В Астрахани Федеральный Сабантуй
Астраханская область во второй раз примет Федеральный Сабантуй масштабный национальный татарский праздник пройдет 12-13 мая.
В Астраханскую область ожидается приезд гостей из более чем 40 регионов России.
12, 13 майда Каспий башкаласы Әстерхан икенче тапкыр федераль сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап атлаган XVII милли бәйрәмебезгә илебезнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Безнең төбәктән өлкә татар автономиясе бу сабантуйга өч делегат тәкъдим итте — әлеге юллар авторы һәм “Туган як” редакторы Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдиновны һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Равил Бәдретдиновны.
Беренче көнне затлы ресторанда корылган тантаналы төш өстәле артында безне һәм Самара делегациясен Әстерхан өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алексей Галкин һәм Харабали районы башлыгы Алексей Штонда кабул иттеләр, сый-хөрмәт күрсәттеләр, һәрберебез белән танышып чыктылар.
Хуҗалар үзләренең сәламләү чыгышларында регионның төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләделәр, безне кызыксындырган сорауларга җаваплар кайтардылар һәм кунакка дәшеп, күңелле ял теләп калдылар.
Билгеле, без һәркайсыбыз кунакчыл хуҗаларга олы игътибарлары өчен ихластан рәхмәтләребезне белдердек һәм мөмкин булган кадәр үз төбәгебез, районнарыбыз һәм авылларыбыз турында горурланып сөйләдек, күренекле шәхесләребезне санап үттек, төп шөгыльләребезнең кайбер проблемалары белән уртаклаштык, өлкәбездәге татарлар санын әйттек һ.б.
Кич белән Әстерханның искиткеч зур һәм матур опера һәм балет театры бинасында сабантуй кунакларын җирле губернатор Александр Жилкин белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иттеләр һәм аларга кичке фуршет кордылар, Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталары концерты белән куандырдылар. Александр Александрович әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли орнаменты урын алган. Димәк, аны «Халыклар дуслыгы йорты» дип тә әйтергә мөмкин.
Икенче көнне иртә белән кунакханәдән чыкканда, безне автобус көтеп тора иде инде. Ә шәһәрнең “Волгарь” үзәк стадионына килеп кергәчтен, һәрбер делегация үз регионы гербын һәм байрагын алып, тантаналы парадка әзерләнә башлады, һәрберебезгә аерым-аерым инструкцияләр бирделәр, сафка алфавит буенча урнаштырдылар. Шул мәшәкатьләр белән була-була, бәйрәмнең иң олы һәм хөрмәтле кунаклары да – губернатор белән президент килеп җиттеләр.
Алар иң баштан хуҗаларның һәм төрле регионнардан килгән делегацияләрнең, аеруча сабантуйның төп оештыручысы булган Түбән Кама осталарының кул эшләрен, традицион ризыкларын карап чыктылар. россия регионнарыннан җыелган һәм бәйрәм парадын тәшкил иткән кунакларны җылы сәламләп үттеләр, безгә дә тукталыш ясадылар.
Шуннан соң парад тантаналы рәвештә сабантуйның төп мәйданына – үзәк стадионга узды һәм анда һәр регионны тамашачылар кайнар алкышлар белән каршылады. Ә алдан билгеләнгән урыннарыбызга утыргач, милли киемнәрдәге мөлаем кызлар барыбызны да чәк-чәк белән сыйладылар.
Сабантуйны Александр Жилкин белән рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Татарстанны гасырлардан килгән туганлык җепләре бәйли, ә бүгенге сабантуй – Каспий башкаласында яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы.
Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урынны били”, — диде Александр Адександрович һәм регионда милләтара дуслыкны ныгытуга үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләре белән зур өлеш кертүчеләрне сабантуй һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Минниханов Рустам Нургалиевич, үз чиратында, берничә әстерханлыга “атказанган” исеме бирде, хатлары тапшырды һәм Г.Тукай исемен йөрткән мәктәпкә микроавтобус бүләк итте.
“Безнең сабантуйны бүген бөтен халык үз күрә, шуңа ул быел да россиянең 59 регионында һәм 32 чит илдә узачак. Без аларның һәрбересенә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки гасырлардан килгән бәйрәмебез халыкара дуслыкны ныгытучы чыганак булып тора”, — диде Татарстан президенты.
Олы кунаклар чыгып китү көе, футбол кырын тутырып, йөзләгән артист татар халкының милли традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сәнгать аша меңләгән тамашачыга ирештерергә тырышты.
Тамаша күз явын алырлык иде. Гомумән, бу көнне бик күп татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады, концертлар өч сәхнәдә гөрләде.
Казанча татар көрәше ике келәмдә 70, 80, 90, 100 һәм 100+ авырлык категорияләрендә алып барылды. Көрәшче-ветераннар да бил алышты.
Сабантуйның төп бүләген – “Фольксваген Поло” автомобилен 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиев алды. Ә федераль сабантуйның символы “Тулпар ат” Чуаш делегациясенә тапшырылды һәм киләсе елда бу бәйрәм, Алла боерса, күрше республиканың Чабаксар шәһәрендә узачак.
Әлбәттә, санаулы газета бит-ләрендә искиткеч кунакчыл җирдә узган зур бәйрәмнән алып кайткан хис-тойгыларны язып бетерерлек түгел – хуҗалар бит безне уч төбендә йөртте, шуңа без аларга, аеруча Харабали районы хакимиятенә чиксез рәхмәтле.
19.05.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия