Сохранение и развитие этнокультурного многообразия татарского народа,история,традиции,культура.
Якын дустыбыз, “Туган як”ның беренче саныннан алып, бүгенгәчә аның битләрендә күп санлы шигъри әсәрләре
бастырылып килгән, газетабызның Һади Такташ премиясе лауреаты исемен йөрткән, агым-дагы елда китап итеп беренче
шигырьләр җыентыгын чыгарган, Сафаҗайның күренекле шәхесе булган, туган авылы тарихы белән нык кызыксынган Вафа
Абдулла улы Камалетдинов агымдагы атнада үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте.
Шул уңайдан без аны ихластан тәбриклибез, нык сәламәтлек, хәерле озын гомер,
имин тормыш һәм бала-онык шатлыгы телибез.
25 елдан артык “Туган як” белән иҗади хезмәттәшлектә торганы өчен аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм яңа әсәрләрен, чираттагы китапларын көтеп калабыз.
Ә “Туган як”ның 27 нче туган көне якынлашу уңаеннан (7 декабрь), киләсе санда Вафа Абдулловичның газетабызга
багышлап язылган һәм төрле елларда дөнья күргән сайланма әсәрләрен “Шигърият сәхифәсе”ндә кабатлап басты-рачакбыз.
Сафаҗай дигәннән, бу авылда безнең дуслар бихисап. Шуларның берсе – Мәскәүдә яшәүче Мансур ага Хакимов.
Тиражыбызны саклау буенча моң-зарыбызны ул йөрәгенә якын алган булса кирәк: шул көннәрдә өч подпискалык акча күчерде һәм безнең ихтыяр-дан чыгып, аз тәэмин ителгән гаиләләрне “Туган як”ка язды-руыбызны үтенде.
Чынлап та, чын дуслар авыр көннәрдә ачыклана икән.Петрякс имамы Мидихат хәзрәт Хайретдиновка да, авылның үзәк мәчете мәхәлләсе әгъзаларына да бу өлкәдә “Ту-ган як”ка ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәтлебез: алар, үзара киңәшләшеп, киләсе елның I яртысына аз керемле 10 гаиләгә “Туган як” бүләк итәргә килешкәннәр.
Безнең шушы көнүзәк мәсьәлә булып торган тираж проблема-сын хәл итүдә Өчкүл мәчетен дә үрнәк итеп күрсәтәсебез килә.
Алар Уразавыл хастаханәсендә дәваланучыларга, картлар йортында гомерләрен кичерүчеләргә һәм Курмыш белән Янаудагы социаль учреждениеләрдә яшәүче ялгызак милләттәшләребезгә “Туган як”ны яздырып баралар.
Безнең хәлебезгә керешүчеләрне Аллаһы Тәгалә хәерле гомер, имин тормыш һәм гаилә бәхете белән сөендерсен иде.
Бөтен хезмәт юлларын җирле колхозда үткән, сәламәтлекләрен шунда җуйган, бүген бер пенсиягә яшәгән авылдашларын
шушы җирләрдә эшләүче СПК рәисләре, акционерлык җәмгыяте директорлары, эре фермерлар үз исәпләреннән “Туган як”ка
яздырсалар, хәерчелеккә калмаслар иде.
20.11.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия