Новости в Татарских сёлах Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.
Татары Нижегородской области или мишаре — тюркский народ, проживающий компактными группами в Припьянье.
Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов үз карамагында булган авыллардагы сабантуйлар-2017 графигы белән таныштыра.
Милли бәйрәмебез 7 июльдә Ишавылда, 8 июльдә Бозлауда,9 июльдә Тукайда үтәчәк.
Шулай ук моңа кадәр билгеләнгәннәре турында тагын бер тапкыр искәртеп үтәбез:
1 июль — Уразавылда, 1, 2 июль – Камкада, 8 июль — Сафаҗайда, 15 июль — Актукта.
Кызыл Октябрь районында Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр каберлегендә Хәтер көне быел июньнең өченче шимбәсендә үткәреләчәк.
Сергач районы Мөтеравылда клуб һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны яклаучылар көненә багышлап, спорт бәйрәме оештырганнар.
Сафаҗай мәктәбе каршында эшләүче көрәш секциясе командасы директор Рамил Мусин җитәкчелегендә Мәскәүнең 1186 номерлы этно-компонентлы мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган милли көрәш буенча регионара чемпионатта уңышлы катнашып кайткан.
Сечен районы администрациясендә 24 мартта 11.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр халыкны өлкә башкарма хакимияте органнары белгечләре кабул итәр. Язылыр өчен 8 (831) 439-04-98, 430-96-39 номерлары буенча шалтыратырга кирәк.
Кызьмавылда урнашкан “нур аль-Ильм” районара дини уку йортында, чираттагы сессия имтиханнары тәмамланганнан соң, яңадан укулар башланган.
Сафаҗай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Зарипова Пильнада узган “ел укытучысы” конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Бозлау клубы базасында уздырылган Ватанны яклаучылар көненә багышланган Сәламәтлек көнендә берничә дистәгә якын кеше чаңгыга баскан. ә моңа кадәр, 22 февральдә, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең истәлегенә багышланган хәтер кичәсе оештырылган.
Тукай клубында бер төркем авыл ир-атларын чәй табыны артына җыеп, бәйрәм белән котлаганнар, бүләкләр тапшырганнар. Бу эштә, гадәттәгечә, җирле фермерлар булышкан.
Яңа Мочали мәктәбенең спортзалында Ватанны яклаучылар көнендә балалар, авыл яшьләре һәм ветераннар волейбол уйнаганнар.
Сафаҗай хоккей командасы Сечен районының ачык чемпионатын өченче урында тәмамлаган.
Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов белдерүенчә, ачык һавада Максут Лаценов истәлегенә хоккей турниры үткәрү мөмкинлеге булмаганга күрә, аны Сергач яисә Сечен ФСКсында уздыру күздә тотыла.
Кече Рбишча егете илдус Харрәсов белдерүенчә, Зур Рбишча клубының бер бүл-мәсендә 9 мартта үзешчәннәр Мирсат дианов, Рамис абдулкаюмов һәм илдус үзе Хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, концерт куярга ниятләнәләр. Ул 15.00 сәгатьтә башланачак.
Шөбиле медпунктына “Оргкомитет-2017” әгъзалары өстәмә медицина җиһазлары һәм мебель кайгыртканнар.
Атяравыл СПКсының инициатив төркем әгъзалары 25 мартта җирле клубта җыен үткәрергә планлаштыра.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
03.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.