Авыл мәктәбе укучылары 9 Май көнне авылдаш сугыш каһарманнары фотоларын күтәреп, авыл үзәгендәге һәйкәл алдына килеп сафландылар. Шуннан соң җирле җитәкчеләр һәм ветераннар һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, аннары барысы бергә клубка уздылар.
Күз ачып-йомганчы, сәхнә сугышчылар фотосурәтләре белән тулды һәм тантаналы рәвештә россия белән Җиңү байрагын кертеп урнаштыргач, кунаклар сүз тотты.
Пильна район администрациясе башлыгы урынбасары Вячеслав Исаев җылы теләкләрен ирештергәннән соң, Үмәр ага Айнетдиновка лаеклы бүләген – “Түбән новгород өлкәсенең атказанган ветераны” исемен тапшырды.
Әйтергә кирәк, бу авылда Үмәр агадан кала, тагын ике сугышчы ветеран гына бар – Абдрахман абый Аляутдинов һәм Хайрулла абый Дианов. Бу көнне аларга үз бүләкләрен авыл администрациясе, җирле СПК һәм “чулпан” кибете хуҗабикәсе тапшырдылар.
Һәрвакыттагыча, биредә бәйрәмнең музыкаль өлеше бик бай иде, аеруча 15 кешедән торган ир-егетләр хоры чыгышы хәйран калдырды: залда утыручылар аларга аягүрә торып рәхмәтләрен белдерде.
Хәзер Петрякста ике хор коллективы булды. Хатын-кызлардан торган “Гүзәл” иҗади коллективын табибә Алсу Измайлова җитәкләсә, ир-атларныкын булдыручы һәм әйдәп баручы да табиб ринат Измайлов, әмма алар хезмәттәшләр булсалар да, бертуганнар түгел, фамилиядәшләр генә.
Татарское село Петряксы(Батырша авылы) фото и видео
19.05.2017
Олег ХӨСӘИНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия