Сабантуй в селе Андреевка(МӨТЕРАВЫЛ)

Татары Нижегородской области главные новости

Глава администрации Андреевского сельсовета Сергачского муниципального района Бедретдинов Хасян Садетдинович
согласовал со спонсорами дату проведения национального праздника Сабантуй,определен день -23 июня.
Сабантуй — самый любимый праздник татарского народа, который весело и широко отмечается ежегодно.

На празднике Сабантуй проводят различные состязания и игры для демонстрации силы, ловкости и просто для развлечения народа,выступления мастеров искусств и культуры, народные гулянья,куреш-татарская борьба на поясах.

Авылларда.Главные новости

МӨТЕРАВЫЛ администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов хәбәр итүенчә,
спонсорлар белән килешкәннән соң, Сабан туе биредә 23 июньгә билгеләнгән.

ТАТАР МОКЛОКАСЫ хакимияте башлыгы Салех Щегалев белдерүенчә, милли
бәйрәм аларда 7 июльдә үтәчәк.

ЯНДАВИШЧА клубында “Хуҗабикә” хатын-кызлар клубының чираттагы
утырышында Гөлсинә Җамалова манты пешерү буенча мастер-класс биргән.

ЯҢА МОЧАЛИ китапханәчесе Рамилә Низаметдинова өлкә мәдәният
министрлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.



САФАҖАЙ шагыйрәсе Зөлфия Айнетдинованың сүзләренә мәскәүле авылдашы
Марат Эксановның “Ике адым” җырын “ВКонтакте” яисә “Классташлар” социаль
челтәрләрендә тыңларга мөмкин.

УРАЗАВЫЛ мәктәбендә узган “Гаиләләр иҗаты фестивале”ндә төрле
авыллардан 15 әти-әни балалары белән җыр-бию, аш әзерләү, әдәби
чыгышлар һәм яраткан шөгыльләре буенча осталыкларын күрсәткән.

БЕЛКА администрациясе башлыгы Иван Бухалов ЫРГУЛЫЛАРНЫ коры үләнне
һәм чүп-чарны яндырмаска өнди, чөнки махсус комиссия моны тикшереп йөрер.

CУЫКСУ, СЕМОЧКИ һәм КОЧКО-ПОЖАР хоккейчыларының берләштерелгән
татар командасы Сергач районының ачык чемпионатын икенче урында
тәмамлады.

СЕМОЧКИНЫҢ хезмәт ветераны Равилә Хисәметдинованы 90 яшьлек юбилее
белән район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Равил
Бәдретдинов килеп котлаганнар, Президентның тәбрик хатын тапшырганнар.

СЕРГАЧТА ҖИР МӘСЬӘЛӘСЕ

Сергач районы администрациясе башлыгы Олег Радаев агымдагы атнада
җирле җурналистларны җыеп, аграр хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә
әзерлекләре турында сөйләде.
Аның сүзе буенча, җирле хуҗалыклар язгы кыр эшләренә актив әзерләнә:
техника ремонтлый, орлык, ашлама һәм үсемлекләрне яклау материаллары
сатып ала һ.б.
Шулай ук Олег Анатольевич авыл хуҗалыгы кулланышында таләп ителмәгән
җирләрне район карамагына кайтару өстендә эш алып барылганны ассызыклап
үтте.

МОКЛОКАДА ЮБИЛЯР
Спас районы Татар Моклокасында яшәүче Әминә Сабит кызы Музееваны 95
яшьлек юбилее белән район администрациясе эшләре идарәчесе Елена Мак-
симова, социаль яклау идарәсе директоры Ольга Гаранина һәм авыл башлыгы
Салех Щегалев котлаганнар, Президентның тәбрик хатын һәм бүләкләр тап-
шырганнар.

УРАЗАВЫЛДА САМОЛЕТ
Кызыл Октябрь районы администрациясенең чираттагы планеркасында язгы
чәчү эшләре турында сүз барган. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы
Шәмил Юсипов әйтүе буенча, бүгенгә 415 тонна минераль ашлама сатып
алынган. Актукның “Развитие” хуҗалыгы һәм Суыксудагы кайбер фермерлар
кырларны очкыч ярдәмендә аммиак селитрасы белән тукландыралар. Шулай ук
Чүмбәлидәге “Шиапов” һәм районның башка хуҗалыклары да “канатлы
сиптергечкә” чират тора икән. Район администрациясе башлыгы Халит
Сөләйманов бу ысулны башкаларга да кулланырга кинәш иткән.

Уразовка Краснооктябрьский район

19.04.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.