У тех, кто не знает прошлого, нет будущего (село Сафажай)

музей в селе Сафажай

Сафажай(Красная Горка)изучение родословной семьи

Изучение родословной семьи способствует более тесному общению ее членов, развивает интерес к истории семьи, способствует укреплению ее духовных ценностей, повышает ее культурный уровень.
Связь поколений, знание своих корней, понимание, какие люди окружают ребёнка, какое место в истории своей страны или малой родины занимают близкие люди, семья – это очень значимый момент в воспитании.

При определении содержания нравственного просвещения детей, учителю важно знать какие духовно-нравственные представления дети уже имеют. Важным источником накопления знаний является знакомство с окружающим миром. Ещё более важный источник – осмысление детьми личного опыта.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк ( село Сафажай)

Бу мәкальне һәр кеше ишеткәне бардыр. Чыннан да шулай бит, гади мисал: кәүсәсез тамыр яши ала, ул хәтта яңа үсентеләр җибәрә, ә агачның тамырдан аерган өлеше нинди матур булса да, 1-2 көн үтүгә үк шиңәчәк. Шуны аңлаган әти-әниләр балаларын нәсел агачы – гаилә шәҗәрәсе белән таныштыралар, шушы максат белән кайбер мәктәпләрдә дәрестән тыш чаралар оештыралар.



Буыннар чылбырын саклауны кайгыртып, без дә балалар бакчасында кечерәк кенә музей бүлмәсе оештырырга булдык һәм 2011 елның март аенда башладык бу эшне.

Иң беренче булып хезмәттәшләребез ярдәмгә килде. Ә.Аймалетдинова, Р.Мусина, Ә.Ибраһимова, Н.Маликова, Ш.Айнетдинова, С.Абдулхаева, Г.Ахсянова, Р.Салахетдинова, М.Аллямов, М.Измайлова күпләп төрле-төрле көнкүреш әйберләре китерделәр.

Шулар арасында самавырлар, каткыч, орчык, чүлмәк, утюг, бишек, тирмән ташы, чабата, чуеннар һ.б. бар иде. Ә Р.Аллямова фронттан килгән солдат хатларын тапшырды.

Безнең бу эшебездән авылдашлар да читтә калмады – Х.Сафиуллова, С.Якубова, Ә.Фәйзрахманова, Р.Фәйзрахманова, Г.Беляева, Ф.Ахсянова, Исхаковлар, Каюмовлар гаиләләре кием-салым, савыт- саба, кулдан тукылган сөлгеләр, бәйләгән шәлләр, подзорлар, хәтта сандык, урындык ише әйберләр китерделәр.

Авылыбыз осталары ясаган тумбочка, буфетлар да бар.

Һәр крестьян өендә иң кирәкле җиһаз ап-ак мич булганны истә тотып, ата-аналар ярдәмгә килделәр.

А.Халилуллин белән А.Калимуллин бер көн эчендә агачтан мич ясап куйдылар.

Чаршау, кашагалар элеп, янына табагач, ухват, чуеннар да тезеп куйгач, аны чын мичтән аеруы да мөмкин түгел.

Шушы музейдагы әйберләргә карыйсың да, сокланып куясың – нинди авыр заманнарда яшәгәндә дә кешеләр үзләренә уңайлы, фай- далы, озак еллар хезмәт итәрлек әйберләр уйлап чыгарганнар.

Шул ук самавырлар, утюглар, каткычлар, орчыклар – барысы да гади җир кешеләренең

уйлап чыгару сәләтенә ия булуларын дәлилләп тора.

село Сафажай музей в детском саду

Бүгенге язмабызда телгә алынган һәр авылдашыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм бүтәннәренә: “Бу иске әйберләр кирәкми инде дип, аларны чыгарып ташламагыз, музейга китерегез”,

— дип мөрәҗәгать итәсебез килә. Шәхсән мин махсус башлаган дәфтәргә һәр әйберне һәм аны кем китергәнне терки барам.

Безгә йөрүчеләр юк түгел, хәтта авылга килгән кунаклар да еш кына музее- бызны карап чыгалар.

Әйдәгез, үзебезнең үткәнгә битараф булмыйк, яшь буынны тәрбияләү эшенә бергәләп өлеш кертик. Без тәрбияләгән яшьләр кулында киләчәк булганын истә тотыйк.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

17.02.2017
Сания АДИЯТУЛЛИНА,
Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.