Недвижимость дорожает из-за цен на стройматериалы и нехватки рабочих,цены на квартиры подорожали на 30%.
По данным нижегородского Министерства градостроительства за второй квартал нынешнего года, средневзвешенная стоимость квадратного метра в новых домах составила 105 263 рубля. При этом в начале прошлого года «квадрат» стоил на 42% меньше.
Беренче юллардан ук К.Октябрь райпосы рәисе хөрмәтле Назыйм Мөҗипович Юсиповка үз карамагында булган татар авыллары кибетләренә 17 данә “Туган як”ны агымдагы елның II яртысына алдан яздырып куйганы өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ә Сергач райпосы рәисе Равил Салех улы Мангушев безнең үтенечне канәгатьләндереп, якын дустыбыз Тәнзилә ханым Паламарчукның иҗади хезмәт җимеше булган “Җәясу” балалар фольклор фестивален уздырырга быел да беренчеләрдән булып ярдәмен ышандырды. Билгеле, аңа да чиксез рәхмәтлебез.
Узган санда хәбәр иткәнебезчә, 24-25 мартта Казанда булып үткән I Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр съездында Сафаҗайдан булган Мәскәү делегаты Мансур Салахетдин улы Хакимовны Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров БТК иҗтимагый берләшмәләренең “Татар мил-ләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” халыкара Берлеге медале белән бүләкләде.
Шул ук көннәрдә Татарстанның башкаласында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс конкурсының йомгаклау этабы да булып үтте.
Әлеге чарада безнең төбәктән Уразавыл һәм Камка мәктәбе укытучылары Мәрзия Хәррәсова белән Гөлнур Мангушева да катнаштылар.
Бу мөлаем ханымнарның тәҗрибәләре жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм аларны Республиканың фән һәм мәгариф министры Энгел Фаттахов икешәр диплом белән бүләкләде.
7 апрельдә Уразавыл администрациясендә К.Октябрь районы Земство җыены депутаты Шамил Мансуров һәм Уразавыл советы депутаты Илдус Абдуллин район үзәгендә яшәүчеләрне (10.00-13.00) кабул итәрләр.
Депутатлар белән күрешеп сөйләшергә теләүчеләр 8-920-072-04-09 телефон номерына шалтыратып, алдан языла алалар.
29-30 апрельдә Воскресенск районында “Отец – лес” дигән экологик фестиваль оештырылачак.
Анда күренекле тележурналист Юрий Немцов һәм Т.Новгород өлкәсенең журналистлар союзы рәисе Ольга Носкова катнашыр.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
[info name=»Кадерле милләттәшләр!»]
“Туган як”ка язылу кампаниясе-нә кайтканда, 1 апрельдән аның төп этабы башлана һәм почтаның “җиңел кулы” белән агымдагы елның II яртысына безнең газетага язылу бәясе 465,96 сумга кадәр җитте һәм бу бер дә шаяру түгел. Бездә бәяләр шулай шаярмый гына үсә бара.
[/info]
31.03.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ..