Кыстыбый — традиционное татарское, башкирское и удмуртское блюдо из теста с начинкой.
В татарской кулинарии кыстыбый представляет собой обжаренную лепёшку, начинённую картофельным пюре.
Картофель вымыть, очистить, нарезать крупными кусками, отварить в подсоленной воде до готовности. Слить воду и размять картофель в пюре. Добавить горячее молоко, 1 столовую ложку сливочного масла, посолить (при необходимости) и тщательно перемешать,подробнее татарская кухня(рецепты и приготовление).
Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) каршындагы “Татар яшьләренең лидерлар мәктәбе” агымдагы елның 15 февралендә старт алды.
Аның беренче семинарында Т.Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән 16 яшьтән алып 30 яшькәчә 15 студент катнашты. “Лидерлар мәктәбе”нең тулы курсында барлыгы 16 семинар каралган һәм студентлар бертавыштан аларның барчасын да үтәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Семинар темалары күптөрле.
Мәсәлән, “Тормышта уңышлы булу”, “Үзеңдә булган сәләтләрне уяту”, “Карьерада, гаилә тормышында һәм профессиональ үсештә биек үрләр яулау” һәм башкалар. Курсаларда укучылар уникаль методика нигезендә нәкъ менә шушы темалар буенча белем алачак. Теориядән тыш, тыңлаучылар белән әлеге семинарларда уңышлы эшмәкәрләр, дәүләт структуралары җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре турыдан-туры үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешерләр.
Кем белә, бәлки, алар тыңлаучыларның хәзерге эш бирүчеләре яисә киләчәктә файдалы хезмәттәшләре булып куярлар.
Шул ук көнне Т. Новгород Җәмигъ мәчетенең административ бинасында татар халкының милли ризыкларының берсе – кыстыбый пешерү буенча мастер-класс та узды. Әлеге чараны РНКАТНо каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы мәчетнең Хәйрия бүлеге белән берлектә оештырды.
Кыстыбыйны дөрес әзерләү – ашамлыкның уңышы. Аны пешерү серләренә РНКАТНо канаты астында эшләүче “Хәрәкәт” яшьләр үзәге активистлары Әлфия Бадяутдинова, Сылу Хәсәнова һәм Руслан закиров өйрәттеләр.
Чарада 30га якын кеше катнашты, кыстыбыйны пешерү осталыгы хәтта ир-егетләрне дә кызыксындырды.
Үзенең кече сеңелләрен ияртеп килгән мастер-класста катнашучыларның берсе Севиль Анвари: “Мәрхүмә әбиебез һәрвакыт кыстыбый пешерә иде, ул бала чактан безнең яраткан ашыбыз”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты.
Осталык дәресе бигрәк күңелле үтте һәм барлык катнашучылар өчен дә файдалы булды.
“Әгәр яшь буынны милли ашлар пешерергә, татар теле һәм мәдәниятенә өйрәтмәсәк, киләчәк-тә ничек соң милләтебезне саклап калырбыз?!” – дип борчуларын белдерде “Ак калфак”ның җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина.
Әлбәттә, хәзерге заманда ана телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белмәү проблемасы кискенләште. Автономия советы әлеге проблеманы чишү буенча татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү, яшьләрдә гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар оештыра.
Форсаттан файдаланып, әлеге чараны уздыруда уңай шартлар тудырган өчен мәчетнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе зөһрә ханым Идрисовага аерым рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Киләсе җыелышларда казанча манты пешерү, тортлар әзерләү һәм башкалары белән дә таныштырырбыз.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
22.02.2017
Илдус АБДУЛЛИН,
автономиянең башкарма
директор урынбасары.