Мәҗлес түгел, дога мөһим

с.Карга.Дамир хазрат Каюмов

Гомеребез нинди генә матур, бәхетле, сәламәт, яисә киресенчә, караңгы, бәхетсез яки хасталы, авыру булса да, аның азагы бар, чөнки Аллаһы Тәгалә дөньяны һәм дөньядагы һәр нәрсәне дә бар кылгач, аларның азагын да булдырды, фәкать үзе генә — мәңгелек.шулай итеп, һәрбер тере җан Аллаһы Тәгаләнең кануны нигезендә бу дөньяда чикле гомерен яши һәм бакыйлыкка күчә.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Һәрбер нәфес ягъни җан иясе үлем ачысын татыячак”, — ди. Үлем ул – бер халәттән икенче халәткә күчү. Әлбәттә, кеше фани дөньяны ташлаганнан соң, мәетнең якын-нары “өчесе”н, “бише”н “җидесе”н, “кырыгы”н үткәрә, ләкин шул хакта соңгы вакытларда мөселманнар арасында ихтиләфләр (төрле фикерләр) барлыкка килде.

Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә.

Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрергә кирәк дигән дәлилләр булмаса да, бабай-әбиләребез, әти-әниләребез татар мохитендә динебезнең сакланып калуында мондый мәҗлесләрнең зур урын тотканын яхшы белә.

Бүгенге көндә дә әлеге вазифаны мондый төрдәге мәҗлесләр үтәп килә. Әмма ләкин шушындый мәҗлесләрне фарыз дәрәҗәсенә күтәрергә ярамый, кемнең мөмкинлеге бар икән, ул үткәрсен, мөмкинлеге булмаганнар үткәрмәсә гөнаһ булмас.



Алар теләсә нинди көндә мәетне искә алып, Коръән укыта, дога кылдыра ала. Безнең вафат булган мөселман кардәшләребезгә бары тик дога гына кирәк.

Әлбәттә, шушы кичәләр Ислам динебезне тарату, вәгазь сөйләү, кешеләргә динебезне аңлату, туганнарны дуслаштыру өчен бик файдалы чара булып тора. Шулай ук әлеге мәҗлесләр белән кешеләргә ислам динен төшендерә алган кебек, аларны диннән читләштерергә дә мөмкинбез. Барысы да ниятебезгә карап билгеләнә.

Моңа дәлил булып Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) бик еш очрый торган хәдисен алабыз: “Барлык гамәлләр дә нияткә карап бәяләнә”.

Алда әйтеп үткәнне тагын да бер кат кабатлыйм, әгәр дә мәҗлескә килгән яки шушы мәҗлесне алып баручы кешене ризык һәм садака гына кызыксындырса, аның бу гамәле гади мөселманнар өчен ямьсез күренеш булып тоелыр һәм аларны диннән читләштерергә мөмкин.

Әлбәттә, мәҗлес алып баручының рәвешле гамәл кылуы дөрес түгел, бу динебездә тыелган.
Монысын бидгать (яңалык) дип атарга да мөмкин.

Бидгать дип диндә асылы булмаган, Коръән һәм сөннәт белән исбатланмаган, Коръән һәм сөннәткә каршы килә торган эшләрне атыйлар. Әгәр дә берәр эш яңалык формасында килсә, аны бидгать дип атарга мөмкин. Әгәр дә ул Коръәнгә һәм сөннәткә каршы кил-ми икән, ул кабул ителә.

Моннан чыгып, галимнәр бидгать гамәлләрне 2 төргә бүлделәр:1) Кулланыла, хупланыла, кабул ителә торган бидгать, әгәр дә ул Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килмәсә. Мәсәлән: а) Коръәнне бер мус-хафка җыю, ул бит Пәйгамбәребез Мөхәммәттән (с.г.в.) соң җыелган, сәхабәләрнең юкка чыгуыннан куркып , Әл-Ямәмә сугышыннан соң 70 сәхабә Коръән хафиз (Коръәнне яттан белүче) вафат булганнан соң Үмәр (р.а.) беренче хәлифәгә Әбу Бәкер (р.а.)га тәкъдим итә бер урынга җыярга. Менә шулай итеп Коръән Кәрим бер урынга җыела һәм “Мусхәф” дип исем бирелә.б) шулай ук таравих намазларын җәмәгать белән мәчетләрдә уку, бу да Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) вакытында булмаган.

Соңгыдан гына 2 нче хәлифә вакытында, ягъни Үмәрдән (р.а.) генә җәмәгать белән мәчетләрдә укый башлаганнар. в) шулай ук моңа безнең кичәләребезне дә кертергә була.

Әгәр дә, мәҗлесне алып баручы үз вазифаларын ихластан үтәсә, шушындый мәҗлесләргә гыйлемне тарату нияте белән генә килеп, кирәкле аять-хәдисләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны сөйләп, үтемле вәгазь укып, күркәм дога кыла алса, аның бу гамәлләре аша кешеләр иманга килер, Ин шәә Аллаһ.

2) Кире кагыла торган бидгать, ягъни кулланылмый торган бидгать.
Менә бу төр бидгатькә Коръәнгә һәм сөннәткә каршы булган гамәлләр керә.

Мәсәлән: әгәр дә без шушы аш мәҗлесләрендә вәгазь сөйләмәсәк, мөселман кардәшләребезгә динне аңлатмасак, кесәбезне яки аш казаныбызны тутырыр өчен генә барабыз икән, ул вакытта, бу бидгать тыела, чөнки Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең ниятенә карап хөкем чыгара.

Һәрберебезгә Аллаһы Тәгалә һидәят юлын насыйп әйләсен, адашкан-саташкан кешеләрнең юлларыннан ерак булырга, бары тик шушындый кичәләрдән үзебезнең динебезне таратыр өчен генә файдаланырга насыйп итсен иде.

Көннәребезне изгелектә үткәрик, үкенергә калмасын. Ул изгелекләребез безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә ярдәм итәчәк, Аллаһы бирсә.

16.03.2018
Дамир хәзрәт КАЮМОВ.Карга авылы имамы.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.