Районнарда һәм Авылларда
По Спасскому району пойдут поезда со скоростью до 400 км/час.Высокоскоростная железнодорожная магистраль (ВСМ) «Москва — Казань — Екатеринбург»
В докладе главы администрации района Татьяны Бирюковой было отмечено, что магистраль в границах Нижегородской области пройдёт через Володарский, Богородский, Дзержинский, Кстовский, Лысковский, Спасский, Воротынский районы и город Нижний Новгород. Строительная длина участка пути по Спасскому району составит около 29 км и будет проходить вблизи населённых пунктов: Низовка, Сосновка, Новый Усад, Красный Ватрас.
Строительство магистрали будет способствовать решению важнейших проблем социально-экономического характера: инициирует рост деловой активности в широком комплексе отраслей и развитие отдельных секторов экономики (туризма, торговли, транспорта, строительства), а также финансовой сферы, тем самым, повышая доходы и уровень жизни населения.
Спас районында Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер магистрале булдыру мәсьәләсе буенча иҗтимагый тыңлаулар узган. Эшләрне алып баручы “Скоростные магистрали” кампаниясе вәкиле белдергәнчә, магистральнең зур өлеше районның Вазьян администрациясе территориясеннән узачак. Төзү эшләрендә тирә-як мохитка зарар китермәү, халыкның комфортлы яшәү шартларын бозмау һәм башка мөһим булган таләпләр үтәлер.
Пильна районы Сафаҗайда спорт белән шөгыльләнү үзе бер күркәм традиция. Бер ярыштан да, бер төрдән дә калмыйлар алар.
Күптән түгел баскетбол командасы район чемпионатында катнашып, өченче урынга лаек булган.
Сечен районының ачык чемпионатында да хоккейчылар өченче урынны яулаганнар. Районның мини-футбол буенча чемпионаты старт алган, сафаҗайлылар анда да әлегә җиңүләр генә яулап баралар.
Кочко-Пожар хастаханәсенең дәвалау бүлеге персоналы ялга китү сәбәпле, якынча май урталарына кадәр эшләмәс, халыкны теш табибы Оксана Лазарева гына кабул итәр.
Ыргу депосы янгын сүнде-рүчеләр смотр-конкурсында катнаша. Районнан килгән махсус комиссия техниканың һәм бинаның сыйфатын, документларны тикшереп, депоның эшчәнлегенә югары бәя биргән.
Рбишчаның сәләтле көрәшчесе Ваиз Хакимов чираттагы уңышына ирешкән – Арзамаста полициянең кече лейтенанты А.Сорокин истәлегенә үткәрелгән ирекле көрәш буенча регионара турнирда үз авырлыгында “көмешле” урынны яулап кайткан.
Бозлау администрациясе территориясендәге авылларның учреждениеләрен, янгын сүндерү машиналарын, буаларны районнан янгынга каршы махсус комиссия килеп тикшергән.
Тукайдан Әлфия Усманова, Бозлаудан Адилә Нафеева һәм Татар Моклокасыннан Рафаэль Махмутов Экология елына багышланган район җыр фестивалендә чыгыш ясаганнар.
Чүмбәлинең үзәк урам буйларын кыргый агачлардан арытканнар.
Суыксуның социаль учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре үз терри-торияләрен чистартканнар.
Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов хәбәр итүенчә, төзекләндерү айлыгы кысаларында район үзәгенең үзәк урамында бордюрлар чистартыла, яктырткычлар яңартыла һәм корыган карт агачлар киселә.
Андыда Сергач почтамтыннан тыш “Туган як”ны бүген 32 гаилә алдыра.
Шөбиле имамы, иң өлкән муллаларыбызның берсе булган Гаяр хәзрәт Мустафинның хәл-әхвәлләрен өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов белешеп кайтканнар.
14.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)