Губернатор Валерий Шанцев эшлекле визит белән 25 майда Сергачта булып кайтты.
Губернатор Валерий Шанцев прибыл с рабочим визитом в Сергач 25 мая. Он вместе с руководителями района Николаем Субботиным и Олегом Радаевым, министром сельского хозяйства области Алексеем Морозовым в первую очередь ознакомился с ходом реализации в Сергаче первого в истории регионального проекта “фруктовый сад”,на который будет потрачено 300 млн рублей.
Ул район җитәкчеләре Николай Субботин һәм Олег Радаев, өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов белән, иң беренче чиратта, төбәгебез тарихында беренче тапкыр Сергачта тормышка ашырылачак “Җимеш бакчасы” проектының эш барышы белән танышты.
Әлеге яңарыш адымга 300 млн сум сарыф ителәчәк һәм ул 100 гектар җир биләячәк.
Әмма ләкин быел инвесторлар аның яртысын гына кулланачак.
ООО “Рассвет” хезмәткәрләре 20 гектарда каен (земляника), 15ендә — күк (голубика), 10ында кура (малина) җиләкләре һәм 5 гектарда кара бөрлегән (ежевика) үстерергә планлаштыралар.
Инде кирәкле үсентеләр дә, махсус техника да кайтарылган.
Тик һава шартлары гына үсентеләрне утырту эшен бер-ике атнага тоткарлаган.
Әйтергә кирәк, регион башлыгы берничә үсентене махсус алдан әзерләнгән чокырчыкларга үзкуллап утыртып чыкты һәм шуның белән җимешле проектка старт бирде.
“Рассвет” җитәкчеләре губернаторны июль уртасында кабат үз бакчаларына кунакка, җимешне татып карарга чакырдылар.
Шулай ук Валерий Шанцев тузган торактан халыкны бар уңайлыклары булган фатирларга урнаштыру максаты белән шәһәрнең Школьная урамында төзелеп килүче дүрт катлы йортны да карап чыкты, төзүчеләргә билгеләнгән сроктан тайпылмаска боерды.
Аннары ул “Светлое озеро” социаль учреждениесенең эше, халыкка хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты һәм эшлекле визитыннан, гомумән, канәгать калды.
Подробнее,читайте: Уникальный ягодный сад в Сергаче
02.06.2017
Олег ХӨСӘИНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия