Новости в районе и татарских селах
В администрации Сергачского района Почетной грамотой Губернатора области наградили одного из лучших аграриев юго-востока региона,
председателя СПК имени Нариманова (село Пица) Магжанова Сабира Садековича. СПК имени Нариманова основная специализация агропредприятия: возделывание сельскохозяйственных зернобобовых культур, животноводство.
Главы района Николай Субботин и Олег Радаев поздравили Сабира Садековича с 60-летним юбилеем и высоко оценили его вклад в развитие отрасли сельского хозяйства района и области.
Районнарда һәм Авылларда
Авылларда.
Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабир Магҗанов 60 яшьлек юбилее һәм регионның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен өлкә Губернаторы тарафыннан Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.
Суыксуда Бөек Ватан сугышының ике ветераны гына исән — Үмәр Абубәкиров һәм Абдулхай Миначев. Венгрия вакыйгаларында катнашкан Харис Үмәров та яши биредә.
Камкада берәү эзсез юкка чыгу сәбәпле, күренекле авылдашлары Рәшит Баязитов 1, 2 июльгә билгеләнгән сабантуй чараларын уздырмаска карар кылган.
Шөбиле халкы имам булып бер елга “Нур аль-Ильм” дини уку йорты укучысы Абдулкадер Идрисовны сайлаган.
Кочко-Пожар администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин, Сергачта Җиңү көненә багышлап үткәрелгән җиңел атлетика ярышында җитәкчеләр арасында икенче урынны яулаган.
Камка мәктәбе укучылары Сергачта “Живи! Твори! Мечтай!” девизы астында узган наркотикларга каршы акциядә катнашып, плакатлар конкурсында тамашачылар призына лаек булганнар.
Уразавыл мәктәбе каршындагы “Пчелка”лар хезмәт бригадасы өлкә конкурсында өченче дип табылган.
Яндавишча һәм Өчкүлдә яшәүче берничә сугыш һәм тыл ветеранына бүләкләр Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов, өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов һәм Вячеслав Аксиньин исеменнән тапшырылган.
Сафаҗай командасы мини-футбол район чемпионатын икенче урында тәмамлаган, ә хоккей командасы әгъзалары Сеченның “Йолдызлы” боз сараенда Бөек Җиңү көне уңаеннан турнир оештырганнар.
Татар Моклокасыннан Бәдретдиновлар гаиләсе Спаста “Мы дружная спортивная семья!” чарасында икенче урынны алган.
Петрякстан Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Айнетдиновка “Түбән Новгород өлкәсенең атказанган ветераны” исеме бирелгән.
Районнарда.
Безнекеләр газетада
Пильна районы “Сельская трибуна” газетасының соңгы апрель саннары безнең милләттәшләргә багышланган дияргә була. Аның битләрендә Сафаҗай укучыларының алдынгысы Альбина Атауллина, “Артек” балалар лагерендә ял итәргә лаеклы булган Ислам Османов, татар теле буенча Халыкара олимпиада призеры Айсылу Абдулбярова турында зур материаллар урын алган. Ә чернобыльчылар һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан Рәис һәм Әлфия Аляутдиновлар турында язмалар дөнья күргән. Шул ук вакытта Петрякс мәктәбе директоры Клара Билялованың хезмәт һәм тормыш юлы белән җирле СПК эшчәнлеге турында да мәкаләләр бастырылган.
Балалар конкурсы
Кызыл Октябрь районы Уразавыл балалар бакчасы базасында “Бала тавышы” район иҗади башкаручылар конкурсында сигез коллектив катнашкан. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән: Зур Рбишча гаилә балалар бакчасының “Бригантина” ансамбле — беренче, Уразавылның “Кечерәк йолдызлар” ансамбле һәм аның дуэты — икенче, Салган һәм Пашат бакчалары — өченче. Ялгыз чыгыш ясаучылардан призлы урыннарга Салган, Зур Рбишча (беренче номерлы һәм гаилә балалар бакчасы), Семочки, Уразавыл нәниләре лаек булган. Башка номинацияләрдә Кече Рбишчаның һәм Зур Рбишчаның икенче номерлы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре бүләкләнгән.
Тырышканга бүләк
Сергач районы Кочко-Пожар һәм Шөбиле авыл советлары белгечләре Наталья Андреева һәм Наталья Бәдретдинова Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуда куйган хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнгәннәр, ә Мөтеравыл администрациясенең баш хисапчысы Найлә Алеевага һәм белгеч Лима Җәлиловага истәлекле билгеләр тапшырылган.
Сечен районы Красный Остров китапханәчесе Кадрия Армиханова һәм социаль хезмәткәр Нина Пирожникова да шундый бүләккә ия булганнар.
12.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)