (Кочко-Пожар) тимераякта йөгерү эстафетасында Володарсктан икенче урын алып кайттылар, кубок һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Моклока билгеләре
Спас районы Татар Моклокасы мәктәбенең физкультура укытучысы рамил Юнисов белдерүенчә, аның 14 укучысы “ГТО” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы нормативларын үтәп, төрле дәрәҗәдәге билгеләр яулаганнар — 4се алтын, 9ы көмеш һәм 1 бакыр. Тантаналы тапшыру чарасы июнь аенда узар дип көтелә.
Шулай ук мәктәп командасы “Без спортны сайлыйбыз — 2017” район спартакиадасының өстәл теннисы һәм җиңел атлетика этапларында уңышлы чыгыш ясаган.
Сафаҗай көрәше
Пильна районы Сафаҗай клубында Бөек Җиңү көненә багышлап, яшүсмерләр арасында авылның традицион көрәш чемпионаты үткәрелгән. Аның спонсорлары булып җирле администрация һәм аграрийлар Хасыл Камалетдинов белән ринат Сабитов чыкканнар. Абсолют батыр исеменә бу юлы Петрякс мәктәбе укучысы Сергей Андреев лаек булган. Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга бүләкләрне дөнья чемпионы Рамил нуриманов тапшырган.
Бу турыда мәдәният йорты мөдире Илгиз Измайлов бәян итте.
Уразавыл җиңүләре
Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин хәбәр итүенчә, аның бер төркем укучылары физкультура укытучысы Сергей Шумилин җитәкчелегендә Лукоянда үткән Бөтенроссия Президент уеннарының зональ ярышларында уңышлы катнашканнар. Баскетболдан алар икенче урынны яулаганнар, ә индивидуаль зачетта Самир Кадыров (шашка), Илшат Сәмиуллин (туп ыргытуда) һәм Динар Алеев (йөгерүдә) җиңүгә ирешкәннәр.
Озак түгел мәктәп каршында “Чемпион” спорт клубы булдырылды һәм шуның аркасында яшь спортчылар күбрәк ярышларга барырга һәм җиңәргә омтылалар.
19.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия