В селе Малое Рыбушкино прошел велопробег, приуроченный 72-летию Победы в Великой Отечественной войне 1945 г.
Организатором мероприятия является общественная организация «АДЖА АВЫЛ»- при поддержке Администрации Краснооктябрьского муниципального района
, комитета по образованию, делам молодежи и спорта администрации Краснооктябрьского муниципального района, Большерыбушкинской сельской администрации, ОВД по Краснооктябрьскому району, ЦРБ,
газеты «Сельские вести», газеты «Туган Як» ,ДЮСШ.
Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараны 7 майда “Адҗа авыл” төркеме зурлап оештырды.
Бу көн иртәсендә Зур һәм Кече Рбишча халкы мәктәп коллективлары “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләрендә катнаштылар.
Алар Кече Рбишчаның Ватан сугышы корбаннары һәйкәле алдыннан юлларын башлап, ике авыл урамнары буйлап үттеләр.
Бәйрәм чарасын алып баручы Вәлит Яруллин һәйкәл алдында махсус корылган сәхнәгә район һәм Зур Рбишча авылы башлыклары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәиновны, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанованы, Зур һәм Кече Рбишча мәктәпләре җитәкчеләре Гөлнара Фәхретдинова белән Йосыф Нуреевны чакырды.
Хөрмәтле кунаклар авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм бу җиңүнең безгә ничек бирелүе турында да сөйләп үттеләр.
Әлфия Мөхәммәтҗанова, үз чиратында, шушы эшләрдә активлык күрсәткәннәре өчен Радик Яруллинны, Рөстәм Юсиповны, Гөлнара Фәхретдинованы һәм Йосыф Нуреевны мәгариф бүлеге исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Тантаналы чыгышлар тәмамлангач, 10 чакрымлык велопробегка старт бирелде. Велосипедчылар ике авыл буйлап үткән арада, районнан килгән “Җиңү автобусы” әгъзалары,
Уразавыл һәм Рбишча мәктәпләре укучылары концерт тәкъдим иттеләр, сәхнә алдында тамаша карап утыручыларга һәм барча кунакларга үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен һәм Георгий тасмалары өләшеп чыктылар.
Аннары, ниһаять, авылның түбән очындагы борылышта финиш сызыгына ашкынучы велосипедчылар күренде. Кече Рбишчаның яшь хоккейчысы Муса Хайретдинов финишка беренче килеп җитте. Оештыручылар велоузышта катнашкан иң кече Азиз Хамидуллинны һәм өлкәннәрдән Нәҗип Салахетдиновны бүләкләделәр.
Мәктәп алдында ук махсус хәрби-кыр кухнясы да оештырылган иде.
Шунда кунаклар өчен солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә, Казаннан чакырылган җырчылар Илназ Сафиуллин, Ринат Фәйзуллин, Мәскәүдән бәйрәмгә кайткан Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, яшьләр арасында популярлык яулаган Радик Яруллин, “Туган як моңнары” ансамбле, шулай ук, район һәм авыл үзешчәннәре зур концерт бирделәр.
12.05.2017
Ришат РАМАЗАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)