Рбишчада мөнәҗәтләр укыдылар.
Мунаджаты — один из древнейших жанров музыкально-поэтического творчества татар лирико-философского, лиро-эпического и лирико-драматического характера, который связан с традицией книжного пения.
Милли район буенча оештырылган отчет концертлар һәр авылның үзенчәлеген чагылдырып үтте.
Мәсәлән, башка авыллардан аермалы буларак, Зур Рбишча мәдәният йорты дирекциясе Мигъраҗ кичәсе уңаеннан авылның баш мәчете белән берлектә шундый чараны гадәти җыр һәм биюләр белән түгел, ә мөнәҗәтләр уку конкурсы буларак оештырды.
Зур һәм Кече Рбишча авылларының намазга баскан ак яулыклы әбиләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәктәп укучылары өч категориягә бүленеп, бу өлкәдә белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.
Гомере буе Зур Рбишча урта мәктәбендә белем биргән, ә бүген шушы чараны алып баручы Хава апа Абдуллина барча катнашучыларны һәм кунакларны — район мәдәният бүлеге вәкилләре Фәрит Абдрахманов белән Гөлнара Ганиеваны,
Зур Рбишча авылы башлыгы Наил Хөсәиновны, беренче мәчет имамы Мөнир хәзрәт Баһаутдиновны, мөәзине Мансур Шәрәфетдиновны, авылның танылган шагыйрәсе Нуриям апа Закированы һәм мәдәният йорты директоры Таһир Нуреевны сәламләп, микрофонны Мөнир хәзрәткә тапшырды.
дин әһеле халыкны изге кичә белән тәбрикләп, конкурска хәер-фатихасын бирде.
Беренчеләрдән Кече һәм Зур Рбишчаның ак әбиләре дания апа Сабирова белән Назыймә апа даутова моңлы көйгә салып, бер-бер артлы үзләренең мөнәҗәтләрен суздылар.
Аннары мәдрәсә шәкертләре Рамилә Зиннәтуллина, Наҗия Измайлова, Әнисә Хайретдинова, Нурсәнә Нуреева, Энҗе Сибгатуллина һәм Камилә Абдулкадирова кунаклар алдына чыктылар.
Алар мөнәҗәтләр укуга керешер алдыннан, үзләренә дини белем алуда терәк булган Мөнир хәзрәт Баһаутдинов, Мансур Шәрәфетдинов һәм остазлары Дамир хәзрәт Каюмов исемнәренә рәхмәт юлладылар.
Соңгы төркемдә Зур Рбишча урта мәктәбе укучылары Хайретдинова “Әссәламәгаләйкум” шигыре белән куандырды, мөнәҗәтләр уку буенча өлкә конкурсында диплом яулап кайткан Карина Закирова башта мөнәҗәт әйтте, аннары “Аллаһыга шөкер кылам” шигырен сөйләде.
Бертуган Илнара һәм диляра Рахматуллиналар “Бер Аллам, Сиңа ышанам” җырын җырладылар һәм чиратлашып Коръәннән сүрәләр ятладылар.
Ахырда район вәкиле Фәрит Абдрахманов авылларда үткәрелгән отчет концертларының әһәмиятен аңлатты, Хава апа тормыш турында шигырь сөйләде.
Мөнәҗәтләр уку конкурсына нәтиҗә ясап, оештыручылар һәр чыгышка югары бәя бирделәр һәм барча актив катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
05.05.2017
Ришат РАМАЗАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)