Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач
Велопробег “Я еду — за Победу!”
С каждым годом это спортивное массовое мероприятие, проводимое по инициативе Молодежной палаты Сергачского района, собирает все больше участников, а маршрут охватывает все новые населенные пункты. Участники, проезжая через села района, знакомятся с культурой и традициями народов проживающих в районе, а также чтят память ветеранов войны.
В субботу 8 июля по маршруту Сергач-Пожарки-Шубино-Лопатино-Сергач. Старт и финиш на центральной площади Сергача. Для участия допускаются лица с 14 лет. Участие детей с 12 лет, возможно только при обязательном сопровождении родителя или законного представителя. Регистрация участников будет осуществляться в группе “Молодежная палата Сергачского района” в социальных сетях и продлится до 7 июля включительно. Внесенные в список участники будет обеспечены соответствующей экипировкой и питьевой водой.
По ходу маршрута будут организовано несколько мест для фотосессий.
Районнарда.
Шөбиледә велопробег
Сергач районы Земство җыены каршында эшләп килгән Яшьләр палатасы дүртенче тапкыр “Җиңү артыннан барам!” исеме астында велопробег уздыра. Оештыру комитеты утырышында аны 8 июльдә Рус Пожары – Шөбиле – Лопатин-Янау маршруты буенча үтәр дип билгеләделәр. Спорт чарасының старты һәм финишы Сергачның үзәк мәйданында булыр. Катнашырга 14 яшьтән алып рөхсәт ителә. 12 яшьтән алып 14 яшенә кадәр балалар әти-әнисе яисә аның өчен җаваплы кешесе булган очракта гына велопробегта катнаша ала. Теркәлер өчен Яшьләр палатасының ВКонтакте сәхифәсенә махсус ссылка буенча керергә кирәк. Катнашучылар экипировка һәм су белән тәэмин ителер. Авылларда велосипедчыларны, гадәттәгечә, аш-су, җыр-моң белән каршы алырлар. Узган елларда велопробег Кочко-Пожар, Камка һәм Мөтеравыл аша үткән иде.
Уразавылда депутат бүлмәсе
Кызыл Октябрь районы Уразавылда Дәүләт Думасы депутаты Владимир Пановның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ачылган. Ул Кооперативная урамындагы 20 нче йортның 3 нче кабинетында урнашкан. Кабул итү айның беренче һәм өченче пәнҗешәмбесендә 17.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр уза. Алдан язылыр өчен 8-910-146-73-05 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Сафаҗайда юбиляр
Пильна районы Сафаҗай авылында яшәүче Бану Сафиулла кызы Насретдинова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Олы гомер бәйрәме белән аны авыл башлыгы Фәрит Каюмов һәм социаль хезмәткәр Кад-рия Хөсәинова тәбрикләгәннәр, хәлләрен сорашып, бүләкләр белән сөендергәннәр һәм Президентның котлау хатын тапшырганнар.
Тукайда гаилә көне
Спас районы Тукай авылында Гаилә көне уңаеннан берничә гаилә өчен табигать кочагында спорт ярышлары оештырганнар. Чараның спонсорлары булып чираттагы тапкыр җирле фермерлар чыккан.
Ә Татар Моклокасы китап-ханәсендә шул ук бәйрәм кысаларында берничә гаиләне җыеп, “Мәхәббәт һәм тугрылык” темасына очрашу үткәргәннәр.
Авылларда.
Камканың Түбән Новгородта яшәүче спонсоры Илдар Мангушев тырышлыгы белән тагын бер стеласы булдырылган. Ул Луговое ягыннан авылга кергәндә урнаштырылган.
Куйсуының Колхозная һәм Центральная урамнарында халык соравы буенча баганалардагы яктырткычларны өлешчә яңартканнар.
Бозлау администрациясе авылларына Спас районының баш санитария табибы Алексей Ватрухин килеп, халыкка Птичий грипп куркынычы һәм анардан саклану чаралары турында сөйләгән. Бу чир буенча Зур Болдино районында карантин игълан ителгән.
Мөтеравыл китапханәсендә һөнәри бәйрәм көне уңаеннан “Ачык ишекләр көне” чарасы үткән. Ә Печә китапханәсендә балалар катнашы белән “Китап диңгезләре капитаннары” кичәсе оештырылган.
Петрякс хакимияте башлыгы Ансар Садретдинов белдерүенчә, шушы көннәрдә аның карамагындагы авыллардан хәрби хезмәткә Әхлям Магҗанов, Динар Шарафетдинов һәм Евгений Калинин китәрләр.
Печә балалары, Лопатин мәктәбе укучылары Марат Айсин һәм Рафия Хәсәнова Славян язуы көненә игълан ителгән район конкурсларында уңышлы катнашканнар.
Сафаҗай администрациясе авылда тагын бер балалар мәйданчыгы булдырырга планлаштыра.
Семочкида әлегә газсыз булган шәхси йортларга табигый газ кертү эшләре дәвам итә. Зәңгәр ягулыкны инде унга якын йортта кабызганнар.
Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов мәгълүматы буенча, авылның стеласы проектын әзерләү мәсьәләсе июньдә хәл ителер.
Чүмбәлинең хөрмәтле ветераны Сафура Мәсумованы 90 яшьлек юбилее белән район һәм авыл хакимиятләре башлыклары Рафаэль Ильясов һәм Рамил Хәсәнов котлаганнар, Президентның тәб-рик хатын тапшырганнар.
Ыргуда 6 июньдә редакция хезмәткәрләре халык белән очрашыр һәм “Туган як”ка язылучыларны бүләкләр белән сөендерер.
Бозлау администрациясе авылларында законсыз чүп-чар җыелган урыннарны юк итү белән шөгыльләнгәннәр.
02.06.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия