Акция Бессмертный полк с большим размахом прошла в селе Кочко-Пожарки Сергачского района
— международное общественное гражданско-патриотическое движение по сохранению личной памяти о поколении Великой Отечественной войны.
КОЧКО-ПОЖАРда 9 Май бәйрәме “Үлемсез полк” акциясе белән башланды.
Җирле администрация төсле кәгазьгә эшләткән сугыш ветераннарының фотосүрәтләрен күтәреп,
пожарлылар клуб алдыннан үзәк урам буйлап обелискага менделәр.
Хәрби киемнәрдәге балалар бакчасы коллективы Парадка аерым бер төс өстәде.
Бөек Җиңү бәйрәме белән авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин, имам Габделхәй хәзрәт Ибраһимов җылы котладылар,
авылда бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветераны
Әхмәт абый Үмәровка (фотода) хөрмәт күрсәттеләр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.
Тәбрикләүне балалар дәвам итте. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Венера Фәхретдинова җитәкчелегендә сугыш
елларындагы биюләрне тәкъдим иттеләр, ә мәктәп яшендәге балалар шигырь сөйләделәр.
Ахырда авыл оешмалары һәм кайбер гаиләләр һәйкәлгә веноклар куйдылар.
12.05.2017
Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)