Исхаков Надир Абдулхакович(биография) чемпион мира,3-кратный чемпион России,Мастер спорта России,родился в селе Урга Княгининском районе Нижегородской области.
Тайским боксом начал заниматься в возросте 10 лет в городе Княгинино,воспитанник клуба «Князь».
2013 году выполнил норматив мастера спорта России по тайскому боксу.
2013 году поступил в Нижегородский государственный инженерно-экономический институт.
Спортивные достижения:
Чемпионат России 2014,
Чемпионат России 2017,
Чемпионат России 2019,
Интерконтинентальный чемпиона Мира по версии GPRO 2016.
Дөнья чемпионы Надир Исхаков.
Белгәнебезчә, Минск шәһәрендә тай боксы буенча дөнья чемпионаты булып узды. Биредә җиде дистә илдән 700дән артык бу спорт төрен яратучылар катнашты. иң куанычлысы — ярышларда Россия җыелма командасы составында милләттәшебез,
Ыргу авылы егете, Кнәгеннең “Молодежный” физкультура-сәламәтләндерү комплексының тай боксы секциясе тренеры Надир иСХаКов та уңышлы катнашты.
Ыргу спортчысы 81 килограмм авырлык категориясендә алтын медаль яулады һәм чемпионы исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, 2015 елда Надир чемпионатыннан көмешле урын алып кайткан иде инде.
Күптән түгел Надир редакциядә кунак булды. Форсаттан файдаланып, аңа үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Надир, бу спортка ничек килдең?
— Мин гади авыл егете. Мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алдым, бүген Кнәгендә инженер-экономика университетында укыйм.
11 яшендә әти мине тай боксы секциясенә бирде. Һәм шуннан башланды да инде спортчы карьерам. Яшьтәш малайлар кебек үк, буш вакытымны авыл урамын туздырып, футбол тибеп үткәрә идем, берничә тапкыр авыл сабантуйларында көрәштем. Һәр малайга хас булган кебек, Майкл Тайсон, Мухамед Али кебек легендар боксчыларның ярышларын яратып карый идем.
Шуңа да әтием мине бокска яздыргач, каршы килмәдем. Башта бераз көндәшләр сугуыннан курыксам да, бу спорт төрен тиз үз иттем һәм аның белән яратып шөгыльләнә башладым.
Беренче көннән башлап тренерым Алексей Банниковта шөгыльләнәм. Димәк, Дөнья чемпионы исеменә лаек булуымда аның өлеше шактый.
Шулай ук әти-әниемнең, туганнарымның, йөргән кызымның даими ярдәмнәре зур, һәр ярышта диярлек алар минем белән булырга тырышалар.
— Чемпион исемен яулау авырмы?
Артык авыр булды дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, көндәшләрем югары әзерлекле иде.
Тренировкаларда өйрәнгәнемне рингта кулландым һәм ниһаять, 81 килограмм авырлык категориясендә дөньяда беренче булдым. Чемпионатта португалияле, мексикалы, испанияле спортчылар белән очраштым.
Тулаем алганда, рингка атаклы, танылган көндәшләр белән чыгуны кулай күрәм, чөнки бар көчеңне һәм сәләтеңне алар белән генә сыный аласың.
— Тренировкаларга күпме вакытыңны сарыф итәсең?
— Конкрет бер ярышка әзерләнгәндә, көненә ике тапкыр икешәр сәгать вакыт залда уздырам, ә болай көненә ике, ике сәгать ярым вакыт җитә.
— Бокс җәрәхәт алу ягыннан иң куркыныч спорт төре диләр, моның белән килешәсеңме?
— Теләсә нинди спортта җәрәхәт алу куркынычы бар. Әмма, минем фикеремчә, тай боксында башка төрләргә караганда андый куркыныч азрак.
Мәсәлән, футболда чәнечкеле бутсалар белән аякка типкәннән соң гарип калу, хоккейда бортка китереп бәргәннән соң җәрәхәтләнү мөмкин.
Мин дә Дөнья чемпионатыннан төрле җәрәхәтләр белән кайттым, бүгенгә алар бөтенләй төзәлде инде. Ни генә булса да, бу спорт төрен сайлавыма үкенгәнем юк.
— Бүген син үзең дә тренерлык эшен алып барасың.
— Әйе, өч ел инде Кнәген ФСКсында 9-16 яшендә булган малайларны һәм кызларны тай боксы нечкәлекләренә өйрәтәм, барысы да бик теләп бу спорт төрен үзләштерәләр.
Хәзер кайбер әти-әниләр балаларын берчә берничә түгәрәккә яздыра, тик ахырда алар берсендә дә нәтиҗәгә ирешә алмыйлар.
Миңа калса, конкрет рәвештә бер төр белән шөгыльләнергә кирәк. Әгәр дә барып чыкмый икән, күңелгә ятмый икән, бернинди тырышлык та ярдәм итмәс.
— Яхшы боксчы булу өчен нәрсә кирәк?
— Бокста уңышларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык сорала. Ходай тарафыннан бирелгән сәләткә ия булучы физик авырлыкларга, авыртуга түзә алмый икән, ул көндәшләреннән калышачак. Сәләтле – җиңә, сабырлык күрсәткәне, әлбәттә, чемпион була.
— Киләчәккә планнарың нинди?
— Алла биреп, атказанган спорт мастеры исемен яклау. Бу, беренче чиратта, яхшы эшкә урнашуда өстенлек бирә. Моның өчен тагын бер тапкыр Дөнья чемпионатында җиңәргә кирәк. Шулай ук Мәскәүгә китеп урнашу һәм анда бокс белән шөгыльләнүемне дәвам итү уйлары бар.
Барлык яулаган титулларына карамастан, Надир ачык, гади авыл егете, аралашучан, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.
Без аны ихластан тагын бер тапкыр Дөнья чемпионы исемен яулавы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә гел беренче булуын теләп калабыз.
26.05.2017
Румия ХАМЗИНА сөйләште.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия