Шакирды — студенты мусульманского учебного заведения “Нур аль-Ильм”(с.Кузьминка)
изучают основы ислама и арабскую графику, религиозно-схоластические дисциплины и каллиграфию.
Учебный процесс не только познавательный и увлекательный, периодически проводятся конкурсы, олимпиады,интеллектуальные игры.
Аллаһының рәхмәте белән менә ничәнче ел инде безнең «Нур аль-Ильм» дини уку йорты эшләп килә.
Бүгенге көндә шунда төрле яшьләрдә булган йөзләгән шәкерт гыйлем ала. Шушы көннәрдә генә укучыларыбызның кышкы сессияләре тәмамланды. Иң куанычлысы, барлык шәкертләребез дә аны уңай билгеләргә тапшырды.
Шулар арасыннан, елдагыча, иң яхшы укучылар да билгеләнде.
Беренче курс укучылары арасыннан бу исемгә Энҗе Сибгатуллина (Зур Рбишча), Алсу Мангушева (Камка) һәм Ренат Хамзин (Грибан) лаек булдылар.
2 нче курсның “А” төркеме арасында иң яхшы укучы исеме Алсу Закировага (Зур Рбишча), Равил Шакировка (Куйсуы) һәм Адлия Камалетдиновага (Уразавыл) бирелде. “Б” төркеме арасында их яхшылар дип каргалылар Нурия белән Гүзәл Мифтяхетдиновалар һәм Гөлнара Мәсәлимова табылды.
3 нче курс укучылары арасында Абдулкадер Идрисов (Шөбиле), Гаяр Җәфәров (Куйсуы) һәм Ислам Ташматов (Уразавыл), ә 4 нче курс шәкертләре арасында Әнәс Ситдеков (Яндавишча), Рауза Хөсәинова (Атяравыл) һәм Мансур Шәрәфетдинов (Зур Рбишча) иң яхшы укучы исеменә лаек булдылар.
ФОТОДА: беренче курсның бер төркем алдынгы шәкертләре.
Ихлас күңелдән барчасын да шушы исемгә лаек булу уңае белән тәбрик итәм, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.
03.02.2017
Дамир КАЮМОВ,
“Нур аль-Ильм” дини уку йорты җитәкчесе.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)