Мангушев Марс Адельшинович(биография)воин-интернационалист,гвардии рядовой,Кавалер ордена Красной Звезды родился 28.01.1966 в селе Камкино Сергачского р-на Нижегородской области.
Работал автослесарем на автокомбинате N° 21 в г. Москва.
В Вооруженные Силы СССР призван 24 апреля 1984 года Кунцевским РВК Москвы.
В республике Афганистан с апреля 1985 года.Принимал участие в 20 боевых операциях.
21.12.1985 во время боевых действий в ущелье Хазара входил в состав разведывательного дозора. Продвигаясь по заданному маршруту, разведчики попали в засаду и вступили в бой. Огнем из личного оружия М. вывел из строя несколько мятежников, но при отходе на новый рубеж был смертельно ранен.
За мужество и самоотверженность награжден медалью «За отвагу» и орденом Красной Звезды (посмертно).
19 февральдә Сергач районы Камка авылы мәктәбе базасында моннан өч дистә еллар элек Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм Ватанны яклаучылар көне уңаеннан традицион районара спартакиада оештырылды.
Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында үткәрелүче кышкы спартакиаданы быел Сергач районы администрациясенең яңа гына билгеләнгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова үз контроленә алды. Районара булган бу ярыш узуга берничә көн кала дигәндә, Ирина Борисовна оргкомитет утырышын уздырды. Биредә спартакиаданы югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү өчен һәр сорау җентекләп тикшерелде һәм өйрәнелде, төп максатны хәл итәр өчен аерым кешеләргә конкрет йөкләмәләр бирелде.
СПАРТАКИАДА көнне иртә белән үк Камка мәктәбе тирәсе махсус автобуслар белән тула башлады. Быел алар бигрәк күп иде, чөнки спартакиадада катнашырга нибары ике йөзгә якын кеше җыелды, шуларның 150се – спортчылар.
Сергач районыннан Камка, Грибан, Шөбиле, Янау, Лопатин, Печә, Мөтеравыл, Ачка авыллары спортчылары, Сергач балалар спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты,
Кызыл Октябрь районыннан Уразавыл, Чүмбәли, Яндавишча һәм Карга авыллары спортчылары,
Спас районы Татар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Бозлау спорт яратучылары көч сынашты.
Спартакиаданың тантаналы өлешендә егетләрне һәм кызларны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженов, рус Пожары мәктәбе директоры Ирина Лазарева, Камка мәктәбе директоры Рафаил Әбүбәкиров, авыл администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Марсның туганы Рафек Мангушев тәбрикләделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр.Укытучы-ветеран Дамир абый Башкуров Марсның сугышчан батырлыгы, биографиясе белән таныштырды.
Байрак күтәрелеп, Россия гимны яңгыраганнан соң, мәктәп каршындагы Марс Мангушев истәлегенә булдырылган хәтер тактасына чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң спортчылар һәм җанатарлар бәйге мәйданнары-на юнәлде.
Ярышлар волейбол, милли көрәш, шашка, шахмат, гер һәм чаңгы спорты, кул көрәше, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан төз ату һәм автоматны вакытка сүтеп җыю кебек спорт төрләре буенча оештырылды. Һәр җирдә көрәш җитди һәм кызу барды, җанатарлар күп иде.
Спартакиаданы ачып җибәргән чаңгычылар эстафетасында 7 команда старт алды. Ахырда беренче, өченче урыннарда хуҗалар, икенчедә Мөтеравыл чаңгычылары булды.
Берүк вакытта мәктәпнең спорт залында старт алган волейбол турнирында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде — беренчедә Камка, икенчедә Яндавишча, өченчедә Уразавыл командалары. Бу төрдә җиңүче билгеләнгәч, Татар Моклокасы белән Камка кызлары командалары иптәшләрчә волейбол уйнадылар.
Теннис өстәле артында сигез команда ярышты. Беренче урынны хуҗалар, икенчене Ачка теннисчылары, өченчене Уразавыл командасы яулады.
Шашка һәм шахмат уеннары өчен аерым бер класс бирелгән иде. Шахмат яратучылар арасында өч призлы урын да Сергач балалар иҗаты үзәге командасыныкы. Шашка буенча ярышта алты команда арасыннан беренче урынны камкалылар алды. Икенче урында Татар Моклокасы, өченчедә Сергач командасы булды.
Армспортта берничә дистә спортчы арасында камкалы Әхмәт Какушкин, ә гер күтәрүдә Камка егете Надир Мангушев җиңеп чыктылар. Автоматны сүтеп җыюда һәм төз атуда биш команда катнашты. Беренче урынны 57 очко җыеп хуҗалар яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татар Моклокасы һәм Янау командалары алды.
Халыкның аеруча яраткан спорт төре — милли көрәш биш үлчәмдә барды.
50 кг кадәр авырлык категориясендә Илнар Фәйсханов (Шөбиле) беренче, Илдар Султанов (Т.Моклокасы) икенче, Юрий Медведев (Сергач) өченче.
60 кг хәтле авырлыкта беренче урынны Грибан егете Айдар Хафизов алды, икенчедә Шөбиле егете Илһам Курамшин, өченчедә чүмбәлиле Рөстәм Аляутдинов.
70 кг кәдәр авырлыкта грибанлы Надир Какушкин беренче, Марат Сафаров (Камка) икенче булды.
80 кг кадәр авырлыкта призлы урыннар Сергей Сапожников (Камка), Марат Сафин (Чүмбђли) һәм Фаил Аляутдинов (Шөбиле) арасында бүленде.
2017 ел кышкы спартакиаданың абсолют батыры исеменә Грибан егете Илгиз Хафизов лаек булды. Егетләр белән беррәттән дистәгә якын кыз да келәмгә чыкты бу көнне.
Әйтергә кирәк, спартакиада быел да зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Кичке сәгать бишләрдә генә спортчылар шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
22.02.2017
Румия ХАМЗИНА.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)