Добро пожаловать! Стартовала подписная кампания на газеты и журналы.
Агымдагы елның II яртысына газета-журналларга төп подписка кампаниясе башланды.
Шул уңайдан исегезгә төшерәбез: өлкәдән читтә яшәүчеләр өчен ярты елга “Туган як”ка язылу
бәясе шулай ук 1200 сум калды,
электрон версиясенең дә бәясе үзгәрмәде – 300 сум, ә менә өлкә каталогы буенча газетабызга язылу
бәясе аз гына артып куйды һәм ул бүген 465,96 сум тәшкил итә.
Дөрес, 11 майдан “Абунәче декадасы” игълан ителәчәк һәм шул ункөнлектә “Туган як”ка 15% ташлама белән язылырга мөмкинлек туар.
Ә Пашат мәчете картларына агымдагы елның II яртысына мәхәллә исәбеннән мохтаҗларга 10 данә “Туган як”ны яздырып биргәннәре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бүтән мәчетләр дә бу өлкәдә бердәнбер татар газетабызны ярдәмнәреннән ташламаслар дип ышанабыз.
30 июньдә (җомга көн) Суыксу мәчетендә моннан 80 ел элек репрессия тәгәрмәченә эләгеп һәлак булган авылдаш дин әһелләре корбаннарын искә алу мәҗлесе оештырылачак.
Кызганычка каршы, Камкада 1 апрельдә юкка чыккан Әхмәт Курмаев турында әлегәчә бернинди хәбәр юк. Бу авылда сабантуй уздыру да хәзер зур сорау астында тора.
21 апрельдә Кочко-Пожар клубында узачак “Җәясу” балалар фольклор фестиваленә инде 15 заявка кабул ителде, әмма бу чик түгел әле.
Шуңа күрә 18 апрельгә кадәр аларның саны артуын көтәбез.
14.04.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)