Балалар фольклор төркемнәренең VII “Җәясу” районара фестивале быел 21 апрель көнне (14.00) Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырыла. Аны “Туган як” газетасы Сергач районы мәдәният бүлеге белән берлектә оештыра.
Фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук.
Фестиваль халкыбызның телен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклап үстерүгә,
балаларның халык иҗаты белән кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән.
Темасына килгәндә, быел аерым тема билгеләнмәде. Һәр ел катнашып килүче коллективлар үткән еллардагы чыгышларын кабатлый ала, ә беренче тапкыр катнашучылар ачык, матур милли номер әзерли.
Чыгыш вакыты – 10 минут.
Фестивальдә мәктәпләр, балалар бакчалары иҗади коллективлары катнаша ала, катнашучылар саны чикләнмәгән. Коллективлар дипломнар белән бүләкләнә.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)